|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2022 Җәмгыять
Чаллыда 81 яшьлек Нәзимә Закирова пилот кабинасына утырып очкан (ВИДЕО)Бу аның 14 майда узган туган көненә якыннарыннан бүләк булган. Ике урынлы шәхси самолет Тукай районы һәм Чаллы өстеннән урап уза. Нәзимә апа үз гомерендә 4200метрга Эверестка да менгән, кайчандыр танк та йөрткән, катер белән дә идарә иткән. Инде менә самолетны да иярләде. "Тагын бер хыялым тормышка ашты. Телефоныма видео-фотолар төшереп, рәхәтләнеп очып кайттым. Безнең яклар шундый матур, моңа тагын бер инандым. Биеклектә үземне яхшы хис иттем. Рөхсәт итсәләр, ике дә уйламый парашют белән дә сикерер идем әле,"- ди Нәзимә апа.
Нәзимә Гомәр кызы 65 - 71 комплексларда Ветераннар Советы рәисе, "Җәүһәр" татар фольклор ансамбеле җитәкчесе. Аның 2 кызы, 3 оныгы бар. Ә узган ел 80 яшьлек юбилеен котлап оныкчыгы да туган.
Айзирә ИМАМОВА |
Иң күп укылган
|