поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.06.2022 Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова: «Соңгы вакыйгалар мине чыныктырды»

Бүген «Ни хәл?» сәхифәсендә кунакта – татар эстрадасының танылган җырчысы, автор-башкаручы Ильмира Нәгыймова. Җырчының нинди яңалыклары бар? Иҗат итәргә көч кайдан ала ул? Аның гайбәткә мөнәсәбәте нинди? Без әнә шуларны.

– Ни хәл?

– Бар да яхшы. Әле менә яңа концерт сезонына әзерләнәм. Октябрьдә башлана, Алла боерса. Бу минем тәүге сольный концертларым булачак. Бик зур шәһәрләрне сайладым. Бу арада яңа җырлар яздыру, программа туплау белән мәшгульмен.
 
– Шушы арада гына Сочи якларыннан әйләнеп кайттыгыз. Бу сәфәрегез зур «кызыксыну» уятты, ахры?
 
– Әйе, бик нык кызыксындылар. Миңа ни өчендер балаларымнан башка йөрергә ярамый икән. Чынлыкта исә мин ял итәргә түгел, эш буенча барган идем Сочига. Барган-барган, матур җирләрне дә карап кайттык. Ял итеп түгел, эшләп йөрүемне халыкка әйтеп тормаган идем. Сөйләргә тотынгач, әйдә, сөйләсеннәр, дидем.
 
Гайбәткә, тәнкыйть сүзләренә җиңел карыйсыз кебек.
 
– Соңгы вакыйгалардан соң чыныктым, мондый сүзләргә иммунитетым көчле. Минем хакта язалар, минем турында сөйлиләр икән, сөенәм генә. Димәк, мин алда. Язмасалар, сөйләмәсәләр яисә бөтенләй минем турында онытсалар, бик начар булыр иде. Шуңа да «хейт»ка мөнәсәбәтем яхшы.
 
Сез бик актив иҗат итәсез, яңа җырларыгыз белән дә шактый еш сөендерәсез тыңлаучыларны. Идея, илһам, көч чыганагыгыз нәрсә?
 
– Соңгы арада миңа бу турыда еш әйтә башладылар. «Чәчәк аттың, Ильмира» диләр. Миңа калса, бу аерылышу белән бәйле. Хәзер мин бөтен энергия-көчемне иҗатка, балаларыма һәм, әлбәттә, үземә багышлыйм.
 
Күптән түгел Чаллыдан Казанга күченүегез турында хәбәрләр ишетелгән иде. Бу ният барып чыктымы?
 
– Бу ният белән барыбызга да билгеле вакыйгаларга кадәр йөри идем. Илдәге вазгыять катлауланды, санкцияләр кертелде, бәяләр күтәрелде. Шуңа да планнарым әлегә чынга ашмады – күченү бераз тоткарлана.
 
Ильмира, улыгыз догалар укып шаккатыра. Аларны үзегез өйрәтәсезме?
 
– Мин бөтен сурәләрне яттан беләм. Йоклар алдыннан балаларыма да укыйм. Камил, бөтенесен отып алып, бер укып күрсәтте дә шаккатырды. Шуннан соң өйрәтә башладым. Үзенең кызыксынуы бик көчле. «Мин өйдә булмаганда, укып ятарсың. Ясминәгә дә укырсың», – дип өйрәтәм аны. Өйдә чакта, үзем дә укыйм. Камил инде хәзер өшкерә дә белә.
 
Гаиләгез тирәсендәге шау-шудан соң үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
 
– Бүген минем, Аллага шөкер, дип кенә әйтәсем килә. Мондый хәлләр килеп чыгуына һич кенә дә үкенмим. Бу адымга барганыма, шушы хәлләрнең очына чыга алуыма бары сөенәм генә. Бүген мин рәхәтләнеп, үпкә тутырып сулап яши алам. Минем нәкъ менә шулай яшисем килә дә инде. Балаларымны тәрбияләп, иҗат белән шөгыльләнеп рәхәтләнеп яшәргә телим.
 
Блиц-сораштыру:
 
Сезнең кебек чибәр, зифа буйлы булуның сере нидә?
 
– Фитнеска йөрим, спорт белән шөгыльләнәм, үземне карарга тырышам. Боларның барысын да кирәк өчен генә эшләмим, холык-фигылем шундый.
 
Мөмкинлегегез булса, тормышта нәрсә үзгәртер идегез?
 
– Мин инде тормышымны үзгәрттем, бүген мин аннан бик канәгать.
 
Сезнең өчен бәхет – нәрсә ул?
 
– Балаларымның, үземнең һәм яраткан, кадерле кешеләремнең исән-сау һәм янымда булуы.
 
Сез бүген бәхетлеме?
 
– Мин бүген бәхетле. Мин бу сүзләрне бөтен җаным-тәнем белән әйтәм.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»