поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2011 Җәмгыять

Сер

Быелның гыйнвар ае үзенең кар-бураннары белән генә түгел, берничә дистә еллык серне чишүе белән дә истә калыр, ахры.

Ялгыз тормышымның төссез көннәренә җан өреп, һич көтмәгәндә килеп керде ул – утыз еллар элек бер тулай торакта яшәгән дустым, сердәшем Ания.

 

– Мин сиңа моңарчы бик тирәндә яткан бер серне ачам. Тик башта яшьлеккә кайтып киләсе була, – дип сүз башлады дустым, бераз хәл-әхвәл сорашып, мине ничек эзләп табу хикмәтләрен сөйли-сөйли әзер өстәл тирәли килеп утыргач. – Теге көннәрне онытмагансың, шәт... Аннан соң­гы тормышымны кат-кат йозак артына яшерергә мәҗбүр иткән көннәр бит ул.

 

Ә минем хәтердә "кинотасма тәлинкәсе" келтер-келтер әйләнә башлаган иде инде.

 

...80 нче елларның җәйге матур бер киче. Мин эштән кайтып керәм дә үзалдыма җыр көйли-көйли өстәл әзерләп йөрим. Сискәндереп кинәт кенә ишек ачылып китә. Тынына капланып, өстәге катта яшәүче Ания йөгереп керә.

 

– Тәрәзәгә, урамга кара әле. Күрәсеңме, Самир үтеп бара. Чакыр әле шуны үз бүлмәңә. Тизрәк инде, тизрәк...

 

Мин аны-моны аңламый тәрәзә төбенә үрмәлим.

 

– Самир, ә-ә-й, Самир, безнең бүлмәгә, 66 нчыга кер әле. Хәзер үк!

 

Самир, бүлмә номерын тагын бер мәртәбә сорый да, безнең тулай торак ягына борыла. Без – ике дус арасында серле тынлык урнаша. Шунда гына баш миен сораулар өермәсе урап ала. Самир күршедәге шоферлар тулай торагында гына яши ләбаса. Ания аның бүлмәсен дә бик яхшы белә. Очрашып йөри башлаганнан бирле бер генә кермәде ул анда. Шулай булгач нигә үзе кереп сөйләшми? Ә нишләп әле ул аны минем аша чакырта? Ә нигә безнең бүлмәгә? Ни сәбәпле шулай өтәләнә, каударлана Ания? Нәрсә яшерә?..

 

Уйларымны бүлеп, сак кына ишек шаку ишетелә. Тыйнак елмаеп Самир килеп керә. Анияне күргәч, берара югалып калгандай була. Мин, юк эшне бар итеп, бүлмәдән чыгып китәм. Аниянең: "Самир, синең белән җитди сөйләшәсе бар", – дигән сүзләре ишетелер-ишетелмәс кенә булып колак яфракларына тиеп китә.

 

"Миңа да шундый чибәр егет асылы насыйп булсачы", – дип бөреләнә башлаган матур хыялларым тибеп ачылган ишек җиленнән таралып югала. Кызу-кызу атлап китеп баручы Самирның кара мыегы, тулы иреннәре, тезелеп киткән ак тешләре арасыннан сытылып чыккан: "Ярар, сөйләшербез", – дигән сүзләре, елан ысылдавы кебек, колакны куырып ала (гаҗәеп капма-каршылык!). Йөгереп бүлмәгә керәм. Төсе качкан Ания тораташтай басып тора.

 

– Ни булды? Нәрсә эшләтте ул сине? – дип дустыма ташланам. Көтелмәгән тупаслыктан керфек очларында боздай катып калган күз яшьләре йомшарып, үз юлын ала.

 

– Әлегә берни дә әйтә алмыйм. Мине эзләмә. Соңрак сөйләрмен, – дип Ания елый-елый бүлмәдән чыгып китә.

 

Шушы урында "кинотасма" өзелеп китә. Бүген, өч дистәгә якын елдан соң, Ания килеп, аны ялгап җибәрә, тоташ сергә әйләнгән, билгесезлеккә төренгән вакыйгаларны берәм-берәм ачып сала.

 

– Беләм, дустым, сине борчыганымны да, ничә көннәр, атна-айлар буе мине эзләвеңне, көтүеңне дә беләм. Соң булса да, синнән, бердәнбер сердәшемнән гафу үтенәм. Ә хәзер тыңла. Хәзер барысын да сөйләргә әзер мин. Самир да юк инде арабызда. Ел ярымнар элек бу якты дөньяны, гаиләсен, балаларын ташлап киткән, мәрхүм.

 

Мин, тагын ниләр ишетәсем бар икән инде, дигәндәй, колакларымны торгызып тыңларга әзерләндем.

 

– Әйе, теге көннән соң мине эзләүнең, чыннан да, мәгънәсе юк иде, – дип, Ания сер пәрдәсен ачып җибәрде. – Ул көнне синең бүлмәдә Самирга үземнең авырга узуымны, уртак балабыз туачагын әйттем. Ул югалып калды. Нигәдер ярсып китте. Рәтләп сөйләшеп тә тормыйча, тузынып чыгып китте. Анысын үзең дә күреп калдың.

 

Шуннан соң кеше күзеннән югалдым мин. Тиз арада эшемнән дә, тулай торактан да киттем. Башка җиргә, шәһәрнең читенә үк барып урнаштым. Аңарчы, күчеп киткәнче, Самир белән ике мәртәбә очраштык әле без. Беренчесендә ул миннән туачак бала турындагы сүзләремнең дөреслеге, срокның күпме булуы һәм башка шуның ише нәрсәләр турында бик җентекләп сорашты. Икенчесендә нигәдер хезмәттәшләре янына утыртып алып барды. Белгәнеңчә, бер оешмада вахта автобусы йөртә иде. Моны көтеп, җыелып торган биш-алты ир-ат миңа карап ала-ала нидер сөйләште. Самир да шунда. Мин нәрсә уйларга да белмәдем.

 

Тулай торак янына кайтып туктагач, Самир: "Өйләнешкән тәкъдирдә кайда яшәрбез соң? Икебез ике тулай торакта гомер кичерәбез. Ярый, берничә көннән кереп чыгармын әле", – диде. Ышанып, өметләнеп, тилмерепләр көттем мин аны. Тик бу безнең соңгы күрешү булды. Самирым суга төшкәндәй юкка чыкты. Аның кайдалыгын бүлмәдәшләре дә белми иде. Шуннан соң бу тирәдә Самирны да, мине дә бүтән күрмәдегез, шулай бит. Хәтереңне селкеткәләп ал да, уйларыңны төйнәп янә тыңла...

 

Тормышта очраклы хәлләр булмый, диләр бит. Тәкъдиремдә шулай язылгандыр, улыма бер яшь тә тулмаган иде әле, мине элекке хәрби, үземнән шактый олы бер егет белән таныштырдылар. Баштарак, балалы хатыннан башка кызлар беткәнмени, дип гаҗәпләнгән идем. Егетем эшне тиз тотты, сүзен туры ярып, икеләнергә урын калмаслык итеп әйтте: "Мин аерым сер итеп сакланган урында хезмәт иттем. Шунда көчле нурланыш эләктердем. Миннән бала булмаячак. Синекен уртак итеп үстерербез. Үземнекедәй якын күрермен. Бергә яшик", – диде.

 

Рәхмәт аңа, сүзендә торды. Үткәннәремне яхшы белсә дә, ялгышып та искә төшермәде. Иңгә-иң гомер кичердек. Улым нужа күрми, кимсетелми үсте, укыды, кеше булды, өйләнде, бала туды. Тик оныгыбызны үлеп яраткан бабасы гына, армиядә алган чирләреннән мантый алмыйча, ярты ел элек гүр иясе булды.

 

Самир белән бер тапкыр да очрашканыбыз булмады. Аның үлем хәбәрен дә миңа ирем җиткерде. Сәламәтлеге начараеп, эшкә йөрү кыенлашкач, ул соңгы елда өйдә генә утырды. Интернет заманы бит, бу да кызыксынып китеп, эзләнә-казына башлаган. Бөтен булган мәгълүматларын туплап, Самирның бер туганын эзләп тапкан. Аның күптән түгел генә мәрхүм булуын ачыклаган. Бу турыда миңа ирем үзе үләр алдыннан гына әйтте. Интернеттан тапкан нәрсәләрне күрсәтте: Самирның туганы абыйсын юксынып искә алган, фотоларын куйган. Самирның дөньядан шулай иртә китүендә минем дә өлешем юктыр бит?.. – диде дә Ания, кызып-кызып сөйләгән җиреннән туктап, уйга калды.

 

Кем белә, туачак баласы белән икәүдән-икәү җиде юл чатында калып, чарасыздан әрнеп түккән күз яшьләре төшми дә калмагандыр шул...

 

Вакыйгаларны ашыктырып, Аниягә сорау арты сорау яудырам:

 

– Ә улыңа соң булса да үткән тормышыгыз, әтисе турында серне ачмадыңмы? Самирның гаиләсе, балалары белән очрашмадыгызмы?

 

Ания, гадәтенчә, саран гына елмаеп куйды. Сорауларым җавапсыз калды. Әлегә... Сөйләр әле бер...

 

P.S. Үлгән кеше турында язып "авыз пешкән" иде инде бер. Шуңа күрә бу юлы геройларның исемнәрен генә түгел, хәтта кайбер бик үк мөһим булмаган детальләрне дә үзгәртергә туры килде.


Миләүшә ИСМӘГЫЙЛЕВА
Ватаным Татарстан
№ | 15.01.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»