|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2022 Җәмгыять
Быел тозлы күлгә барып булырмы?“Быел Соль-Илецкида курорт ачылыр микән?” дип кызыксыналар гәзит укучы дусларыбыз. Ырынбур өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге “Тозлы күлләр” шифаханәсе хакимиятендә быел курортны ачу турында болай дип аңлаталар: "Тозлы күлнең рәсми ачылу көне әлегә билгеләнмәгән, әмма курорт аңа әзерләнә. Рөхсәт алу белән без бу хактагы хәбәрне бастырып чыгарачакбыз".
Торак броньлау сервисы мәгълүматлары буенча Соль-Илецк күлләре Русиядә ихтыяҗ булган, туристлар 2022 елда ял итәргә ниятләгән иң популяр ял юнәлешләре рейтингына кергән. Рейтингка шулай ук Евпаториядәге Мойнак күле, Голубицкое ләмле күле, Байкал һәм Селигер кергән.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Соль-Илецк тозлы күлен, әгәр яңгырлар комачауламаса, чама белән 20 июньнән соң эшли башлаячак, дип хәбәр иттеләр.
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|