• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

16.01.2011 Җәмгыять

Татарстанда һаваны пычрату кимесә дә, борчулар арта

Сәнәгать ширкәтләре һәм транспортның һавага зыянлы матдәләр чыгару мәсьәләсе Казанда да, республика шәһәрләрендә дә кискен тора.

Татарстан экология министрлыгының еллык утырышында республикада һаваның пычрануы иң кискен проблемалар рәтендә аталды. Русиянең экология министрлыгы белән бергә әзерләнә торган “2013 елгы Универсиада һәм аңа әзерлек вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау концепциясе”ндә дә Казандагы һаваның чисталыгына аерым игътибар бирелә.

 

Экология министры үзенең чыгышында 2010 елда һавага химик матдәләр чыгаруны 5%ка кимеде дип белдерсә дә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк, диде.

 

Аның сүзләренчә, үткән 2010 елда Татарстанның эре сәнәгать оешмалары 1 триллион сумлык тауар чыгарган һәм бу әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итмичә калмаган. Әмма моның зыянын киметү юллары бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

 

Сәнәгать ширкәтләре китергән зыянны киметеп буламы?

 

Аерым алганда ул, зур сәнәгать ширкәтләре әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын күрсен өчен кызыктыргыч чаралар каралырга тиеш, дип белдерде. Ул заманча җиһазлар алу, мохиткә зыян салмый торган программалар куллануны мисал итеп китерде. Мәсәлән, ТАНЕКО нефть эшкәртү корылышы экология программаларына 27 миллиард сум сарыф итә икән.

 

Рөстәм Миңнеханов: "Әле аны төзи башлаганчы ук, Түбән Камада яшәп булмый дип сөйли башладылар. Әнә Көньяк Кореяда аннан 5 тапкыр зуррак корылыш бар. Анда балалар бакчалары да, җитәкчелек яши торган йортлар да корылыштан 100 метр ераклыкта гына урнашкан. Без корылышны җитди һәм заманча технологияләр белән төзибез, алар зыянны минимумга кадәр киметергә ярдәм итә", дип әйткән.

 

Менделеевскида яңа химик корылышның төзелә башлау хәбәре андагы халыкны куркыткан иде. Ә инде Совет заманында салынган нефть һәм нефтехимия, машина җитештерү һәм башка эре ширкәтләрнең ни дәрәҗәдә табигатьне саклавы турында мәгълүматлар бөтенләй китерелми.

 

Кызыл автобуслар һаваны 5%ка чистарткан

 

Сәнәгатьтән тыш һаваны пычратуга транспорт та зур өлеш кертә. Экология министрлыгы утырышында 2010 елның май аеннан алып октябрь аена кадәр үткәрелгән “Чиста һава” операциясе нәтиҗәләре китерелде. 100гә якын оешмада һәм зур юлларда 7 меңгә якын машина тикшерелгән булган, нәтиҗәдә аларның 23%ында һавага газлар чыгару күләме рөхсәт ителгән нормаларга туры килмәве ачыкланган.

 

Утырышта президент Рөстәм Миңнеханов: "Бөтен дөнья заманча моторлар һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган Евро-5, Евро-6 ягулыгын куллануга күчә, ә без бу хакта сөйләшәбез генә әле", дип белдерде.

 

Татарстанда әле Евро-4 ягулыгы яңалык буларак иңдерелә. Министрлыкның рәсми хисапларында әйтелгәнчә, Татарстанда Евро-4 стандартына туры килгән ягулыкны куллану арта бара. 2010 елда һавага агулы матдәләрнең 5%ка азрак чыгарылу саны да транспортта шушы төр ягулыкның кертелүе һәм газны чистарту җиһазларының яңартылуы белән бәйле икән.

 

Казандагы зур кызыл автобуслар Евро-4 стандартларына туры килгән ягулыкта йөри дип саналса да, Татарстан башкаласында һавалар чиста дип әйтеп булмый.

 

Русия экология министрлыгы белән бергә төзелгән "Казанның 2013 елгы Универсиада һәм аңа әзерлек барышында әйләнә-тирә мохитне саклау концепциясе"ндә транспорт китергән зыянга аерым игътибар бирелгән. Урал фәнни-тикшеренү институты әзерләгән бу документта, Казанда юллар төзелеше бик әкрен бара, машина саны бик зур тизлек белән арта бара, диелә.

 

Хисапта әйтелгәнчә, әле берничә ел элек Татарстан метеорология хезмәте Казандагы һаваның пычрану дәрәҗәсен “бик югары” дип бәяләгән иде. Машиналар саны һәм бөкеләр күләме елдан-ел арта бара.

 

Белгечләр юлларны киңрәк төзергә, берничә катлы күперләр салырга, машина агымнарын шәһәр үзәгеннән читкә җибәрү мөмкинлекләрен уйларга тәкъдим итә.

 

Шулай ук әлеге концепциядә Универсиада төзелеше вакытында да әйләнә-тирә мохиткә зыян килү куркынычы телгә алына. Белгечләр, төзелеш урыннарында машиналарның, төзелеш җиһазларының эшләве, эретеп ябыштыру, буяу вакытында һавага зыянлы матдәләрнең чыгарылуы турында кисәтә.

 

Парк, агачлар санын арттыру зарур

 

Барлык белгечләр дә төзелеш эшләре һәм машина санының көннән-көн артуы аркасында килгән зыянны парклар һәм агачлар утырту гына киметә ала дип әйтеп килә.

 

“Казанның 2013 елгы Универсиада һәм аңа әзерлек барышында әйләнә-тирә мохитне саклау концепциясе”ндә тәкъдим ителгән чаралар арасында Казансу ярларын яшелләндерү, шәһәрдә агачлар утырту кебек гамәлләр дә бар.

 

Казан шәһәр җитәкчелеге быел бюджетка өстәмә акчалар керсә, шәһәрне төзекләндерү, шул исәптән агачлар утыртуга да сарыф итәргә җыенуы турында белдергән иде. Берничә ел җирле һәм башка төбәк белгечләре Казандагы парк һәм агачларның саны яшеллек нормаларына (55%) туры килмәве турында белдереп килә.

Бикә ТИМЕРОВА
Азатлык
№ | 14.01.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (67822) / 16.01.2011 21:40:57

Альтернатив, узегез шундый "акыллы", э дорес итеп яза да белмисез!!!!!

№5 (67819) / 16.01.2011 21:31:16

Сабыр
Кем сезгә электр ярдәмендә йөри торган автобуслар юк ди? Хикмәт тирәндәрәк, ЭЛЕКТР энергиясе алу өчен нефтькә караганда да күберәк зарар чыгара торган ягулыклар кулланыла, машинаны йөртү өчен ДВСта янган ягулыкка караганда күберәк ягулык ягыла... Электр ярдәмендә йөри торган машиналар, тәбигаткә зыянны күберәк салу ул (пычракны койма аркылы ыргытсаң да, ул җирдә кала).
ТӘБИГАТЬ турында сөйләшәсез икән, үз урамыңны гына түгел бар ТӘБИГАТЬне күздә тотарга кирәк!

№4 (67815) / 16.01.2011 21:00:45

Күптән түгел ТВдан, океан артында яңа чыккан Лексусларны электр һәм ягулык ярдәмендә чыгаруларын күрсәттеләр. Япониянең Токио урамнарында күптән инде электр ярдәмендә йөри торган автобуслар йөри. Үзем утырып йөреп карадым. тавышсыз,иссез... Пока проблема булып, аккумуляторларны бик тиз зарядкалау тора. Һәрхәлдә, бу көн барыбер киләчәк. Ни кадәр тартышсак та, нефть гомерен сузырга азаплансак та, машиналарны альтирнатив ягулыкка күчерергә туры киләчәк... Ә бүген, су болгатып утырып, кына, булган агачларны кисеп,урынына кибетләр, спорт сарайлары төзеп, эш эшләгән булып зур җыеннар үткәреп, трибунадан сүз сөйләп кенә табигать сауыкмаячак. Татарстанның күп районнарында нефть чыга башлады, көньяк- көнбатыш районнарда булган чиста су проблемасы бар районга да калкып чыгар. Чишмә сулары катыланыр, я юкка чыгар. Зур-зур машиналар төтенләп һаваларны боза башлар. Тозлы сулар урманнарны корытыр. Шул вакытта һәр чыккан төтенгә борчыла, нефтькә буялган казны кызгана башлыйсың ул Соры корт...

№3 (67799) / 16.01.2011 18:39:01

Сабыр
"кешелек дөньясы машиналарны электр белән йөртә башламыйча, бу афәттән котылып булмастыр" Бик хуп, тәбигатьне пычратмыйча  электр энергиясен каян алырга икәнен дә әйтсәң...

"Альтирнатив ягулык булган водород ягып йөрүче машиналар күптән уйлап чыгарылан югыйсә" монда да шул беләкәй генә сорау кала. Суны водород белән кислородка таркату өчен, алар кушылганда бүленеп чыккан энергиягә караганда күберәк энергия тәләп ителүен беләсездер шәт...

Альтирнатив юллар юк түгел, бар әлбәттә, бүгнге көндә гамәлгә кую өчен иң якыны, атом энергиясен файдалану һңм аңа ярдәмгә, чүп-чарны утилизировать иткәндә барлыкка килүче энергияне һавага очырмау...

№2 (67797) / 16.01.2011 18:22:56

Әгәр шул тизлек белән табигать өстеннән көлү барса, табигать Марк Твен әйткәнчә, бер мизгел эчендә нәҗерен кайтарачак. Инде башы башланды да кебек, су басулар, кар көртләре, тайфуннар....
Ул олы йөк машиналары артыннан барганда алар чыгарган төтеннән алдагы юлны күреп булмый башлый. Күпме шундый соляр ягучы авыр йөк машиналары, иске җиңел машина үзе артыннан пычрак газ калдырып йөри. Минемчә, кешелек дөньясы машиналарны электр белән йөртә башламыйча, бу афәттән котылып булмастыр. Бүген нефтьне ягулык итеп ягу җинәятькә тиң. Киләчәк буыннар безне гафу итмәячәк. Тик менә чиста машиналарны чыгаруны шушы ук дөньяви нефть магнатлары тоткарлап килә дә, диләр. Альтирнатив ягулык булган водород ягып йөрүче машиналар күптән уйлап чыгарылан югыйсә, ә серияле производствога ни өчендер кертергә ашыкмыйлар. Нефть сатып кергән җайлы акчадан баш кагу кемгә кирәк? Акчалы байларны, дөнья асты өскә килү дә куркытмый. Акча булгач, исән калуның җаен, сатып алып булса да табарбыз, диләрдер инде ...

№1 (67788) / 16.01.2011 17:49:04

"Универсиада авылы" урынында бер-ике ел элек кенә имәннәр шаулый иде. Ә хәзер төрмәгә ошаган сап-сары биналарга карап "хозурланабыз".

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте