|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2022 Криминал
Үсмер баланы кем үтергән?Башкортстанда узган еллардагы җинаятьләр белән шөгыльләнүче тикшерүчеләр «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эшен тикшерүне яңадан башлап җибәргән. Сүз 2002 елның маенда кылынган киң яңгыраш алган җинаять турында бара. Ул чакта Иглин районының Акбирде бистәсе янындагы урманда балигъ булмаган кыз мәете табыла. Беренче карашка, барысы да аның гомере белән исәп-хисап ясавына ишарәли. Тик соңрак 16 яшьлек кызны үтерүләре ачыклана.
20 ел элек җинаять эшен тикшерү туктатылган иде, тик 2022 елда тикшерүчеләр аны яңадан тергезде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган еллардагы киң яңгыраш алган җинаятьләр буенча мондый хәлләр була: туктатылган эш яңадан тергезелә, тикшерү эшләре алып барыла...
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер мәгълүмат чаралары әлеге җинаятьне Иглин районында яшәүче билгеле кешенең якын туганы белән бәйли...
Фото: башинформ
--- |
Иң күп укылган
|