поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2022 Җәмгыять

Милли бәйрәмнәр кайда һәм кайчан булачак?

Шушы гыйбарәгә тугрылыкны саклап, Татарстанда ел саен республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре гөрләп уза. Быел кайда һәм ничек күңел ачарбыз? Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләштеләр.

Гадәттәгечә, күңел ачулар бөтен Татарстан буйлап узачак һәм җәй буена сузылачак. Инде рус халкының Каравон һәм мариларның Семык бәйрәмнәрен уздырып җибәрдек. Күпләр авыл Сабан туйларында да ял итәргә өлгергәндер.  Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, халыкның үзенчәлеге аның бәйрәмнәрендә саклана. Бу үзенчәлекне күрергә һәм күрсәтергә кирәк. «Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан Татарстанда 80ләп этнографик фестиваль оештырырга ниятләгән идек. Бәйрәмнәрнең күбесен инде күңелле генә уздырып җибәрдек. Алда тагын бәйрәмнәр көтә», – диде ул.
 
Республикада милли бәйрәмнәрне уздыру дәрәҗәсе елдан-ел арта. Халыклар ассамблеясының башкарма комитеты рәисе Константин Яковлев шундый фикердә. «Мин моны Россиядә уза торган башка милли бәйрәмнәрдә бик күп йөргән кеше буларак әйтәм. Бездә республика җитәкчелегенең зур ярдәме сизелә. Моннан тыш, милли бәйрәмнәр этнотуризм үсешенә уңай йогынты ясый. Татарстанда яшәүче халыкларның көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре белән танышу өчен генә дә күпме турист килә безгә!» – диде ул.
 
Ашаган белми, тураган белә
 
«Уйнап-көлеп, җырлап-биеп бәйрәм итик көн буе…» Без, гади халык, бәйрәмнәрне шушы җырдагычарак уздырсак, аларны оештыручылар ел буе тырыша. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров шулай ди. «Мин моны Сабан туе мисалында раслый алам. Әйтик быел милли бәйрәмебез татарлар яши торган дөньяның 35 илендә һәм Россиянең 58 төбәгендә уздырыла. 400гә якын Сабан туе дигән сүз. Аларга әзерлек инде әллә кайчан башланды. Кабул итүче як белән бергәлектә әзерләнәбез», – дип аңлатты ул. Форсаттан файдаланып, 17–18 июньдә Ульян өлкәсендә узачак федераль Сабан туена, 1–2 июльдә Мордовиянең Ләмберә районы Аксен авылында үтәчәк Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена, 26 июньдә Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә оештырылачак Халыкара Шахтерлар Сабан туена дәшеп калды.
 
Бәйрәмнәр уздыруның шактый чыгымлы эш булуы инде берәүгә дә сер түгел. Шул ук Сабантуйны алыйк. Бүген бит авылда уза торган бәйрәмнәргә дә җырчы-йолдызлар чакыру популярлашты. Моны исәпкә алмасаң да, оештыру, бүләкләр һәм башка чыгымнар бар. Шушыларны каплый алмаган җирлекләр дә юк түгел. Чит төбәкләрдә шәп итеп бәйрәм уздырабыз икән, Татарстанның үзендә мондый хәл булырга тиешме икән? Журналистларның әлеге соравына Данис Шакиров җавап бирде. «Читтә уза торган бәйрәм чыгымнарының күп өлеше – кабул итүче як өстендә. Без исә бәйрәмнәргә артистлар җибәрәбез, аларның юл чыгымнарын түлибез. Моннан тыш, Татарстан Президенты исеменнән федераль һәм бөтенроссия татар авыллары Сабан туе батырларына җиңел машина бирелә», – дип аңлатты ул.
 
Сабан туе – рәсми чара түгел, ул – халык бәйрәме. Элек аны уздыру өчен дәүләттән ярдәм көтүче булмаган. Ирада Әюпова әнә шулай ди. «Соңгы елларда Казанда Сабан туена бүләк җыю йоласы уза. Элеккедән калган матур күренеш бу. Ул чакта кешеләр, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итеп, бәйрәмне үз көчләре белән уздырган. Сабантуй үз-үзеңә хөрмәт күрсәтү буларак бәйрәм ителгән. Һәркемнең өлеше кергәч, бәйрәм кадерлерәк, якынрак та булган».
 
Бүләгеңне әзерләп куй!
 
Бүләк җыю, димәктән. 17 июнь, 11.00 сәгатьтә Казанда махсус маршрут буенча Сабан туена сөлге җыю йоласы узачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр. Казан һәм Татарстанның ресторатор һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов сүзләренчә,  шәһәр халкы һәм җитәкчеләр бүләк җыюда елдан-ел активрак катнаша. «Бүләк җыючылар милли уен коралларында уйнап, милли җырлар башкарып, матур атларда башта Кремльгә керәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бүләген тапшырачак», – диде ул.
 
Маршрутның икенче ноктасы – Опера һәм балет театры. Анда Хөкүмәт йортыннан, Бөтендөнья татар конгрессы, республика парламенты, Мәдәният министрлыгы, опера театрының үзеннән, Ирек мәйданындагы предприятиеләрдән бүләк җыю ниятләнә. Аннан «Туган авылым» комплексына юл тотачаклар. Бүләк җыюның соңгы ноктасы – Иске Татар бистәсе. Сөлге җыю Камал театры янындагы мәйданда концерт программасы белән тәмамланачак. Сабантуйга бүләген теләгән һәркем тапшыра ала.
 
Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыру көннәре:
 
18–19 июнь – Казан Сабан туе;
 
25 июнь – Тәтеш районының Килдеш авылында мордва (мукшы) мәдәниятенең Валда шинясь бәйрәме;
 
2 июль – Баулы районының Покровский-Урыстамак авылында удмурт мәдәниятенең Гырон быдтон бәйрәме;
 
8 июль – Яшел Үзәндә славян мәдәниятенең Иван Купала бәйрәме;
 
10 июль – Әлки районының Сиктерме-Хузангай авылында чуваш мәдәниятенең Уяв бәйрәме;
 
16 июль – Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең Питрау бәйрәме;
 
19 июль – Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) мәдәниятенең Балтай бәйрәме.

Лилия ГЫЙМАЗОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»