поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.06.2022 Дин

Бүген Россия федераль трассаларында намаз бүлмәләренең беренчесе ачылды (ФОТО)

Бүген, зөлкагдә аеның 10 нчы көнендә (9 июнь), «Мәскәү–Уфа» М7 федераль трассасының 710 нчы чакрымында «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станциясе территориясендә Россия федераль трассаларында стационар намаз уку бүлмәләрен ачу буенча «Юлчы намазы» проектын гамәлгә ашыруга рәсми старт бирелде. «Юлчы намазы» проекты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик ярдәме белән тормышка ашырыла.

Әлеге эшнең башлап җибәрүчесе - «Ихлас» мәчете (Татарстан Республикасы Лаеш районының Усад авылы), шушы ук мәчеткә нигез салучы, «Тернәкләндерү һәм җәмгыятькә җайлаштыру үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма (АНО ЦРА) генераль директоры Азат Гайнетдинов. Төп партнер - «Транзит Сити» компанияләр төркеменә караган «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станцияләре. Моннан тыш, иганәчеләр, мөселман эшмәкәрләре һәм битараф булмаган дин кардәшләр дә ярдәм итә.

"Юлчы намазы" проекты Россия федераль трассаларында урнашкан "Ирбис" автомобильләргә ягулык салу станцияләре территорияләрендә намаз уку бүлмәләрен урнаштырудан гыйбарәт. Барлыгы «Волга» М7 һәм «Урал» М5 трассаларында илнең 7 төбәгендә: Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия, Мари Эл Республикалары, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы, шулай ук Пенза өлкәсендә 24 стационар мүсаллә (намаз уку урыны) ачу ниятләнә. Намаз бүлмәләре челтәре картасы автомобиль юлларының теге яки бу участокларында булган ихтыяҗдан чыгып төзелде.

Тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Приют человека» мохтаҗларга ярдәм итү пункты» социаль проекты җитәкчесе Азат Гайнетдинов, «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станцияләре генераль директоры Ирек Вәлиев, социаль проектлар җитәкчесе, гыйбадәт кылу бүлмәләрен төзү һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча координатор, эшмәкәр Инсаф Вәлиев, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Ришат Хәмидуллин, Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников һәм проектны тормышка ашыручы башка затлар катнашты.

Бүген беренче намаз бүлмәсе үз ишекләрен М7 трассасының 710 километрында Чувашия Республикасының Сине-Кинчере авылында ачты. Ул сендвич-панельләрдән төзелгән, бәдрәфе һәм тәһарәтханәсе бар, электр һәм су кертелгән, җылы идәннәр ясалган, онлайн-камералар белән җиһазландырылган. Мәйданы - 15 кв. м., берьюлы 10 кеше намаз укый ала.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге башлангыч кысаларында намаз уку өчен барлык бүлмәләр дә бертөрле проект буенча урнаштырылачак. Мәсәлән, тагын шундый ук 3 бүлмә ачылырга әзер:

- М7 трассасының 350 километрында, Түбән Новгород өлкәсе Володар районының Ильиногорск шәһәр тибындагы бистәсе;
- М7 трассасының 454 километрында, Түбән Новгород өлкәсе Кстов районының Подлесово авылы;
- М7 трассасының 611 километрында, Чувашия Республикасы Моргауш районының Юнгапоси авылы.

Бу бүлмәләр дә эшли башлады инде.

«Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станцияләре территорияләрендә гыйбадәт бүлмәләрен урнаштыру юлчылар өчен өстәмә уңайлыклар тудыра. Алар, намаз укып, автомобильләргә ягулык салу станциясе комплексына караган кафе һәм мини-маркетларга керә, ягулык сала, автотоварлар сатып ала, Wi-Fi, автосервистан, душтан, банкоматтан файдалана ала.

Әлеге чара барышында мөфти Камил хәзрәт дин кардәшләр мөселман эшмәкәрләренә теләктәшлек күрсәтсен һәм аларның товар һәм хезмәтләрен сайласын иде, дигән фикер белдерде. Ул шулай ук Россия трассаларында гыйбадәт бүлмәләрен урнаштыру буенча охшаш проектлар белән илнең төрле төбәкләрендә эшли торган дини һәм бизнес-структураларның да кызыксынуына өметен әйтте. Бу автомобиль юлларында мөселман инфраструктурасын мөмкин кадәр киңрәк итеп җәелдерүгә китерәчәк.

Ирек Хәсбиулла улы, үз чиратында, трассаларда намаз уку бүлмәләренә ихтыяҗның зур булуын ассызыклады һәм ышаныч белдерүләре өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Аңа, шулай ук гыйбадәт бүлмәләренең генераль подрядчысы һәм төзүчесе Рәис Вәлиевка һәм проектның кураторы, «Ирбис» автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә гыйбадәт бүлмәләрен карап тотуны үз өстенә алган Рөстәм Хәмидуллинга мөфти хәзрәт, трассаларны гыйбадәт бүлмәләре белән тәэмин итүдә катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннан чарада катнашучылар, тәкбир әйтеп һәм тасманы кисеп, намаз бүлмәсенә керде һәм ике рәкәгать намаз укыды.

Теләге булган һәркем федераль автомобиль юлларында намаз уку бүлмәләре ачу проектын тормышка ашыруда финанс һәм оештыру ягыннан катнаша ала. Ярдәм күрсәтү турындагы сораулар белән +79872092607 номерына (WhatsApp, Инсаф Вәлиев) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»