поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
14.01.2011 Җәмгыять

Казан уртасындагы гүзәл, әмма серле шәһәрчек

Казаннар да, башкала кунаклары да Кирмән янындагы коттеджлар шәһәрчегендә кемнәр яши икән дип кызыксына.

Татарстан башкаласына турист булып килгәннәрне шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырып йөрүче Алик Мәхмүтов сүзләренчә, Кирмәннән шәһәр манзарасын, аквапарк, 1000 еллык күперен күрсәткән чакта “Ә менә монда кемнәр яши соң?” дип сорамый калганнар юк икән.

 

Экскурсия үткәрүчеләр барысы да, Мәхмүтов әйтүенчә, бу йортларның Казанның 1000 еллыгы уңаеннан “Татнефть” тарафыннан төзелүен, дәүләт балансында булуын, тантана вакытында үткән Саммитка килгән Бәйсез дәүләтләр берлеге башлыкларының торганлыгын сөйли.

 

“Азатлык” радиосын тыңлаучылар да бу зур булмаган шәһәрчек белән кызыксынганга, анда барып кайтырга уйладым.

 

Беренче көн

 

Бер кулга фотокамера, икенчесенә магнитофон тотып, Дәүләт шурасы бинасы яныннан әллә кайдан ук Хөррият кошы күренеп торган “Казан” милли мәдәни үзәгенә таба атладым. Бу үзәк биеклеккә урнашканлыктан коттеджлар шәһәрчеге уч төбендә кебек күренә. “Военная прокуратура” дип язылган машинадан төшеп бер егет чакматаш сорады. Юра исемле икән.

 

Юра белән әңгәмә корабыз. “Монда кемнәр яшәгәнен беркем дә белми”, ди ул. Әмма Юра сүзләренчә, анда яшәүчеләр үзара акча җыеп, шул тирәдә генә сукбайлар өчен махсус кунакханә дә ачканнар икән. Анда сукбайларны юындыралар, киендерәләр, ашаталар һәм кунып чыгарга да мөмкин, дип сөйли яңа танышым.

 

Кай төштәрәк соң ул кунакханә дигәч, өздереп әйтә алмады. Тагын шунысын да өстәп куйды, имеш, сукбайлар өчен кунакханәне коттеджлар шәһәрчегендә яшәүчеләр җыелышып ачса да, мәгълүмат чаралары дәүләт эшләгән эш дип сөйли икән.

 

“Казан” милли-мәдәни үзәге биеклеге читендә милиция будкасы бар. Шунда атладым. Берсе милиция киеменнән, икенчесе гадәти киемнән булган ике егет белән будка тәрәзәсенә башны тыгып сөйләшәм.

 

“Анда кемнәр яшәгәнне кем белгән? Аларның эчтә үзләренең  сак хезмәте бар. Без тышны гына күзәтәбез. Машиналар йөргәли, тик шулай да тик торган, кеше яшәмәгән нәрсә кебек ул. Аны 1000 еллыкка төзеделәр”, ди егетләр.

 

Калкулык өстеннән шәһәрчектәге балалар уйнар өчен агачтан төзелгән мәйданчык та күренеп тора. Кайберәүләр монда боралак төшү өчен махсус урын да бар икән, дип сөйли. Кем белә, бәлки бассейн һәм кинотеатрлары, матурлык салоннары да бардыр.

 

Шәһәрчек капкасына таба атлыйм. Кирпечтән салынган биек коймалар белән әйләндереп алынган бу урын. Почмак саен гына түгел, коймаларга һәр 200 метр саен видеокамералар урнаштырылган. Капка төбендә үк шлагбаум. Шунда ук эттергече булган бер “Беларус” тракторы тора. Димәк, карларын вакытында чистарталар.

 

Мине капкадан керүгә үк сак хезмәте: “Сез кемгә, кая барасыз”, дип туктатты. Димәк, монда кешеләр яши икән дигән уй баштан йөгереп узды. Аңа бу урын турында репортаж ясарга теләвемне, шәһәрчекнең коменданты белән очрашу мөмкин булмасмы, дип әйтәм.

 

Ул рация белән бәйләнешкә кереп, капка төбендә урнашкан ике катлы бинадан сак хезмәте башлыгын чакыра. Минем күз шул арада капка янындагы диварга эленгән почта тартмаларына төшә. Язулар шәһәрчекнең 3 урамга буленгәнлеге турында сөйли. Һәр тартмага фамилияләр дә язылган. Димәк, монда яшиләр дигән сүз бит бу. Ә инде фамилияләргә караганда, татарлар да, урыслар да бар бу шәһәрчектә.

 

Ул арада сак хезмәте башлыгы да чыга. Шул вакытта минем яннан гына ике машина әлеге шәһәрчеккә кереп китә, ике хатын-кыз атлап үтә.

 

“Мин сезнең үтенечләрне хәл итә алмыйм. Үзегезнең телефон номерыгызны  калдырыгыз. Комендант чыгып китте. Килгәч, мин аңа бирермен, ул сезнең белән бәйләнешкә керер. Ул да сезнең сорауларга өстән рөхсәт алмыйча җавап бирмәс”, диде сак хезмәте башлыгы. Телефоннарны язып калдылар. Бәлки шалтыратырлар дигән өмет белән кайту ягына атладым.

 

Шулвакыт шәһәрчектән бер егет атлап чыкты. Таныштык, Фәрхәт исемле икән. Казан медицина университетында дәвалау факультетында икенче курста укый. Үзе Әлмәттән. Казанга күчкәненә бер елдан арткан. Әлеге шәһәрчектәге бер коттеджда үзе генә яши икән. Сез яши торган өй бик зурдыр ул име, дигәч, алай ук зур дип әйтмәс идем, ди.

 

Әти-әниләре өйгә кеше алып кайтмаска кушкан икән. Минем журналист икәнне белгәч, Фәрхәт үзенең бабасының да Әлмәттәге газетта журналист булып эшләгәнен әйтте. Әти-әниләренең кем булып эшләве сер булып калды.

 

Шәһәрчектә ул күршедә яшәүчеләр белән аралашмый икән. Кайбер йортларда бөтенләй кеше яшәмәгән кебек, ди. “Инде болай да укуга соңга калам”, дип Фәрхәт тукталышка ашыкты.

 

Күпме генә көтсәм дә, 11 гыйнвар көнне әлеге шәһәрчектән шалтыратучы булмады.

 

Икенче көн

 

12 гыйнвар көнне тагын Кирмән янындагы коттеджлар шәһәрчегенә юл тоттым. Бу юлы капка төбендәге сак ике катлы бинадан милиция хезмәткәрен чакырып чыгарды. Бәлки монда ул-бу була калмасын дип милиция бүлеге дә бардыр? Милиция лейтенантына кичә телефон номерымны калдыруны, комендант белән сөйләшергә теләвемне тагын кабатлыйм.

 

Ул, монда кемнәр яшәвен әйтмәскә дигән махсус күрсәтмә бар, ди. “Без, кайберәүләр монда плакатлар күтәреп килеп, урам йөрешләре үткәрмәсен өчен, кемнәрнең кайда яшәвен әйтә алмыйбыз. Югары дәрәҗәдәгеләрнең кайда яшәгәне беленсә, проблемнар да туарга мөмкин”, ди милиция хезмәткәре.

 

Димәк, монда бик югары дәрәҗәдәге кешеләр яши, дигән сорауга ул, мөгаен, дип кенә әйтә алды. Комендант шалтырата алмас микән дип, бу юлы да кире борылырга туры килде.

 

Редакциягә кайтып озак та үтмәде Рамил Гайнетдинов дигән кеше шалтыратты. Сез комендантмы, дип сорагач, шулай дип тә әйтергә була инде, диде.

 

Гайнетдинов сүзләренчә, бу – шәһәрчек хосусый урын һәм һәр йортта да кешеләр яши. Исеменә килгәндә, рәсми атамасы юк. Урам исемнәре генә бар. Шулай да “Нефтьчеләр шәһәрчеге” дип тә атыйлар, ди ул. Монда республиканың югары җитәкчелектәге кешеләре дә тора торгандыр, дигән сорау ачык калды.

 

Бассейн, матурлык салоннары, рестораннар әлеге шәһәрчектә юк икән.

 

Казан фотолары һәм истәлекле урыннары дигән бер сәхифәдә бу шәһәрчек турында: “Ирек мәйданы һәм “Казан” мәдәни үзәге артында, шәһәр уртасында диярлек, тиз арада гына төзелгән Нефтьчеләр бистәсе бар. Ул юбилейга килгән кунакларны урнаштыру өчен Әлмәт нефтьчеләре акчасына корылган”, диелгән.


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 12.01.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№41 (76388) / 25.03.2011 13:53:20

КЕМ ЯШИСЕН ИНДЕ БЕЛМИСЕЗДЕР:
слесарь,сантехник,рабочийдыр

№40 (68459) / 23.01.2011 18:00:53

Суверенитет кулыбызда, телебездэ, динебездэ!
Дус булыйк, кочле булыйк! Безне сындыраалмаслар!
Татарны эле беркем жинмэде!

№39 (68025) / 18.01.2011 22:23:37

Афәрин, Шулай шул,нәкъ өстенә бастың!!!!

№38 (68021) / 18.01.2011 22:15:57

Узган ел Хәтер көнендә 3-4 язучы,5-6 артист булды.Зөлфәт Хәким дә,Равил Фәйзуллин да,Марсель Галиев тә - берсе дә юк иде анда!Ә без аларны һаман "милләт каймагы" дип йөрибез.Шундый көнне "каймак- кеше" милләте белән бергә булырга тиештер бит инде,ә алар җылы өйдә коймак ашап ята.

№37 (68003) / 18.01.2011 21:45:01

май язучылар мәйданда йөргәнгә берни әйтүче булмас, ләкин шул мәйданда берәр укытучыны күрсәләр аның эшсез калуы да бар.
Аннан ул укытучы май язучыга идән юарга барса гына инде!

№36 (68001) / 18.01.2011 21:37:57

Аллам икән... Әле һаман шул бер балык башы мыни? Соң төзелгән,ул шәһәрчек, торалар анда татар каймагы. Шуннан ни? Байлар да елый. Адарның үз мәшәкате. Әле алар тынгысызрак йоклый, әмма колач белән сулый, анысы бар. Ә менә суверенитет яклап, алар түгел, берничә язучы, җырчыдан башка, татар интеллигенциясенең эзе дә булмады, күбесе качып-посып почмактан карап йөрде. Янәсе алар, язалар, җырлыйлар... Хәзер, менә сувенер гына булып калган бәйсезлегебез бар да, шул "маен язарга" калган нефтьчеләр шәһәрчеге бар...

№35 (67990) / 18.01.2011 20:56:52

Менә шунда"Нефтчеләр бистәсенндә" яшәгәннәр ел бу инде Хәтер көненә чыга инде !татарны яклап ,аның хокукларын,милеген,мәдәниятен,телен яклап һәм көрәшеп чыгучылар монда яши !алар елда 15 октябрдә ирек мәйданына чыгып татартснга бәйсезлек дәгвалыйлар !!!Чонки аларның саны нәк 700-800 кеше !алар туган тумачалары белән Татарстан "СУВЕНЕРИТЕТЫН " яклап чыгалар һәм бөтен кoчен татар өчен тормышларын,милкен,шәхси азатлыгын татар өчен ФИДА итүчеләр мондый БЕЗЗЕҢ ИЛБАШЛАРЫ җитәкчелегендә ИРЕК МАЙДАНЫН гөрләтеп Җыелалар!!!!

№34 (67933) / 18.01.2011 00:25:53

Иркәнең виртуаль дусты, 
танысан мин яраткан смайликны куеп курсэт эле. аннан тануына ышанам.

№33 (67930) / 18.01.2011 00:10:20

Килешәм, ә мин сине таныйм. Маладис инде үзең.

№32 (67919) / 17.01.2011 22:52:15

Килешэм, ә Мишәр уже давно юк.

№31 (67913) / 17.01.2011 22:30:26

Вот, вот, мин дә шуны әйтәм бит инде.

№30 (67905) / 17.01.2011 21:56:08

әйттем әле, 
эйтмэ дэ инде!
нэкъ шулай! монда фикер эйтердэй кешелэрне куып бетерделэр и.ф. белэн! Без ускэндэ капустникка 50дэн артык кеше жыела иде, шуларнын куп дигэндэ 5-10 сойлэшэ, калганнары тынлап утыраиде.Монда тынларлык кеше калмады. Ил куылып кире кайтып маташа бэгырь, Иркэне кудырттылар, Кигэвен узе китте... Куке дэ бик сагындырып кычкыра башлады, Зелпе югалды...
Вот так вот.

№29 (67901) / 17.01.2011 21:38:50

Ул замандагы хрущевкалар бүгенге элитный йортлар инде ул.Бүгенге шикелле шәп йортлар бөтен Казанында булса да бер-ике генә булгандыр ул елларда.Заманасы башка иде бит аның.Хәзер генә ул эте дә,бете дә машина ала,өчәр катлы йортлар сала.Шәһәр урамында машина өстендә машина бит хәзер,аяк басар урын да юк.Ә үзебез һаман акча юк дип зарланабыз.Казанда дүрт кешегә бер машина туры килә,диләр.Студентлар да машинада гына җилдерә бит хәзер.Акча булмагач ничек алалар икән соң ул машиналарны?

№28 (67896) / 17.01.2011 21:13:25

админ! нәрсә минем комментны сөртеп аттың? кай җире начар иде? болай да әшнәләрең белән фикер әйтердәй кешеләрне куып бетердең бит инде! куркак!

№27 (67893) / 17.01.2011 20:52:33

безгә, шул хәерче хрущевкада яшәр өчен дә күпме кимсетелүләр аша үтәргә туры килде.

№26 (67881) / 17.01.2011 19:12:52

Рузилә маладис күршеләр белән дус яшәргә кирәк!

Ялгыз хатын! элегрәк ни уйлап йөрдең?

№25 (67880) / 17.01.2011 19:03:17

Яшти
Бүгенге чүпрәк ирләр кебек фатир бүлешеп маташмаган, калдырган да чыгып киткән. калдырганы да хан сарае булмагандыр, хәерче хруәевка булгандыр инде. Мөдәррис хатыннары да фатирда яшәргә лаеклы булгандыр. Мөдәрристән аерылдым дип урамда калмаслар. Мөдәррис Әгъләмовның соңгы фатиры да Киров районында инде.
Яшти. Фәйзуллин фатирын да күпсенергә кирәкми. Ниндидер супер йортта яшәми, зуррагына лаек булса да. Ишегалдында кары да чистартылмый, түбәсеннән су үтә торган, гастарбайтерлар салган гап-гади йорт. күпсенмәгез. андый шагыйрләр күп түгел. алар зуррагына лаек. Бүгенге яш шагыйрләр башкачарак яшәячәк. Алар хәзер үк бөек булып туганнар. нигәдер...

№24 (67879) / 17.01.2011 18:36:41

Яшти! Хөрмәт иткән кеше,башкаларның шәхси тормышында актарынмый.Мөдәррис Әгъләмне "табигать баласы" дип читән буена чыгарып яткырма,үзең ятып кара!

№23 (67876) / 17.01.2011 17:39:41

"...зур шагыйрь Равил Фәйзуллин бөтенләй башка рухтагы кеше.Ул алты хатынына алты фатир калдырды да җиденчесен,тагын да элитныйрагын алып,шәһәрнең кыл уртасында яшәп ята."
Тагын берәр хатын кирәк түгел микән аңа?))))))))))) Барыр идем алса.

№22 (67875) / 17.01.2011 17:30:27

Мөдәррис һичшиксез шәп шагыйрь.Бәлки мин аны сездән дә ныграк хөрмәт итәмдер әле.Сүз монда ул турыда бармый бит.Мөдәррискә хан сарае салып бирсәң дә ул читән буена чыгып ятар иде.Чөнки аның бар рәвеше,рухы шундый.Ул чын мәгънәсендә табигать баласы.Шулай ук зур шагыйрь Равил Фәйзуллин бөтенләй башка рухтагы кеше.Ул алты хатынына алты фатир калдырды да җиденчесен,тагын да элитныйрагын алып,шәһәрнең кыл уртасында яшәп ята.Нишлисең,һәркем үзе теләгәнчә,булдыра алганча яши инде.Кем әйтмешли,Ходайның биргәненә шөкер итеп.

№21 (67870) / 17.01.2011 16:52:14

Яшти,не умничай! Мәрхүм Мөдәррис Әгъләм белән булышып утырма. Аның һәр шигыренә бер фатир бирерлек...

№20 (67867) / 17.01.2011 16:38:05

Диоген мичкәдә яшәгән,ә Пушкин - хан сараенда.Кайсысыннан үрнәк алыйк соң? Икесе дә бөек бит.Рузил,син аларның кайсысы кебек яшәргә теләр идең? Ә Мәдәррис хөкүмәттән ике тапкыр бушлай фатир алды,икесен дә хатыннарына калдырып китте.Монысына кем гаепле инде тагын?

№19 (67842) / 17.01.2011 08:56:07

Ђ мин мђрхњм Мљдђррис Ђгълђмнећ Аккош књлендђге бакчасында кышлаганын хђтерлим. Бик салкыннарда њзен жђллђп Фирая апа Маликова љенђ алып кайткан иде. Њлђр алдыннан бер фатир бирделђр бугай њзенђ. Киров районында! Илдар Юзеев Вишневский урамындагы (женская консультация љстендђ дип ђйтђ иде)фатирында кыш буе тућып гомер кичерде. Эшкђ килеп ќылына иде мђрхњм. Яћа фатир бирделђр бирњен, яшђп калалмады. Ђ теге салкын йортта ђле дђ Рђдиф Гаташ яши. Тућам ди...

№18 (67833) / 16.01.2011 22:43:57

Зөлфәт Хәкимнең иҗаты йомшармас микән
соң мондый уңайлы шартларда?

Мәрьям!

№17 (67832) / 16.01.2011 22:41:13

Көнләшмим, сезнең сүзләрдән, бөтен талантлы кешеләр дә "алар кебек" яши булып чыга инде.
И паралельно, бөтен "алар кебек" яши торган кешеләр талантлы, (яисә чынлап та халык өчен нидер эшләп ул дәрәҗәне яулаган) булып чыга.

Вряд ли ... дияр иде бер урыс булса.

№16 (67826) / 16.01.2011 21:55:39

Син дә шулар кебек яшә ,булдыра алсаң.Булдыра алмасаң,ничу кеше байлыгына кызыгып эчеңне яндырырга.Менә мин булдыра алмыйм,шуңа көнләшмим дә.Ходай Тәгалә Туфан Миңнуллин,Зөлфәт Хәкимнеке кебек талант бирмәгәч нишлим соң? Шуңа күрә алар кебек яшәргә дә хыялланмыйм.

№15 (67821) / 16.01.2011 21:36:06

Көнләшмим, авыл халкы көн-төн тир түгә, алар шикелле яши аламы? Алмый. Күпме тырышсаң да алдан тартучың, арттан этүчең булмаса күтәрелеп булмый. Син әкият сөйләмә инде. Уңнан да, сулдан да акча керсә бердә шөкер дип яшәмәссең. Бу кешеләр кебек бай мул тормышта торыр идең.
Менә рәхәттә яшәүчеләр кайда икән. Кар көрәүче дә, авыл кешесенең бер еллык хезмәт хакын, бер айда аладыр анда.

№14 (67734) / 15.01.2011 21:21:10

синекеннән артык түгелдер.))))
Ә минеке күпме булганлыгын каян беләсең?

№13 (67727) / 15.01.2011 20:24:02

Мин чыннан да слуга,Аллаһы Тәгалә слугасы.Байлыгым да бәлки синекеннән артык түгелдер.Әмма биргәненә шөкер.

№12 (67724) / 15.01.2011 20:13:03

ә мин Көнләшмим дус, үзем өчен генә әйтмим бит!
Көне -төне мәктәп эше белән чапкан берәр укытучы,яисә врач яшәсә бер хәл!
Зөлфәт Хәким таланты миндә юк, шуңа күрә претензия аңа юк!
Ә язмаңа караганда үзең слуга бугай, башкалар турында уйларга яратмыйсың икән!

№11 (67721) / 15.01.2011 19:57:23

Көне-төне интернетта куковать итеп утырып хан сарайларында яшәп булмыйдыр шул,Күке дус.Маңгай тире тамызып эшләргә,халыкта танылырга кирәк башта Туфан Миңнуллиннар,Зөлфәт Хәкимнәр төсле.Яисә министр,нефть короле булырга кирәк.Алар да күктән төшмәгән,синең-минем кебек гади халыктан чыккандыр.Димәк тырышканнар,көне-төне эшләгәннәр,шуңа күтәрелгәннәр.Ә сиңа кем комачаулый атаклы драматург яисә министр булырга?Ялкаулыыкмы,булдыксызлыкмы,әллә башка нәрсәме?Менә мин алардан тамчы да көнләшмим,үзем булдыра алганча,Ходайның биргәненә шөкер итеп яшим.Шуңа күрә күңелем тыныч,йокым да татлы.

№10 (67718) / 15.01.2011 19:36:12

Күпсенмәгез инде, җәмәгать! Үзегез сайлап куйдыгыз бит безне!
Кешедән күпсенү бер дә яхшы гамәл түгел.
татарда шулай инде ул: Ярлы булсаң - биралмыйлар сиңа, бай булсаң - күралмыйлар.
Матур булыгыз, тәти булыгыз, тәртипле булыгыз, артыгын күп сөйләшмәгез!
Моннан ни файда.

№9 (67713) / 15.01.2011 18:45:59

Безнең халык та яхшы яшәргә тиеш,)))

ә кем каршы безнең халыкның яхшы яшәвенә Малтабар?
Укытучылар, бала караучылар, табиплар, мәдәният хезмәте күрсәтүчеләр,журналистлар берсе дә начар яшәргә тиеш түгел!
Ләкин әлегә аена 50-60 мең хезмәт хакы алып яшәүчеләр һәм без сайлаган халык хезмәтчеләре үзләре генә яхшы яши шул.

№8 (67711) / 15.01.2011 18:21:18

"Татарның күңеле тар",дип әйтәләр,юкка түгел икән.Безнең халык та яхшы яшәргә тиеш,яһүдиләргә генә димәгән бит бу дөнья нигъмәтләре.Сабыр дөрес әйтә,берәү дә мөлкәтен теге дөньяга алып китә алмый,барысы да монда,Татарстанда кала.Равил Фәйзуллин,Туфан Миңнуллин,Роберт Миңнуллин кебек язучыларыбыз хөкүмәт бушлай биргән элитный йортларда яшиләр икән,моңа безнең эчебез пошарга тиеш түгел.Мәскәүдәгеләргә карагыз,анда азмы-күпме күзгә чалынган сәхнә,әдәбият әһелләре Рублевкада яисә Майамида йорт салдыра.Бу аларда гадәти хәл санала.Бер көнне Зөлфәт Хәкимнең шул "тәти авылдан" чыгып килүен күреп сөендем.Ул да шәп йортларда яшәргә лаек.Көчемнән килсә,мин бөтен әдәбият-сәнгать әһелләре өчен Казан читендәге иң матур урында махсус "авыл" төзетер идем.

№7 (67703) / 15.01.2011 17:10:50

Бу авыл турында әлмәтлеләр, Әлмәт байларының Казан авылындагы дачасы, диләр.

№6 (67680) / 15.01.2011 14:50:26

Ни кадәр күп төзелсә, шул кадәр очсызланыр йортлар...))))
Сабыр парадокслар илендә яшәгәнен абайламый бугай..
Халык саны коточкыч тизлектә кими торган илдә күп нәрсә арзанрак булырга тиеш бит! Шул исәптән фатир хакы да.Ә казан фатирларга югары хак булуы белән беренче 3 лектә.
Россиясе үзе гомумән беренче 5 лектә тора фатирларның югары хакы белән.

Бу дөньяда булмаса теге дөньяда рәхәтрәк булачак!- дияргә телисез бугай сез, бу очракта да.

№5 (67628) / 15.01.2011 11:33:36

Хәзерге чорда коммунистларны сүгеп торсак та, алар арасында да саф күңелле, ышанып йөргән кшеләр күп иде. Системаның черек булуын алар аңламады...Бүген дә шулай... Политбюро әгъзасы Долгих бер Мәскәүдә узган җыелышта, "Татарстан нефтьчеләре 2 милрд тонна нефть чыгардылар", дигән сүзгә каршы:" Лутчы ул нефть катламнарда калса, яхшырак булган булыр иде" диюе, ул чор өчен куркыныч фикер булса, дөрескә чыгып, чыннан да калган булса, бүген Татарстан нинди хәлдә булыр иде. Бер тапкыр Батыев, бер нефть шәһәренә килеп, таш йортларга карап:" Сезнең бу йортларыгыз кемгә кирәк, сез аерым йортлар салыгыз, үз ихатасы, мал-туар тоту өчен урыны булсын, бакчасы.." дигән иде. Бүген нефтьчеләр, шул чор тәлапләренә туры китереп, йортлар сала башлаганнар икән, шуннан ни зыян? Барыбер, теге дөньяга күтәреп алып китә алмыйлар бит аны. Ни кадәр күп төзелсә, шул кадәр очсызланыр йортлар...

№4 (67625) / 15.01.2011 11:01:41

Заманча «жилой комплекс». Озакламый барча йортлар шулай-
крепость кебек бүлгәләнеп бетәр әле. Мәскәүдә шундый комплекслар шактый торгызыла. Дөрес, фатирлары хәтсез кыйммәт, йорт астында махсус машина кую урыны да бар. Алай да, яшьләр ипотекага шундый фатир алырга тырыша, шунда ук мәктәп, шунда ук балалар бакчасы…Мондый йортларда яшәү куркынычсызрактыр, мөгаен…

№3 (67623) / 15.01.2011 10:44:48

"халык депутаты" булгач, халкы да үзе белән шул "авылда" яши торгандыр инде.

№2 (67534) / 14.01.2011 16:56:04

Беттеч, бу кэттэ авылда бит татар шагыйре, халык депутаты, теге госсоветта ниндидер комитет башлыгы Разил Вэлиев яши ич. Матур бер йортта.

№1 (67523) / 14.01.2011 16:07:17

Мәдинә ханым Маликованың яңа романында авыз суларын корытып язган шәһәрчектер инде бу... Һәркем үзенчә сенсация ясарга тырыша, миңа калса.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar