|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2022 Хәвеф-хәтәр
Чаллы янында юл кырыена төшеп капланган машинадагы биш кеше имгәнгән (ВИДЕО)Кичә кич сәгать җиденчедә Чаллыдан Минзәләгә бара торган юлда авария булган. «Татар-информ» хәбәрчесенә һәлакәт урыныннан хәбәр итүләренчә, Ford җиңел машинасын йөртүче 22 яшьлек кыз идарәне югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобильдә дүрт пассажир булган.
«Һәлакәттә машина йөртүче кыз һәм аның дүрт пассажиры - 23 яшьлек кыз, 22, 25 һәм 30 яшьләрдәге өч ир-ат зыян күрде. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнгән, барысында хастаханәгә китерделәр», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Фото: © Валентин Кулагин
--- |
Иң күп укылган
|