|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2022 Бәйрәм
Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы уза ("Матбугат.ру"дан эксклюзив фотолар)Бүген Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю йоласы уза. Бәйрәм үзе исә шимбә-якшәмбе көннәрендә узачак. 18 июнь көнне Ипподромда ат чабышы, 19 июньдә, гадәттәгечә, башкаланың берничә мәйданында төп чаралар үтәчәк. "Матбугат.ру" хәбәрчесе төшереп алган эксклюзив кадрлардан күрүегезчә, артистлар һәм музыкантлар утырган җигүле арбалар Казан Кремленнән алып, Бауман һәм Пушкин урамнары аша уза.
Тагын бер маршрут Ирек мәйданы, «Туган авылым» комплексы һәм Иске Татар бистәсе аша үтә.
"Энә дә бүләк, дөя дә бүләк" диләр. Ничек кенә булмасын, Казанда бүләк җыю йоласының рухы бөтен шәһәр урамнарына таралды. Милли татар сөлгеләре белән бизәлгән атлар, бүләкләр тутырылган арбалар йөрү - үзе бер бәйрәмчә күңелле күренеш!
--- |
Иң күп укылган
|