|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2022 Җәмгыять
Чәчен ике метрга кадәр үстергәнТокиода яшәүче 42 яшьлек Рин Камбе 17 ел эчендә чәчләрен 2 метр 10 сантиметрга кадәр үстергән. Япон ханым сүзләренчә, аңа шундый озын чәчне сак кына, структурасын бозмыйча юар, башына массаж ясар өчен 3 сәгать вакыт кирәк. Камбе һәрчак чәчен җыеп йөрүен сөйли, чөнки туздырган чәч белән ул берни эшли алмый икән. “Мин хәтта бәдрәфкә дә бара алмыйм, кием алыштыру яисә рамена (бодай оныннан ясалган токмачлы япон ризыгы. – Авт.) ашау турында әйтеп торасы да юк. Чәчем җыелмаган булса, мин бернинди шартларда да тышка чыкмыйм”, – ди ул.
Гади генә итеп чәчен җыеп куяр өчен Камбега 10 минутлап вакыт таләп ителә икән. Әмма көн дәвамында аны да бер сүтеп, бер яңадан җыярга кирәк, чөнки шулкадәр озын чәч бик авыр, аннан баш авырта башлый, ди хатын. Төнгелеккә дә чәчләрен махсус челтәргә җыеп куя ул.
Шулай да, чәчләре белән бәйле уңайсызлыклар күп булуына карамастан, Камбе үзенең толымнарын ярата, горурлана. Толымнарым – төп байлыгым, ди ул. Камбе чәчләрен башкалардан аерылып торыр өчен һәм Япония традицияләрен (Япония тарихында 794 елдан алып 1185 елга кадәр Хэйан эпохасында принцессалар озын чәч йөрткән) хөрмәт итү ниятеннән үстерә башлаган.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|