|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2022 Язмыш
Кыйммәткә төшкән шаяру: чәчләр үрә торырлык вакыйгаПитрәч райпосының Шәле сельпосында шофер булып эшләгән чагымда берничә тапкыр авылдашым Җамалетдин абый Сәләхиевның бакчасында үстергән бәрәңгесен башкалабыз базарларына алып барырга туры килгәләде. Инде өлкән яшьтә булса да, җор, гел шат күңелле олпат гәүдәле шушы абыйның Казанга барганда үзе белән булган, чәчләр үрә торырлык бер шомлы вакыйга турында сөйләгәнен тыңлагач, күңелем нечкәрде, йөрәгем сыкранды. Артта инде еракта калган елларның берсендә була бу хәл.
— Ул елны өй артындагы һәм кыр бакчабыздагы бәрәңгебез бик уңды, шаккатмалы булды, — дип сөйләп китте ул. — Ике зур базыбыз да бәрәңге белән шыплап тулды. Үзебездән артканы белән Казанга йөри башладым. Шулай бер баруымда бәрәңге капчыклары өстенә утырып тамакка капкалап утырган чагымда яныма күн пәлтә, зәңгәр гәләфи, хром итекләр кигән фуражкалы 40-45 тирәсендәге бер ир килеп басты.
«Авылда хәлләр ничек, ниләр кырып ятасыз анда?» — дип сорады бу. «Нишләсеннәр инде анда, бар җирдәге кебек бездә дә тереләрне изәләр, үлгәннәрне күмәләр», — дидем.
Җамалетдин абыйның бу үзенчә, шәлеләрчә шаяртуы аңа бик кыйммәткә төшә. Бу кеше авыл тормышын каралтып, мыскыллап күрсәтә дип базардан туры төрмәгә алып китәләр үзен.
— Ун елга хөкем иттеләр. Минутына, секундына кадәр төгәллек белән утыртып чыгардылар. Миллионлаган ватандашларның үзәк бәгырьләренә үткән, җелекләрен суырган, җәһәннәм астындагы Колыма якларын урап кайттым, мин, Мансур. Аның шунысы үкенечле булды: бернинди дә җинаять кылмаган килеш, бер авыз шаяртып әйткән сүз өчен 10 ел тоткынлыкта утыр әле син. Күрәчәгем булгандыр инде. Кырыс режимлы ул котчыкмалы колониядән исән-сау килеш туган авылыма әйләнеп кайта алганыма әле бүген дә куанып, шатланып яшим. Моның өчен Ходаема чиксез рәхмәтлемен.
— Ә теге сатылмый калган бәрәңгене нишләттеләр икән? — дип сорадым Җамалетдин абзыйдан.
— Кем белгән инде аны, барысы бишәр чиләк бәрәңге салынган сигез капчык иде ул. Кулга алганчы яртысын сатарга өлгергән идем, калганын ятимнәр ашханәсенә атлы арба белән алып китәселәр иде. Соңга калдылар шул, килеп җитә алмадылар. Сөйләшенгән ат ун-унбиш минут алдан килгән булса да теге «күн пәлтәле» белән очрашмый идем бит. Ваклап сатып бетерә алу мөмкинлегем дә зур иде, ягъни Ходай каргаган явыз адәм белән бәйләнешкә кермичә генә, вакытыннан алда сатып бетереп, авылга кайтып китә ала идем. Бәрәңге сорап аптыратучыларга: «Ятим балалар ашханәсенә ышандырдым, вәгъдәмне боза алмыйм, менә хәзер килеп җитәчәкләр, — дидем. Әнә шундый итеп «күрәчәккә үзең барып керәсең ул» дигәннәре дөрес булып чыкты. Ул калган бәрәңге, шәт базарда торып калмагандыр, хуҗа табылгандыр аңа. Менә шундый хәлләр белән очраштым, Мансур энем. Сөйләсәң — сүз, сөйләмәсәң — түз. Бер дә юктан гына әнә шундый фаҗигале язмшка дучар ителгән Җамаледин абый, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән җорлыгын картаеп, үлем түшәгенә егылганчы ташламады, гел уен-көлке сөйләшеп яшәде. Бернинди зинданнар да аның рухын сындыра алмаган.
Мансур ВӘЛИЕВ. Питрәч районы, Шәле авылы
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|