поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.06.2022 Хәйрия

Владимир Вавилов: "Хосписта нинди авырулар яшәгәнен бик күпләр аңлый башлады инде"

Казанда эшләячәк икенче хосписны төзү эшләре әкренләп ахырына таба якынлашып килә. Бинаны төзеп куйганнар инде. Әле эчке эшләр белән беррәттән, су кертәсе, канализация ясыйсы, җылылык казаны куясы бар. Бу хакта журналистларга Анжела Вавилова фонды рәисе Владимир Вавилов сөйләде.

Бина әзер булса да, эшләнәсе эше күп әле. Эчке яктан ремонт ясарга кирәк. Шунысы сөендерә: яңа хосписның үз котельные бар. Ул иң аскы катта урнашкан. Кыскасы, анда яшәүчеләргә салкын булса, җылылыкны ачып куячаклар, эссе икән, сүндереп була. Шулай ук кайнар сулары да ел әйләнәсе бетеп тормаячак. Без килгәндә, бер төркем эшчеләр канализация торбасын урнаштыралар иде. Бу эш беткәч,  хосписның икенче ягыннан су торбасын салачаклар.

 
– Бар да акчадан тора. Ул бар икән, төзелеш дәвам итә. Кайчакта инде нишлим, каян акча табыйм икән, дип тә аптырап калам. Кулымнан эш төшкән чаклар да була. Тик шул чакта ярдәм килә. Күктән күрәләр кебек. Уйламаган җирдән мәрхәмәтле кеше килеп чыгып, миллионнар күчереп куя. Әле ул үзенең исемен атамауны да сорый, – ди Владимир Вавилов. – Дөрес, хоспис төзелешенә республика халкы да ярдәм итә. Кемдер 50, 100, 1000 сум сала. Аларга да рәхмәт. Әмма хәзерге бәяләрне уйлап шаккатарлык. Канализация ясауга 20 миллион сум акча тоттык. Шөкер, санкцияләргә бирешмәдек. Алдан хәстәрен күргәч, күп җиһазларбыз әзер иде.
 
Владимир Вавилов хосписның соңгы катында авыруларны соңгы юлга озату залы булыр дип планлаштыра. Инде ул бүлмәне тәртипләп, җиһазлар куеп бирүче оешма да табылган. Аны христиан динендәгеләргә дә, мөселманнарга да туры китереп ясаячаклар. Шул залдан урамга чыгу юлы да бар.
 
Икенче катта озак вакыт дәваланучы кешеләр ятачак. Республикада соңгы көнен хосписта уздырырга теләүчеләр күп икән. «Көн саен ярдәм сорап шалтыратучылар бар», – ди Владимир Вавилов. Тик аларның бөтенесенә дә булыша алмыйлар шул. Татарстанда 20 мең кешегә «яман шеш» диагнозы куелган. Әле алар янәшәсендә картлык чирләре, нерв авырулары белән интегүчеләр бар. Әнә шуңа да бу хосписны тизрәк төзеп бетерәселәре килә. Владимир Вавилов: «Әгәр миннән генә торса,  Анжела Вавилова фондының 20 еллыгына, киләсе елның март аена эшне тәмамлар идем», – ди. Тик бар да акчага килеп төртелә.
 
– Беренче хоспис 22 кешелек. Монысында әлегә  60 урын булыр дип торабыз. Әмма безнең мөмкинлекләр күп. Бер палатага 4–5 карават куйган очракта, хоспис 200 кешене сыйдыра ала. Тагын шунысы да бар: монда беркайчан да ут та, су да, җылылык та бетмәячәк. Киләчәкне уйлап, төзелеш барганда ук, барысын да эшлибез, – ди ул.
 
Владимир Вавилов республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, грант та отуларын яшерми. Ул акчага Татарстанның 8 районында паллиатив ярдәм кабинетлары ачканнар. Киләчәктә аларны һәр районда ачып, санын 43кә җиткермәкчеләр.
 
Җитәкче хоспис төзелешенә генә түгел, анда ятучы авыруларга ярдәм күрсәткән һәркемгә, оешмаларга рәхмәтле. Быел кыш көне, кар күп булу сәбәпле бер авылга яман шеш белән интегүче кеше янына керә алмаганнар. Аны Казанга алып китү өчен, башка төр машина кирәк булган. «Татнефть» оешмасы аларга машина биргән.
 
– Хосписта нинди авырулар яшәгәнен бик күпләр аңлый башлады инде. Шуңа да  кешеләр ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Якыннары мәкерле чир белән очрашкан кешеләр елый-елый рәхмәт әйтә. Авырулар үзләре дә актык көннәрен, сәгатьләрен бар авыруларын оныттырып яшәткән өчен рәхмәт укый. Иң зур сүзләр шул инде, – ди Владимир Вавилов.
 
Ә мин исә, аны күргән саен, күңеленә сокланып кайтам. Булса да булыр икән изге җан! Матур уйлар, хыяллар белән яши ул. Барысы да авырулар өчен бит. Теләге – яман чир белән көрәшүчеләр сыкранмый,  сызланмый яшәп калсын. Ә ул кулдан килгәнне эшли. Төзелеш барышын үзе күзәтә. Белмәгәнен белгечләрдән сорый. Казандагысын чит ил хосписларыннан да яхшырак булсын дип тырыша. Күңел, йөрәк турында да онытмый. Хоспис бакчасына алмагачлар, матур чәчәк ата торган куаклар утыртырга хыяллана.
 
Теләге булган һәркем хоспис төзелешен тизләтә ала. Моның өчен www.angela-vavilova.ru сайтына кереп, үз ярдәмеңне калдырырга кирәк.
Фото: Татар-информ
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»