|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2011 Җәмгыять
Блондинкалар акчаны күбрәк эшлиБөекбританиядә үткәрегән шактый кызыклы тикшерү нәтиҗәсендә шунысы ачыкланган – аксыл чәчле гүзәл затлар башкалардан күбрәк акча эшли икән. Баксаң, блондинкаларның керемнәре уртача 1230 долларга күбрәк икән. Махсус сораштыру барышында аксыл чәчле хатын-кызларның уртача 35,6 мең доллар, кара чәчлеләрнең – 34,7 мең доллар, җирән чәчлеләрнең исә 34,3 мең доллар эшләүләре билгеләнгән. Белгечләр фикере буенча уңыш табигый блондинкалардан тыш, чәч төсләрен махсус үзгәрткәннәргә дә елмая икән. Моның өчен Гарри Поттер турындагы романнар авторы Джоан Роулингны гына да искә төшерү җитә.
Шул ук вакытта сораштыруда катнашкан блондинкаланың яртысы әйләнә-тирәдәгеләрнең аларны җитди кабул итмәүләреннән зарланды. Кара чәчле хатын-кызларга акча эшләү өчен шактый күп вакыт сарыф итү таләп ителә, җирән чәчлеләр исә, яхшырак эш урынын табу максаты белән һәрвакыт эзләнүдә диярлек.
Йолдыз НУРИЕВА |
Иң күп укылган
|