|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2022 Җәмгыять
Яшәеш һәм тормыш тамырыннан үзгәргәндә алга үзгә максатлар куяАгымдагы елда Петербург халыкара икътисадый форумы 25 нче тапкыр оештырыла. Ул 15 — 18 июньдә узачак. Мөһим юбилей чарасында 190нан артык чит ил вәкилләренең катнашуы көтелә. Санкцияләр һәм глобальләшү кризислары шартларында Русия каршында яңа офыклар ачыла. Икътисадый тәртипкә салынган һәм килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышу форумның ике блогында каралачак. Яшәеш тамырыннан үзгәрде һәм әһәмиятле сөйләшүгә җыелганнар алдында яңа мөмкинлекләрне күрү һәм аларны тормышка ашыру бурычы тора. Моның өчен җәмгыятьнең барлык сәламәт көчләренең берләшүе мотлак. Яңа тормыш, яңа чакырулар, яңа үсешләр. Форумдагы фикер алышулар һәм килешүләр нәтиҗәсендә эшлекле һәм сәяси даирәләрдә халыкара партнерлар белән озакка сузылган элемтәләрне саклау һәм арттыру күз уңында тотыла. Үзара файдалы партнерлык иң югары дәрәҗәдә үтүче эшлекле чараларга мөһим өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Бүген Росконгресс Фондының төбәкләрдәге партнерлары булып дөньяның 76 илендәге 166 тышкы икътисадый оешма: бизнес — ассоциацияләр, үсеш институтлары, сәүдә палаталары, эшлекле киңәшмәләр, финанс берләшмәләре һәм башкалар тора. Петербург халыкара икътисадый форумы ел саен 140тан артык илдән вәкилләр кабул итә һәм ул беренче чиратта эшлекле сөйләшүләр өчен нәтиҗәле мәйдан булып тора. Елның-елында Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы стенды куела. Аны Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) оештыра. Махсус стенд янында очрашулар үтә, рәсми документларга кул куела. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|