|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2022 Фаҗига
Гәүдәсе - көймәдә, башы судаБашкортстанның Дүртөйле районында коточкыч хәл булган. Көймәдә серле шартларда һәлак булган ир-атның гәүдәсе табыла. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хәл 7 июньдә Әңгәсәк авылыннан ерак түгел Кече Елан күлендә булган. Бәхетсезнең гәүдәсе – көймәдә, ә башы суда килеш табылган. Полиция мәрхүмнең шәхесен ачыклаган. Ул Нефтекамада туып-үскән 58 яшьлек ир булып чыккан.
Аның тәнендә җәрәхәтләр булмаган. Фаҗиганең барлык хәл-шартлары да ачыкланачак.
Фото: башньюс
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|