поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.06.2022 Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: "Әнидән куркып күршеләрдә кундым"

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова тумышы белән Башкортстанның Борай районы Чалкак авылыннан. Кечкенә гәүдәле, нәзек билле Гөлнарада көчле рухлы, тырыш, зирәк хатын-кыз яшеренгән.

– Гөлнара, әңгәмәләрнең берсендә балачагыңда ана назы күрмәвең турында сөйләгәнсең. Чынлап та, шулаймы бу?
 
– Еш кына мине: “Нишләп әниең турында шулай әйтәсең?” – дип тәнкыйтьлиләр. Апалар да болай сөйләвемне өнәп бетерми. Тик нишләтим соң? Әни безне ярата, беләм. Әмма яратуын күрсәтми. Без гаиләдә биш бала – дүрт кыз һәм бер малай. Кечкенәдән эшләп үстек. Әни безне бик кырыс тәрбияләде. Хәтта “кызым” дигәне дә булмады. Хәтерлим, көтүдәге сыерны өйгә алып кайта алмагач, әнидән куркып күршеләрдә кунган идем. Әни үзе авыр язмышлы булган. Аңа 3 яшь вакытта әнисен өйдән куып чыгарганнар. Әтисенең балачагында колагы зәгыйфь калып ишетми, сөйләшми торган булып калган. Әни үги ана белән үскән. Шуңа күрә ярату, наз күрмәгән әни аны безгә дә бирмәде. Дөрес, төпчегебез Гөлнурга наз эләкте эләгүен. Әмма мин аннан беркайчан да көнләшмәдем, чөнки ул миннән 6 яшькә кечерәк. Казанга укырга килгәч, иптәш кызларым белән аларның авылына кайткалый идек. Әниләренең: “Кызым”, – дип кызларын сөюләрен күрү шулкадәр гаҗәп тоела иде.  Без әнине кочакласак, этеп кенә җибәрә иде. Әнигә хәзер – 79, миңа 47 яшь. Миңа әле дә әни назы җитми, мин әле дә көтәм... Шуңа балаларыма булдыра алганча назымны бирергә тырышам. Әни безгә үз куллары белән догалар язып бирде. Безгә биргән әнинең иң зур бүләге шул.
 
– Ә әтиең нинди кеше иде?
 
– Әти мине аеруча яратты. Кызым, дип аркадан сөя иде. Ул диңгезче булып хезмәт иткән. Анда бик оста итеп ашарга пешергән һәм өйдә дә тәмле итеп ризык әзерли иде. Бездә, гомумән, әти белән әнинең тормыштагы рольләре алмашынган кебек булды: әни – әйдәүче, әти – башкаручы. Бар нәрсәне үз өстенә алгач, әнигә кыен да булгандыр. Үзем дә шундый, холкым әнинекенә охшаган. Ничек тиз кабынсам, шулай тиз сүнәм. Кешеләргә карата ярдәмчел, мәрхәмәтлемен. Бу сыйфатлар әтидән күчкән. Әти 2005 елда вафат булды. Аның еш кына хәле китә иде. Хастаханәгә йөрергә яратмады. Күл буена балыкка йөрде. “Шунда барсам, сулышым рәтләнә”, – дия иде. Әтинең киткәнен апа шалтыратып әйтте. Ул вакытта Төмәндә гастрольгә барышым иде. Ә аңа кадәр әтине район хастаханәсенә илткән идек, әти башын алдыма куеп барды. Табиблар әйтүенчә, йөрәге эштән чыккан булган. Вафаты алдыннан әти: “Гөлнара кая?” – дип мине сораган. Менә шунысы үкенечле булып калды. Төмәннән мине поездга утыртып кайтарып җибәрделәр, юл буе елап кайттым.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»