|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2022 Җәмгыять
“Кулларым селкенә башлагач, Аллаһның бүләге дип кабул иттем!”Гомер юлында адәм баласына төрле каршылыклар очрый. Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче, типсә тимер өзәрлек 37 яшьлек Илнар Хәлиуллинны да тормыш төрлечә сыный. Ләкин ул беркайчан да бирешмәскә, әти-әнисеннән, туганнарыннан, мәрхәмәтле кешеләрдән яшәргә көч алырга тырыша. Соңгы вакытта үз куллары белән лазерлы станокта агачны яндырып, сәгатьләр, төрле сурәтләр ясый башлаган. Кул эшләнмәләрен күргәч, моны физик мөмкинлеге чикле кеше башкарган дип ялгыш та уйламассың. Киресенчә, ак көнләшү белән аның уңганлыгына һәм үҗәтлегенә сөенеп куясың. — 2007 елның 27 июле барлык уй-хыялларымны, планнарымны җимерде, — дип сүз башлады әңгәмәдәшем. — Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап, кулыма диплом алып, Дөбъязга кайттым. Белгечлегем буенча авылда эш тәкъдим иткәннәр иде. Кич белән шатлыкны уртаклашырга күрше авылга дусларым, очрашып йөргән кызым янына киттем. Аннан кайтканда, яңгыр сибәли башлады. Борылыштан тау төшкәндә, арткы көпчәкләр шуып китеп, дамба астына төшеп капланганмын. Машинаның алгы пыяласы ватылып, челпәрәмә килде. Иптәш егетләр көч-хәл белән мине машинадан тартып чыгарган. Муеным сынып параличландым, умыртка сөягенә зыян килде. Еллар буе урын өстендә ята-ята тәнем тишелеп бетте. Башта төрле уйлар бөтерелгән вакытта, дуслар килеп, психологик яктан ярдәм итә иде. Әтием Илгизәр тырышлыгы белән, махсус күнегүләр ясау өчен, җайланмалар эшләттем. Шулар белән көн саен бүлмәдә күнегүләр уздыра идем. Аларны эшләргә әнием Наилә, авылдашлар булышты. Чөнки гәүдәм авырлыгы 90 кг нан артык булганга, бер күнегүне дә үзем генә ясый алмый идем. Тырышлык нәтиҗәсендә бераз булса да кулларым селкенә башлады. Аны Аллаһның бер бүләге дип кабул иттем. Яхшы күңелле, зур йөрәкле кешеләр ярдәме белән 2018-2019 елларда Испаниядә 1 айлык дәвалау курслары узып кайттым. Ул 4 миллион сумга төште. Куллар күтәрелә, яхшырак хәрәкәтләнә башлады.
— Берсеннән-берсе матур сәгатьләрне, төрле канатлы сүзләр язылган сурәтләрне ничек ясый башладыгыз?
— Көннәр буе урын өстендә ятуның авырлыгын минем хәлдә калган кеше генә аңлый дип уйлыйм. Шуңа да үземә шөгыль эзли башладым. Башта челтәрле маркетингка керергә ниятләдем. Әмма анда командага күп кеше җыярга кирәклеге ачыкланды. Бу юнәлешнең үземнеке булмавын аңладым. Тик дүрт диварга карап утырасы да килми бит! Үз халәтемнән, көчемнән чыгып, интернет аша төрле кул эшләренә өйрәнергә керештем. Агачтан яндырып ясалган сувенирлар аеруча күңелгә ошады. Шуннан тиз арада лазерлы станок эзли башладым. Әмма бәясенә якын килерлек түгел. Аны үз куллары белән ясаган өйрәнчек остадан сатып алдым. Фотошоп программасын өйрәнергә шактый вакыт кирәк булды. Баштарак якыннарымның фотосурәтләрен станок белән ясасам, аннары заказлар кабул итә башладым. Бары тик юкә һәм каен агачы кулланам. Бер сурәтне тулысынча ясау өчен ике көн вакыт кирәк. Яшел Үзән районы балалар бакчасы күптән түгел 12 сәгатькә заказ бирде. Авылдашлар, биектаулылар да сирәк кенә булса да бәйрәмнәргә кул эшләнмәләрен сорый. Күптән түгел заказ Санкт-Петербургка почта аша китте.
— Табиблар йөреп китәргә ышаныч барлыгын әйтәме?
— Мин хәзер булган кадәрен югалтмаска тырышам. Кулларымның бераз селкенүенә, кәрәзле телефоннан кирәкле кешемә шалтырата алуыма да бик сөенәм. Киләчәктә йөреп китәргә дә өмет бар. Анысы Аллаһ кулында. Ялгышларымны башкалар кабатламасын, төнлә юлга чыкмасыннар, ашыгып, кабаланып, ниндидер карарлар кабул итмәсеннәр, дип телим!
Илнар Хәлиуллин ай буе ураза тоткан. Әтисе — Дөбъязда данлыклы эретеп ябыштыручы, Наилә апа улы юл һәлакәтенә эләккәнче авыл хастаханәсендә пешекче булып эшләгән. Хәзер улы яныннан бер минутка да китми. Әлеге йортта Наилә апаның әнисе — 95 яшьлек Сөембикә апа да яши. Хәлиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергән.
Агачтан матурлык тудырырга ярдәм иткәне өчен, Хәлиуллиннар туганнары Илдарга аеруча рәхмәтле. Чөнки ул Илнар башкара алмаган эшләрне үти. Киләчәктә дә яңа танышымның заказлары күп булсын, иң якын кешеләре, дуслары янәшәсеннән өзелмәсен.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|