поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.06.2022 Язмыш

Юл һәлакәтендә гомере өзелгән Гөлнар Баһаветдинова: «Яшәп каласы иде»

Арча районында Ашытбаш – Шушмабаш – Карадуган трассасындагы юл фаҗигасендә 47 яшьлек ханымның һәлак булуын ишеткәч, йөрәк сискәнеп куйды. Шушмабаш авылында гомер кичергән Гөлнар Баһаветдинованың үлеме әнә шундый аянычлы була.

Бу авариядән фотолар социаль челтәрләрдә дә бик тиз таралды. «Датсун» машинасын йөртүче Гөлнар идарәне югалтып кюветка очкан. Гөлнар үзе мизгел эчендә җан биргән, машинадагы 13 яшьлек улы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. 
 
Казанның Идел буе районы суды Александр Ижмуковны 2 сентябрьгә кадәр кулга алу турында карар чыгарды.
 
Әлеге һәлакәттә гомере өзелгән Гөлнар Баһаветдининованы Арча районы Шекә авылында җирләгәннәр. 
 
— Күрше йортка карыйм да, аның юклыгына ышана алмыйм, -дип сөйләде безгә Гөлнарның ахири дусты Гөлчәчәк Шәрәфетдинова, - Хәзер аның белән үткән һәр мизгелне, һәр минутны искә алам да, күңелне шундый тирән бушлык биләп ала. Бар шатлыгыбыз, кайгыларыбыз уртак булды. Аның ире Данис бик иртә үпкә ялкынсынуыннан үлеп китте, ул чакта кечесе Илгизгә бер атна булгандыр. Балаларыбыз да бергә укыды. Ирем дальнобойщик булып эшләде, гел юлда. Барлык эшләрне иңне-иңгә куеп башкардык. Яшәп калырга тырышты, өендә һәрчак нидер үзгәртергә тырышты. Ярар инде, булган, дигәч тә, яшәп каласы иде, дия иде.  Ремонт ясаса да, нидер үзгәртергә теләсә дә һәрчак минем белән киңәшләшә иде. Үләр көнне дә кибет янында очраштык. Аның кул җылысы әле дә кулымда. Илгизне Мөндешкә алып төшәсе иде, диде, хәл-әхвәлләр белештек тә, ул юлга кузгалды. Кичке 11ләр тирәсендә кызымның танышы керде безгә, Гөлчәчәк апа бик начар хәбәр бар, диде.
 
Гөлнар апа үлгән диде дә, мин ышанмыйча сыгылып төштем. Ни эшләргә белмичә, урамга чыгып йөгердем. Илгизне ДРКБга алып киткәннәр икән. Әле менә уллары белән ашларын үткәрдек, менә дигән балалар үстерде ул. Тулы гаиләдәгеләр дә шулай итеп яшәми бит. Бар яктан килгән-булган, улларын өйләндерде. Олысы Данис, уртанчысы Рәмис өйләнгән. Данис Питрәч районындагы Царево бистәсе мәчетендә хәзрәт булып эшли. Бик дини кеше. Үзе догалар укып, әнисе өстендә Корьән чыкты. Малайлар утырып сөйләште, Илгизне Рәмис тәрбияләячәк. Авылда торачаклар. Дустымны сагынуыма чик-чама юк. Йөрәгемнең әрнүен үзем генә беләм. Кечесе Илгигә бик авыр. Бу кайгыны барыбызга да бергә күтәрергә туры киләчәк.
 
Гөлнар Шушмабашта эшмәкәр Фәрит Асатовның пешерү цехында эшләгән.
 
— Халык аш уздырганда, төрле мәҗлесләргә күпләп заказ бирә. Гөлнар безнең цехта алыштыргысыз кеше иде. Ул пешергән камыр ризыкларын барчасы да мактый-мактый ала,- дип сөйләделәр безгә хезмәттәшләре.- Иң беренче булып килә, иң соңгысы булып китә иде. Уңган кулда камыр да "җырлый", шундый шат, ачык кеше иде ул. Аның юклыгына беркемнең дә ышанасы килми.
 
Илгизне башлангыч сыйныфларда укыткан Гөлшат Таҗетдинова әйтүенчә, Гөлнар һәркемгә үрнәк ана. Кечесе Илгизнең укуы турында кызыксынып торган. 
 
— Бөтен авылыбыз белән кайгырды. Авылның олысы, кечесе белән сөйләшеп йөрде ул, - дип сөйләде Гөлшат Ринатовна, - Өлкән улларына да ни булса да, бер-берегезне ташламагыз, һәрчак бердәм булыгыз дип өндәп үстергән. Әлеге һәлакәттән соң Илгизнең хәлен белешеп языштык. Аңа хәзер таяныч кирәк. Дуслары да, без укытучылар да аның белән элемтәдә торабыз. Булганнарга күңелебез ышанмый.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»