поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.06.2022 Фаҗига

Кәләш никахтан соң һәлак булган

Яшь парның гаилә бәхете нибары ике ай дәвам иткән. Аның турында хәзер никах вакытында шатлыктан йөзләре балкыган гашыйкларның фотосурәтләре генә хәтерләтеп тора.

Чаллыда яшәгән егет белән кыз биш елга якын очрашып йөргәннәр. Март аенда никах укытканнар, ә туйларын соңрак – августта үткәрергә ниятләгәннәр.
 
Элина Чаллыда Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәгенең баш табибы булып эшләгән, танылган табиб Кифая Ганиеваның бердәнбер оныгы.
 
...22 майда төнге сәгать икедә Минзәлә трассасында, Иске Маҗын авылыннан ерак түгел күпер янында юл һәлакәте килеп чыга. «Лада Приора» автомобилендә өч дусның туган көннән соң кайтып килешләре була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, руль артында утырган 22 яшьлек кыз тизлекне арттыра, шул сәбәпле идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, юл киртәсенә килеп бәрелә. 
 
Элина шофер янындагы пассажир утыргычында була. ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, алар икесе дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән.
«Ашыгыч ярдәм» бригадасын вакыйга урынына Элинаның 21 яшьлек ире чакырткан. Ул машинаның арткы утыргычында булган һәм могҗиза белән генә әлеге коточкыч юл һәлакәтендә зыян күрмәгән.
 
Машинадан чыккач, ул һәлакәтне күреп туктаган шоферлар ярдәмендә 112 телефонына шалтырата башлый. «Челнинские известия» журналистлары карамагында һәлакәт урыныннан алынган видеорегистратор язмасы да бар. Төнге тынлыкта: «Мин исән! «Ашыгыч ярдәм» җибәрегез, коткарырга кирәк!» – егетнең ачыргаланган тавыш белән әйтүе ишетелә. 
 
Элина табиблар килеп җиткәнче үк җан биргән. Руль артында булган дусты Гүзәлне Чаллы хастаханәсенә озаталар, биредә аңа катлаулы операция ясыйлар. Берничә тәүлек ул реанимациядә үткәргән. Инде кызны травматология бүлеге палатасына күчергәннәр, хәзер аның тернәкләнүен табиблар күзәтә.
 
Элинаның каенанасының хезмәттәшләре «Челнинские известия» журналистларына сөйләгәнчә, ул аларны никах тантанасы уңаеннан тәмле ризыклар белән сыйлаган, улы һәм килененең фотосурәтләрен күрсәткән, куанып алар турында сөйләгән. Кияү йортында үткәргән йолага кәләшнең әбисе – 79 яшьлек Кифая Ганиева килә алмаган. Озак вакытка сузылган авырудан соң аңа йөрүе кыен. Кияүнең әти-әнисе оныгы Элинаның кулын сорарга килгәч, ул үз ризалыгын биргән, чөнки егет белән күптән таныш була ул.
 
Кифая Муллахмәт кызы – Чаллыда, 27 ел шәһәрнең баш санитар табибы булып эшләгән һәм шәхси тормышында күп кенә сынауларга дучар булган.
 
«Челнинские известия» газетасына биргән әңгәмәсендә ул бердәнбер кызы Гүзәлнең үзенең юлыннан китүе һәм Казан медицина институтының санитария-гигиена факультетын тәмамлавы турында сөйләгән иде. Кызганычка каршы, Гүзәл 37 яшендә вафат булды һәм аның хастаханәдә әйткән соңгы сүзләре дә тетрәндергеч була: «Әнием, мин сине яратам...».
 
Әбисе янында оныгы кала, ул вакытта аңа нибары 16 яшь була. Кифая Муллахмәт кызы гаилә династиясен оныгы дәвам итәр дип өметләнгән иде. Тик барып чыкмады…
 
12 июльдә Элинага 21 яшь тулган булыр иде. 24 май көнне аны шәһәр зиратында – әнисе кабере янында җирләделәр. Җиде елдан соң алар яңадан бергә…
 
Ляля Гайфетдинова,
«Челнинские известия»дән тәрҗемә.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»