|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2022 Җәмгыять
Җәйге җылылык кайчан кайтачагы билгелеГидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә яшенле һәм көчле яңгырлар сәбәпле һава шартларының начараюы турында кисәтү бастырды. Әмма республикада начар метеорологик күренешләр озак дәвам итмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде. «Быел климатик җәй безгә үз вакытында - 30 майда килде. Әмма 7 һәм 8 июньдә суытачак, чөнки циклон тылында торабыз. Бездә атмосфера фронтлары белән циклон формалашты. Төп күңелсезлекләр бездә түгел, ә төньяк-көнчыгышта, Пермь краенда күзәтелә», - дип аңлатты метеоролог "Татар-информга".
«Бу кыска вакытлы хәлләр. Пәнҗешәмбе көннән барысы да җайга салыначак, һава торышы, чыннан да, җәйге булачак. Көндезге температура 20-22, ә төнлә-12-13 градус көтелә, бу нормаль җәйге температура», - дип ышандырды агентлык әңгәмәдәше.
Казан университеты вәкиле Татарстан башкаласында якындагы декадада температура климатик нормадан бераз түбәнрәк булачак, диде. Фараз нигезендә, 7 һәм 8 июньдә шәһәрдә явым-төшем көтелә. Әмма алар урыны белән булачак. Хәзер республика башкаласы көнчыгышка китә торган циклонның тыл өлешендә урнашкан, дип тәмамлады Переведенцев.
--- |
Иң күп укылган
|