|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2022 Җәмгыять
"Әтиемә операция вакытында катнаштым. Уңышлы гына барганда йөрәге туктады"Баулы районы Исергәп авылында гомер итүче Сырдарья һәм Камил Шәмсуаровлар гаиләсендә сигез баланың дүртесе шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән. Ул гына да түгел, киленнәре, берничә оныклары да медицина юлын сайлаган. — Гомерем буе табиб, шәфкать туташларына хөрмәтем зур булды. Аларның эше бәяләп бетерә торган түгел, — ди гаилә башлыгы Камил агай. — Кешелек өчен бар төрле эш тә мактауга лаек. Тик медицина өлкәсе бигрәк тә җаваплы. Өлкән кызыбыз Айгөл, шәфкать туташына укырга барам, дигәч, сөендек. Зур нәселебездә бу һөнәр ияләре юк иде. Әлеге һөнәрнең күпкырлы булуын, шул юнәлештә эшләгән кешеләр белән аралашкач, тагын да ныграк аңлыйсың.
— 1990 елда Октябрьский медицина училищесын тәмамлап, Баулы үзәк хастаханәсенә кардиология бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә кайттым, — дип сөйләде Айгөл Латыйпова. — Беренче эш көнем төнге сменага эләкте. Бүгенгедәй хәтерлим, бүлектә 55 авыру, күбесе инфаркт кичергән, ике интенсив палата. Дежур табиб һәм мин — яңа гына укып бетергән 18 яшьлек бала. Хәзер булса, бу кадәр җаваплылыкны үз өстемә алырга курыккан булыр идем.
Бүген Айгөл үз бизнесын ачкан. Шәмсуаровлар гаиләсендә икенче кыз бала — Айназ Зарипова Баулы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.
— Быел биредә эшли башлавыма 30 ел тула, — ди Айназ. — Озак эшләгәч, һәр табибның холкын, хәтта күз карашларын да аңлый башлыйсың. Операциядә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Берсендә дүртенче сабыен табарга җыенган хатынны тиз генә операциягә әзерләргә туры килде. Операция бик катлаулы булды, шулай да уңышлы төгәлләнде. Шул мизгелдә сөенгәнемне белсәгез!
Айназ әйтүенчә, әти-әниеңне, туганыңны операция өстәлендә күрү — иң авыры.
— 2006 елда әтиемә операция вакытында катнаштым. Операция уңышлы гына барганда йөрәге туктады. Табибларның белеме, тизлеге белән генә әтинең йөрәге тибә башлады. Миңа, шәфкать туташы буларак, паникага бирелергә ярамый, эшне дәвам итүдән һәм Аллаһы Тәгаләдән әтиемә гомер бирүен сораудан башка чарам юк иде. Табибларның, бар да уңышлы узды, дигән сүзләрен ишетү зур бәхет булды. Иң авыры — кеше гомере өзелү. Табиблар кулдан килгәннең барысын да эшләгән очракта да, төрле хәл булырга мөмкин.
— Шәфкать туташы булып эшли башлау җиңел бирелмәде, — ди Шәмсуаровлар гаиләсендә бишенче бала булып туган Инзирә Инсапова. Бүген ул Когалым шәһәрендә тернәкләндерү бүлегендә балаларның күзләрен дәвалау кабинетында шәфкать туташы булып эшли. — Мин укып бетереп кайткан вакытта күзләрне дәвалау һәм онкология бүлекләренә бер сменада бер шәфкать туташы кала иде. Яшермим, авыр булды. Онкология бүлегендә эшләр өчен психик яктан нык булу кирәк. Район зур түгел, күбесе таныш кешеләр. Шуларның санаулы көннәре калганын аң кабул итә алмый. Эшләгән вакытта төрле хәлләр була. Төнге сменам, төн уртасы. Бер бабайның хәле бик авыр иде. Ул шундый сабыр, ягымлы булды. Шәфкать туташларына, табибларга хөрмәте зур иде. Шулай өстәл янында авыруларның тарихын язып утырам, җилкәмә кемдер кагылды да: “Кызым, рәхмәт, сау бул, мин китәм”, — диде. Сискәнеп киттем: янымда бер кеше юк. Палатага йөгереп кердем, бабай кулымда җан бирде. Ул шулай саубуллашты, ахры.
Инзирәгә узган ел кызыл зонада эшләргә туры килгән.
— Мин медицина көллиятен тәмамлап, читтән торып Стәрлетамакның физкультура институтында адаптив физкультура белгечлеген үзләштердем, — дип сөйләде Шәмсуаровлар гаиләсендә сигезенче булып туган Гөлсем. — Октябрьский хастаханәсендә хирургия бүлегендә эшләдем. Аннан шәхси клиникага күчтем. Әлегә декрет ялында.
— Шөкер итеп яшим, — ди әниләре Сырдарья апа. — Аллаһка мең шөкер, киленебез Гөлшат та шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән. Хәзерге көндә бер оныгым Чабаксар шәһәренең медицина университетының III курсында белем ала. Тагын ике оныгым быел медицина училищесына укырга керергә җыена. Балаларыма тел ачкычы, иман байлыгы, авыр эшләрендә сабырлык теләп яшим. Алар миңа чирләргә ирек бирми (көлә). Бераз гына авырсам да, хәзер диагноз куялар, дәвалау курсы билгелиләр, кайсы укол кадый, кем система куя, кан басымы үлчәнгән, дару эчелгән була.
Сигез баланы укыту, аякка бастыру, әлбәттә, җиңел түгел. Чөнки бер үк вакытта икешәр-өчәр студент белем алган чаклар да булган. Бүген Шәмсуаровлар балалары, оныклары өчен сөенеп, парлы гомер йомгагын сүтә.
Индира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|