|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2022 Сәясәт
Энгель Фәттахов әлегә "глава" булып калаЭнгель Фәттахов Актаныш районы Советы утырышына кадәр башлык булып кала. Ягъни сессиядә депутатлар карары чыкканчы, администрациядә эшләвен дәвам итә. Бу хакта Бизнес Онлайн басмасы яза. Сессиянең кайчан булачагы әлегә билгеле түгел. Мәгълүматны район матбугат хезмәтендә расладылар.
Җирле үзидарә турындагы канун нигезендә, отставка турында карар район Советы утырышында кабул ителә.
Җомга көнне Актаныш районында мәрхүм Виктор Смирновның каберендә икенче тапкыр тәрене кистеләр. Фәттахов әлеге инцидент - провокация, дип белдерде. Ул әлеге хәл өчен үз өстенә тулы җаваплылык алуын һәм отставкага китүен белдерде.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|