поиск новостей
  • 05.12 "Рөстәм маҗаралары", 12+, Кариев театры, 15:00
  • 06.12 "Гөлчәчәк", 12+, Кариев театры, 21:00
  • 08.12 "Алтынч[ае]ч", 16+, Кариев театры, 13:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 19.12 "Агыйдел" дэулэт жыр-бию ансамбленен юбилей концерты.Г.Тукай ис.филармония концертлар залы, !8:30
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Декабрь
  • Владимир Алекно - спортчы
  • Сибгат Хәким (1911-1986) - язучы
  • Фәиз Зөлкәрнәй (1951-1997) - язучы
  • Марианна Вәлишева - язучы
  • Елена Ненашева - актриса
  • Роберт Гайсин - рәссам
  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез.Бэясе 20 мен+ ком тулэулэр.89050259315
  • Ит өчен һәм асрар өчен нәселле буаз сарыклар сатыла. Телефон: 895200302799
  • Казан шэхэре батыршина урамында урнашкан 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Яшэу очен барлык унайлыклар да бар.89274086591 Риелторларны борчымауларын сорыйм.
  • Зеленодольск районы, Карәтмән авылында (Казаннан якынча 40 км) 25 сутый тигез җир участогы сатыла. Йортка фундаменты да бар. Газ, су, электричество участокка кадәр китерелгән. Бәясе 850 мең сум. Тел. 89179068047
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212
  • Печэн сатыла Дэу рулон,кечерэк рулон.Питрэч районы Юнусова авылы.89093080463 Альфинур
  • Срочно сниму квартиру проспект победы от хозяина 89869243128
  • Саба районы Югары Симет авылында газ. су кергән һәм сарае булган җир участогы сатыла. Белешмәләр өчен тел. 89393389703

 

Архив
 

 

08.06.2022 Язмыш

Гомере буе намазлыкта утырган карт чиркәү бусагасын атлап керде...

Кеше гомере тигез генә шома юлдан узмый. Аның сикәлтәләре дә, чоңгыллары да, үрләре дә җитәрлек. Шуларны исән-имин узганда еш кына: “Мин дөрес эшләдемме соң? Гөнаһка батмадыммы?” – дип уйланырга да туры килә.

Аксакаллы иманлы карт Закир агага да шул сорау тынгы бирми бүген. 
 
Бу дөньяда өч төрле нәрсәне сайлап алып булмый: әти-әнине, туган якны һәм күршеләрне. Яңа фатир алып шәһәр үзәгенәрәк күченүләренә сөенеп туялмый гаилә. Балконына чыксаң, кала уч төбендәге шикелле күренә. Каядыр барыйм дисәң дә кем, әйтмешли, дүрт ягың кыйбла. Күршедә генә даруханә, кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы. Яшә, рәхәтлән! 
 
Күршедәге Маша әби дә яңа күршеләренә шатланып бетә алмый. Бигрәк әйбәт кешеләргә охшыйлар бит болар. Тавыш-тыннары юк. Бер-берсенә авыр сүз дә әйтмиләр, бүген өйләнешкән паралар шикелле бергә гел җитәкләшеп йөриләр.
 
Үзенә аның андый язмыш язмаганга бераз үкенсә дә, Маша карчык кеше бәхетеннән көнләшә торган кара эчле түгел иде. Киресенчә, дөньяда бәхетле кешеләр күбрәк булуына сөенеп йөри иде ул. Андый бәхетлеләр янында һәркемгә яшәргә рәхәт, тыныч бит. Бигрәк тә, картлык көннәрен шундый яхшы күршеләр белән уздыру иң зур бәхет иде карчык өчен.
 
Әйе, үзенең тормышы бик барып чыкмады. Ятим, ачлы-туклы үсте. Ире белән яратышып өйләнешсәләр дә, сөйгәне тормыш авырлыкларын да, шатлыкларына да аракы тамчысы салып чайкый торганга әйләнеп китте. Әллә үзенең гомере кыска буласын сизенеп, тормыштан ямь тапмый яшәде. Ә бит тупырдап торган ике малай табып биргән иде аңа Мариясе, аларга да яхшы әти була белмәде шул. Күбрәк дуслары белән өстәл артында аралашуны кулайрак күрде. Шул дуслары башына да җиттеләр инде. Эчкән килеш су кереп елгада батты.
 
Кайгыдан йөзе башындагы яулыгы төсенә кереп каралган Мария ике баласын ике ягына кочаклап башта туйганчы елады. Хәер, елап туеп була димени, ул бит ашау түгел. Чак кына берәрсе кыек сүз әйтсә дә, кырын караса да, күңел күле ташып түгелергә генә торды. Ләкин исәннәргә яшәргә кирәк, елап кына эш чыкмый.
 
Малайларны да кеше алдында кешечә үстерергә кирәк. Эштән курыкмый яшь хатын. Улларының тамагы тук, өсте бөтен булсын дип, берничә эштә хезмәт куя, бил бөгә. Ә инде тиенләп җыйган хезмәт хакына улларын тәмле ашатып, алар теләгән әйберне алып бирә алса, аннан да бәхетле кеше җир йөзләрендә дә булмый. Сабыйлары хакына яшәгән ана бит ул. Уллары сөенсә, ул да җире-күге белән шатлана, борчылса, тирән кайгыга төшә. 
 
Шулай ел артыннан ел уза, малайлар да егетләр булып үсеп җитә. Олысы институтны тәмамлагач, Ленинградка китә, шунда яшәп кала. Өйләнә, кызы бар. Бик сагынса да, ерак торса да, улының үз тормышы булуына сөенеп туялмый ана кеше.
 
Ә менә янындагы төпчеге (әллә артык иркәләп бозып бетердеме икән үзен?!) көннән-көн холыксызлана. Нинди генә уңышсызлыкка тарса да, үзен дөньяга китергән әнисен гаепли. Янәсе, нигә тудырган да нигә үстергән. Ходай насыйп иткәч, табасың да, үстерәсең дә инде. Әнә бит күпләргә бу бәхет тәтеми дә әле.
 
Бала амәнәт итеп бирелә диләр бит. Шулайдыр Тик Мария ханым эш-эш дип, ал-ял белми чабып, уллары күзенә карарга, күңелләрен аңларга вакыт таба алмыйча ялгышты бугай шул. Чирләшкәрәк булып туган төпчек улын саулыкка туймый дип кызганды. Бер эш тә эшләтмичә, кәнфит имезеп кенә үстерде. Ә инде буе үсеп тә, акыл кермәгән балаңа үз акылыңны да, иманыңны да биреп торып булмый ул. Әгәр андый мөмкинлек булса, үзенә тамчысын да калдырмый бирер иде ана кеше. 
 
Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән керми. Аннары, ата баласы хата булмас, дип тә әйтә безнең акыллы халык. Язмыштырмы, ялгыштырмы, төпчеге дә әтисенең тайгак юлын сайлады. Ничә тапкыр эшкә урнашып караса да (андый хезмәткәр кайсы хуҗага кирәк инде бүген?!), озак тотмыйлар. Ә бит ир уртасы эшләмим дип кенә ашамый да тора алмый.
 
Шуңа әнисенең пенсия аласы көнен дүрт күз белән көтә. Әнисе бит саран түгел, махмырдан күзенә берни күренмәгән улын кызгана – бер-ике яшелне учына сала. Аннары ирнең болай да барлы-юклы акылына, теленә яшел елан хуҗа булып ала да, әнисенә дөньядагы иң ямьсез сүзләрне яңгыр итеп коя. Нишләсен инде мескен ана. Кемгә зарлансын – үз баласы бит. Йөрәк пәрасе, юк, төгәлрәге, йөрәк ярасы. Ә ул яра гомер буе әрни-әрни дә үзең белән гүргә дә китә, аны бер көрәк туфрак кына баса аладыр.
 
Тик ана күңеле – балада, баланыкы – далада. Ярый әле, күршеләре Аллаһ биргән – берәр төрле тәмле ризык пешерсәләр, карчыкны да сыйламый калмыйлар: кунакка да дәшәләр, кертеп тә бирәләр. Бу түбәтәйле сөйкемле ир белән хатын янәшәсендә бер табын артында утырып ашалган ризыкның шифасы булуын Мария карчык үзе дә сизә: эче дә авыртмый, саруы да кайнамый. Бисмиллаһ әйтеп пешергәнгә ди күршесе.
 
Җиһанда бер бөек көчнең бар икәненә Мария карчык үзе дә ышана. Юк, берни дә болай гына юктан гына булмый. Әнә бит аның Аллаһысы гомер буе җәфаланып яшәвен күреп торып, кызганган да дөньяда иң яхшы күршеләрне биргән. Көннән-көн ныграк дуслаша, якыная ул алар белән, көннән көн күбрәк ышана аларга. Инде менә пенсиясенең бер өлешен үлемтеккә дип җыеп бара башлады. Тик улы белсә, тиенен дә калдырмый эчеп бетерәчәк. Шуңа андый сумманы өйдә тотмау, күршеләргә бирсәң яхшы. 
 
Шулай итә дә Мария карчык. Бер көнне күршесе Закир абзыйга җайлап кына сүз башлый. “Гомерем кеше төсле узмады. Балачагым ятим, яшьлегем холыксыз ир хатыны булып үтте. Улларым да өметемне акламады. Бу дөньяда бер генә теләгем калды. Соңгы юлга, Аллаһ каршына кешечә озатыласым килә. Бөтен өметем синдә. Ташламассың бит? – диде зәңгәрлекләрен җуя башлаган күзләре белән күрешсенә тутырып карап. Билгеле инде, үлем турында сөйләшү күңелле тема түгел. Ләкин бу дөньяга килгәч китәсе дә бар бит әле.
 
Башта Закир агай да: “Яшә әле, яшик бергәләп, ашыкма!” – ди. Аннары белә бит инде күршесенең хәлен, күреп тора. Ул акчаны үзендә сакларга ризалаша. Карчыкның күңеле тыныч булсын дип, бөгәрләнеп беткән йөзлек-меңлекләрне учына йомарлый. Шулай ай саен пенсиядән өсти торгач, сумма шактый арта. Шундый көннәрнең берсендә карчыкның ишеген әҗәл кага. Авызына су тамызучы кеше булмый. Улы исерек, йоклый.
 
Ә иртән эренләп ябышкан күзләрен көчкә ачып, әнисе янына килсә, ул инде суынырга өлгергән була. Кисәк айнып киткән улы күршесенә йөгерә. 
Мария карчыкның гомер йомгагының сүтелеп бетеп килгәнен тоя Закир абзый. Ләкин бу көн болай ук тиз килер дип уйламаган була.
 
 Менә шунда ул үзенең алдында нинди зур җаваплылык, бурыч торганын аңлап ала: тел – аерым, дин – башка. Һәр диннең үз йола-гадәтләре. Нишләсен инде чал башына түбәтәен батырып кия дә башын аска иеп, ерак булмаган чиркәүгә китә.
 
Башта бусагасынан да, ишегеннән дә атлап керергә кыймый тора. Аннары карчыкның ялгыз, ярдәмчесесез булуын уйлап, бар батырлыгын җыеп, табутка, киемнәргә, венокка заказ бирә. Руслар бит киендереп җирлиләр, күршесенең рухы шатлансын дип, шәм кабыза. Ә үзе бер Аллаһтан кичерүен сорап “Аятелкөрси”ен укый. Аллаһ бер генә бит инде ул, дин саен бер була алмый, кичерер әле үз бәндәсен. Аннары күрше хакы Аллаһ хакы дигәнне дә кечкенәдән ишетеп үскән бала бит ул, бу да шул күрше хакын хаклау.
 
 Иртәгесен эшеннән машина соратып, Мария карчыкны христиан зиратына бөтен шартын китереп үзе җирләшә. Хәтта үз учы белән туфрак та сала. Ләкин хаҗи бабасыннан оныгына васыять ителеп калган сәйләннәр белән чигелгән түбәтәен салмый үзе. Болай итсә, гөнаһы азрак, савабы күбрәк булыр төсле тоела аңа. Җирнең яңа ярасы булып яңа кабер калка. Аның өстенә хач-тәрене дә бастырышып куя. Инде якты дөньяда рәхәт көннәре бик аз булган күршесенең җаны тынычлынгандыр, шәт. Акчасын да кызганып тормады.
 
Әбинеке дә шактый җыелган, үзеннән дә өстәп, хәер булсын дип, бөтен шартын китеререргә тырышты. Поминкаларын да чиркәүгә биреп укытты. Ленинградтагы улы әнисен җирләргә чак кайтып өлгерде, ә төпчеге айнып торуны да кирәк санамады. 
Менә шулай: адәм баласы туа, яши, шатлана-кайгыра, көлә-елый да көннәрдән бер көнне аның хакында балчык өеме генә искәртә башлый.
 
Озакламый уллары фатирны алмаштырып башка җиргә күчеп китә. Район үзәгенә үк бугай. Закир абзыйлар гаиләсе дә тору урынын алмаштыра. Туганнар ничек яшиләрдер, белми – җепләр өзелә. Хәер, ана кадәр ананың кадерен белмәгәннәрнең хәлен дә беләсе, сәлам дә бирәсе килми аның. Җәннәт аналарның аяк астында диләр бит. Болар шуны аңламаган мәхлүклар.
 
Шушы көннән, күршесен җирләгәннән соң, бер борчу биләп ала Закир аганың җанын. Ул көндез дә, төнлә дә тынгы бирми. “Дөрес эшләдеме соң ул болай чиркүләргә, рус зиратына кереп, җирләп йөреп? Гомере буе намазлыкта утырып, баш күтәрми сәҗдә кылып, дога укып та юып бетерә алмый торган гөнаһ кылмадымы?” Бу хакта бер дин әһеленнән дә сорап караган, ул да төгәл генә җавап бирә алмаган. “Кирәкмәгән эш эшләгәнсең абзый!” – дип гаепләгәндәй, янган йөрәгенә ялкын гына өстәгән.
 
Миңа да каләмле танышына бу хакта йөрәге янганга, җанына урын таба алмаганга сөйләде Закир ага. Ә мин аны юатырга, тынычландырырга ашыктым. “Юк, бернинди гөнаһ та кылмагансыз. Киресенчә, бик саваплы эш башкаргансыз, – дидем. Юк дин кагыйдәләренә нигезләнеп түгел, гомумкешелек кануннарын уйлап әйттем мин моны. Әйе без барыбыз да кешеләр бит.
 
Бер кояш астында, бер үк җирдә яшибез. Безгә хөкемдар хокукы бирелмәгән. Аның өчен гадел Бөек көч бар. Ә гөнаһ ул вөҗданыңа, намусыңа хыянәт иткәндә генә кылына дип беләм. Ә монда намус та, вөҗдан да чиста, саф. Күрше хакы да хакланган. Нинди гөнаһ турында сүз булырга мөмкин?! Хәер, укучы үзе ни дияр тагын?!
 
Фото: https://www.pexels.com/ru-ru/
 

Йолдыз ШӘРӘПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar