|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2011 Юмор
ШәмсияБорын-борын бервакыт мәшһүр җырчы Илһам Шакирның кайсыдыр каладамы, әллә саладамы (мөһим түгел) гастрольдә чагы икән. Концерт тәмамлануга, сәхнә артына чырайларына "байлар төсе" кунган берничә хуҗа кергән.
– Бер сөйләшү – үзе бер гомер! – дип Илһам Шакирны вә аның юлдашларын әзер мәҗлескә чакырган болар.
"Ашап-эчеп алу зыян итмәс иде!" – дигән артистлар да, Илһам Шакирның һәрбер сүзеннән кытык-кытык көлгән юан-юан корсаклы хуҗалар да машиналарга чыгып утырган. Үрдәк бәбкәләре кебек тезелгән җиңел машиналар дәррәү кузгалыр алдыннан гына Илһам Шакир нидер исенә төшергән.
– Җегетләр! Шәмсия онытылып калды! Сәхнә артыннан алып чыгыгыз әле шуны! – дигән ул, юан корсакларның әле берсенә, әле икенчесенә карап.
Хуҗаларның яшьрәге, корсагы җитлеккән бройлер тавык чаклысы, җәһәт кенә урыныннан кузгалган да "ә" дигәнче тәгәрәп юкка чыккан.
Биш минут көткәннәр моны, ун минут көткәннәр...
Берзаман шабыр тиргә баткан "бройлер тавык" Илһам Шакир янына тәгәрәп килеп тә җиткән.
– Эзләмәгән җир калмады, Илһам абый. Юк, беркайда да юк! – дигән ул, байлар төсе качкан чыраендагы тимгел-тимгел тир тамчыларын кул аркасы белән сыпыргалап.
– Соң... Шунда, урындыкта гына иде бит! – дигән Илһам Шакир.
– Юк инде, Илһам абый, юк. Җыештыручы Сәрмәдияттәйдән гайре бер хатын-кыз да юк!
– Мин сиңа хатын-кыз эзләргә кушмадым бит, энекәем, – дигән Илһам Шакир. – Мин сиңа шәмсияне табып алып чыгарга куштым. Шәмсия, дим, шәмсия! Кулчатыр!
– Кулчатыр дигәне кем... нәрсә инде аның, Илһам абый? – дигән "бройлер тавык", бушый төшкән чалбарын күтәребрәк.
– Сезнеңчә... зонтик буладыр инде ул, апаем! – дигән Илһам Шакир.
Сабыйларча сөенгән бәләкәй корсаклы хуҗа:
– Башта ук шулай дип әйтәләр аны, Илһам абый! – дигән дә, җәһәт кенә тәгәрәп, янә шәмсияне эзләргә кереп киткән ди...
Ләбиб ЛЕРОН |
Иң күп укылган
|