|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2022 Җәмгыять
Күтәмә авылы халкы суга баткан бала турында: “Бала әрәм булды”
Чирмешән районының Күтәмә авылында кичә кич фаҗига була. Бер төркем бала көндезге 11 нче яртыда балык тотарга китә. Башкалар кичке биштә өйләренә кайта, 8 яшьлек Кирилл гына әйләнеп кайтмый. Күтәмә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Наил Сәгыйровка бала югалуы хакында кичке тугызларда хәбәр килеп ишетелә.
– Ул гаилә безнең авылга күрше Самара өлкәсеннән килеп урнашкан иде. Әтиләре вафат, әниләре берүзе генә яшәде. Миңа: «Кирилл балыктан кайтмады», — дип күршеләре хәбәр бирде. Ватсаптагы авыл төркеменә дә хәбәр салдык. Полиция, МЧС хезмәткәрләре килде. Бөтен авыл күтәрелде. Халык су буена җыелган иде. Кириллны озак эзләргә туры килмәде. Төнге 11 дә гәүдәсе су өстенә күтәрелеп чыкты, – ди Наил Сәгыйров.
Кирилл бик тә балык тотарга яраткан. Ни сәбәпле суга кергәндер, билгесез. Наил Сәгыйров сүзләренчә, киемнәре яр буенда ята. Кармагын алам дип суга кереп, көзән җыермады микән, ди ул.
– Ботакка эләккән ул. Бик кызганыч хәл. Сабыйның үлеме бөтенебезне тетрәндерде. Апасы, ике энесе калды. Гаилә авыр яши. Шуңа да авылдашлар акча җыешып, сабыйны моргтан алып кайтырга машина яллаган. Өендә бер кич кундырып, Кириллны иртәгә үз авылларында җирлиячәкләр, – ди Наил Сәгыйров.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|