поиск новостей
  • 01.03 "Тимур һәм комета" Кариев театры, 13:00
  • 03.03 "Ромео һәм Джульетта" Кариев театры, 18:30
  • 06.03 "Матурлык" Кариев театры, 18:30
  • 08.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 12:00 һәм 18:00
  • 09.03 "Ханума" Кариев театры, 18:00
  • 10.03 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18:00
  • 13.03 "Сәлам,Актәпи" Кариев театры, 13:00
  • 14.03 "Муса.Моабит" Кариев театры,13:00
  • 15.03 "Җырлып яшик!", Кариев театры,18:00
  • 16.03 "Ханума", Кариев театры, 18:00
  • 17.03 "Матур city" Кариев театры, 18:00
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Март
  • Рөстәм Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгат Нәҗмиев (1950-2014) - журналист
  • Раил Гатауллин - җәмәгать эшлеклесе
  • Илдар Миргалимов - журналист
  • Наил Шәйхетдинов (1941-2016) - актер
  • Рашат Низамиев - шагыйрь
  • Абрек Абзгильдин (1937-2013) - рәссам
  • Рәшит Сюняев - галим
  • Зифа Нагаева - шагыйрә, җырлар авторы
  • Гөлфия Шәвәлиева - җырчы
  • Рәфикъ Юныс (1943-2021) - язучы
  • Саимә Ибраһимова - язучы
  • Ләлә Сабирова - язучы
  • Нурислам Хәсәнов - язучы
  • Әүхәт Мөхәммәтҗанов - көрәшче
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
Архив
 
08.06.2022 Шоу-бизнес

Артур Минһаҗев: «Кызым тугач үзгәрдем…»

Әти-әнисе өчен ул – таяныч, хәләл җефете өчен – ышанычлы ир, балалары өчен –яраткан әти, ә тамашачысы өчен – җырчы Артур Минһаҗев. Тормышта үз урынын тапкан, әйткән сүзенә һәрвакыт тугры калучы әңгәмәдәшебез белән бик шатланып очраштык һәм барлык сорауларга ихлас җаваплар ишеттек. Бәхетле булам дисәң, гаиләңне, эшеңне, тормышны ярат икән.

– Артур Гаптуллович, әңгәмәбезне ерактанрак башлыйк әле. Туган йортыгызда узган бала вакытлар нинди булып хәтерегездә калды?
 
–Мин кара урманлы Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында тудым, үз йортыбыз белән яшәдек. Бик тыйнак малай идем. Кооперативный дип атала иде безнең урам, шуңамы, андагы тормыш бик рәхәт чаклар булып истә калган. Төзелеш барган җирләрдә йөрергә, төрле подвалларга төшеп, җир асты юлларын өйрәнеп йөрергә яраттым. Балачактан актив булдым, чаңгы ярышларында беренчелекне бирми идем. Парктан чаңгы белән бер әйләнеп кайтмасам, көнем көн булмаган кебек тоела иде. Әти-әни һәрвакыт эштә, соңлап кайталар, миңа аны эшлә, моны эшлә, дип үгетләп торучы булмады. Мәктәптән кайтуга, мичкә ягып җибәрәм. Аннан сеңлемне балалар бакчасыннан алып кайтам да зур бидоннар белән колонкадан су ташырга керешәм. Үзем яккан мичкә бәрәңге тәгәрәтеп, пешеп җиткәнен көтмичә, аны авыз кырыйларын корымга буйый-буйый ашаулар онытыла аламыни ул? Әнием Суфия баш бухгалтер булып эшләде. Аның кабинеты документ, кәгазь белән тулган булыр иде. Әнинең төп хезмәт коралы булган счётта шалт-шолт хисаплавын күзәтергә ярата идем. Әтием Гаптулла төзүче дә, механик та булды, урман хуҗалыгында да эшләде. Хәзер икесе дә лаеклы ялда инде. Бик күңелле икән пенсиядә, дип олыгайган көннәренең, тормышның кадерен, тәмен белеп яшиләр бүгенге көндә.
 
Үзем, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Йошкар-Оладагы сәнгать көллиятенә эстрада юнәлеше буенча укыр-га кердем. Минем белән бергә шул ук көллиятнең халык сәнгате бүлегендә укыган сеңлем Индира туган төбәктә төпләнеп калды. Ә мин Казан дәүләт мәдәният институтына юл тоттым. Безгә сәнгатькә мәхәббәт әти-әниебездән күчкән. Әнием бик итагатьле, сабыр кеше, әтием, киресенчә, кызу, кискен холыклы булса да, алар бик матур яшиләр. Туган-үскән гаиләмдә һәрчак татулык, киң күңеллелек күреп тордым. Йортыбыздан кунак өзелмәде. Ул күрешүләр җырсыз-моңсыз гына үтми иде, чөнки барыбыз да хисле, җырларга, биергә һәвәсләр. Сезнең йортыгыз нуры белән үзенә тартып, монда киләсе генә килеп тора диләр иде алар. Хәзер дә туганнар, дуслар, күршеләр белән хәл-әхвәл белешеп, күрешеп яшибез.
 
– Сез әни малаемы, әллә әтинекеме?
 
– Әнидән ашыкмау сыйфаты күчкәндер, анализ ясау, карап, уйлап эшләү. Әтидән кискенлек сыйфатын алдым. Тик мин аны хәзер кимчелек итеп кабул итмим, ә киресенчә, бу сыйфат ир-ат кешедә булырга тиеш дип саныйм. Бервакыт кунакка кайткач, әнием хатыным Луизага: «Артур өйгә кайткач, бар тормыш тукталып калгандай була. Олы сарай, зур бакчабыздагы эшләрне калдырып, һәммә кеше Артур янында бөтерелә башлый», – дип сөйли икән. Дөрестән дә, балаларының туган нигезгә кайтуы – әни белән әти өчен зур бәйрәм бит ул. Минем белән Казан күчтәнәчләре генә түгел, Татарстан яңалыклары да кайта. Бигрәк тә сәнгать, медиа кешесе булгач. Туган-тумача, дус-иш, җыелып, кызыклы хәлләр тыңларга яраталар. Сөйләшеп утырган арада җырлашып та, кызып-кызып гәпләшеп тә алабыз. Элек-электән шулай әни белән төнгә хәтле сөйләшеп утырырга ярата идек. Әни бик тәмле телле, аны йотлыгып тыңлыйсың. Җырлау сәләте дә аннан бирелгән. Ул матур тавыш белән күңелгә үтәрлек итеп җырлый, ә әти гармунда уйнарга оста. Әтиебез, әни яшь чакта сәхнәдә җырлап йөргәндә, аңа гашыйк булган. Концерт карарга килгән дус егетләренә: «Бу чибәр кыз минем хатын булырга тиеш», – дип әйткән һәм, чыннан да, күзе төшкән гүзәлнең ризалыгын алуга ирешкән.
 
– Ә үз мәхәббәтегезне кайда очраттыгыз? Бу эшне сез дә шулай капылт һәм тиз тоттыгызмы?
 
– Минем Луиза белән танышуым язмышыма язылган булгандыр, күрәсең. Туганыма кунакка баргач, кулыма фотоальбом алдым. Бер фотода ул ике кыз уртасында утыра иде. Туганыма: «Болар кемнәр, син кайсысы белән йөрисең?» – дип, сораулар яудыра башладым. Луиза исемлесе исеме белән дә, үзе дә гаҗәп якын кебек тоелды. Шул мизгелдә үк күңелгә гыйшыклык кереп оялады. Аның фотода нинди күлмәктән булуына кадәр исемдә калган. Күрәсең, күз төшкәндә барысы да мөһимдер – киенүе, чәч тарашы. Без, ир-егетләр, башта шуларына күз ташлыйбыз. Бу фотоны күреп, исемдә калдыруым – очраклылык түгел, язмыш юравы. Шулай булмаса, ничек итеп Бәрәңге егете Азнакай районының Актүбә кызы белән танышырга тиеш?
 
Беренче тапкыр очрашканда, Луиза – өченче, ә мин беренче курста укый идек. Безнең институтта татарча хор эшләде. Луиза шул хорның старостасы иде. Бу юлы күзем Луизаның тыйнак, соры күлмәгенә төшсә, ул минем пөхтә киенүемә, ап-ак футболкадан булуыма, озын буема игътибар иткән икән. Мондый егетнең хорга килгәне юк иде, дип сокланганын да яшермәде үзе. Луиза, институтны тәмамлагач, шунда эшләргә калды. Ул укытты, безнең вокаль ансамблен җитәкләде, группабызның кураторы булды. Бергәләп чараларда катнаша, очраша башладык. Өч ел очрашканнан соң, мин 5 нче курста укыганда, без өйләнештек. Актүбәгә кызның кулын сорарга баруларыбыз әле дә онытылырлык түгел. Ул вакытта минем машинам юк, дустым Радик машинасы белән киттек. Юл шулкадәр озын тоелды, барып кына җитеп булмый бит. Ноябрь ае. Күз ачып булмаслык буран котыра. Менә шулай, Луизаны яулау җиңел булмады, бураннар аша узарга туры килде. Үзебезне чак кына Казахстан якларына борып җибәрмәделәр. Әти инде бик аптырагач: «Улым, кызны якынрактан эзләп булмый идеме?» – дип шаяртып та куйды. Әлмәткә килеп җиттек, бер заправка янында тукталдык. Кичке 8 ләр булгандыр. Ул чакта навигатор юк, машиналар аз. Әти бер абзыйдан: «Актүбәгә юл каян китә?» – дип сорады.«О, Актүбә бик ерак әле, ул бит Казахстанда», – ди бу. «Юк инде Азнакай Актүбәсе кирәк безгә», – дибез, Луиза сызып биргән схеманы күрсәтеп.
 
Шулай кавышып, ерак елларга планнар кормый гына парлы тормыш белән яши башладык. Тулай торак бүлмәсендә яшәгән гомер бик матур еллар булып истә калган. Улыбыз Данил җиде яшькә кадәр тулай торакның озын коридорларында чабып үсте. Шуңа күрәдер, ул җиңел аралашучан, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба. Улымның һәркемне үзенә тартып торучы сөйкемле сөяге бар. Ә кызыбыз Диана үз йортыбыз белән яши башлагач туды. Аның дөньяга килүе минем дөньямны да үзгәртте. Холкы белән ул абыйсына бөтенләй охшамаган. Аңа өч яшь тулгач, беренче тапкыр Мисырга сәяхәткә бардык. Ялыбыз ял булмады, Казанга кайтасым килә дип аптыратып бетерде. Ул балачактан, иптәшләре белән күрешүгә караганда, өйдә торуны яратарак төшә. Имбир исемле эте, попугае, песие бар – шулар белән мәш килә. Без аны түгел, яхшы мәгънәдә ул безне тәрбияли дисәк тә ялгыш булмас. Бервакыт Луиза авырып киткәч, зур чара алдыннан аңардан авыру йокса, башкарып чыга алмам, дигән шик белән аерым бүлмәгә ятмакчы идем. Шуны ишеткән кызым бүлмәсеннән атылып чыкмасынмы: «Әти, әни авырый бит. Аны карарга, дәваларга кирәк. Ник өйләндең соң, әнине кадерләмәгәч?» – ди бу. Шаклар каттык. Сабый булса да, акыллы фикер йөртә бит бу! Шуннан соң, мин бер сүз эндәшмичә, йокса йогар дип, хатыным янына кереп яттым.
 
–Минһаҗевлар гаиләсендә нинди гаилә традицияләре бар?
 
– Без ял көннәрен бергә үткәрергә бик яратабыз. Пандемия вакытларында гаиләбез белән көн дә бергә булдык. Шушы чикләүләр чорында күп гаиләләр әрләшеп, аерылышып беткәннәр, ә безнең өчен ул ачыш булды, юкса минем гел эштән, гастрольдән кайтып кергән дә юк. Без бергәлекнең рәхәтен тойдык. Төрле өстәл уеннарын уйнадык. Балалар белән көн саен яңа тәмле ризыклар әзерләдек. Мин икенче катта студия ясадым. Шунда җырладык, биедек, кызыклы видеолар төшердек. Бу чир, бер яктан, начар булса, икенче яктан, ул безгә тормышның кадерен белергә, бер-беребезгә игътибарлырак булырга кирәклекне искәртте. Без тагы да якынайдык. Ул чорда үзем бик каты авырсам да, өйдә генә дәваландым, Луиза мине бик тәрбияләде, дәвалады, уколлар ясады. Авыруны бергәләп җиңдек. Хатыным белән икәү көн дә сулыш гимнастикалары, төрле күнегүләр ясадык. Һәр кичне кәефне, күңелне күтәрә торган позитив кинофильмнар карадык.
Безнең иртәнге ашыбыз ук бер матур традициягә корылган. Бер-беребезгә ягымлы итеп хәерле иртәләр теләгәннән соң, Данил үз бүлмәсендә спорт белән шөгыльләнә, Диана эте белән мәш килә, мин попугайны ашатам, Луиза йога белән мавыга. Аннан барыбыз бергәләп өстәл янына җыелабыз да көнлек план корабыз. Ял көннәрендә, әти-әниләр янында булып, туганнарның хәлен белеп кайтырга тырышабыз. Ышанасызмы, гаиләбездәге татулык ул – безнең яшәү рәвешебез. Ачуланышу, үпкәләшү дигән ямьсез күренешләр юк бездә. Сәбәбе дә юк, мин, беренчедән, үзем әйбәт кеше (көлә). Әгәр дә мин өйгә соңга калып кайтасы булсам, кызым миңа: «Әти, син кайда, кайчан кайтасың, мин син кайтмыйча йокларга ятмыйм», – дип шалтырата башлый. Аның шул гадәтләренә карап: «Ирең синнән уңачак, кызым», – дип шаяртышабыз. Гаиләдә шаярышып, бер-беребез белән уйнап-көлеп сөйләшү, позитив аралашу – гаилә бәхетенең төп рецепты, минемчә.
 
– Балаларыгыз да Сезнең кебек иҗат юлыннан барамы?
 
–Кызым гаҗәп матур тавышлы, оста бии. Гәүдәсе бик тә нәфис, сыгылмалы. Үз кызымны мактап әйтмим, иҗат кешесе буларак бәялим, аннан бик сәләтле биюче чыгар иде. Вознесение бистәсендә Мәдәният йорты директоры булып эшләгәндә, кызым халык биюе түгәрәгенә йөргән иде. Ә мин спорт-бал биюләренә мөкиббән кеше һәм кызымның шул биюгә өйрәнүен теләдем. Диана, фикеремә колак салып, халык биюеннән бал биюенә күчте. Ул хәзерге вакытта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә спорт-бал биюе белән шөгыльләнә. Минем юбилей концертымда да биеде. Кызыбыз, вокал дәресләренә йөреп, конкурсларда катнаша. Аның күңеле – гел җырда, хәтта мәктәптә дә тәнәфес вакытларын җырлап уздыра икән.
 
Данил улым да – иҗат кешесе. Ул аранжировкалар ясый, җырлар яза, клиплар төшерә, роликлар ясый, тавыш операторы юнәлеше буенча да уңышлары бар. Аны шулай ук беркем өйрәтмәде, үзлегеннән өйрәнде. Улыбыз, бер ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Россия гадел хөкем академиясе көллиятенә укырга керде. Бүгенге көндә ул анда читтән торып укуын дәвам итә һәм параллель рәвештә Казан мәдәният институтының кино һәм телевидение бүлегендә белем ала. Мин балаларымның иҗат юлыннан баруларын, теләк-омтылышларын хуплыйм. Гармониядә булу ул – үз-үзең белән килешеп, тормышны яратып яшәү, эшеңне күңел белән башкару дигән сүз.
 
–Сез таләпчән әти, димәк? Ә хатыныгызга карата нинди мөгамәләдә?
 
–Миңа дуслар, танышлар син шундый әйбәт, йомшак диләр. Тик үзем алай димәс идем, миндә катгыйлык, таләпчәнлек җитәрлек. Өстәлгә дә сукмыйм, тавыш та күтәрмим, бары караш кына ташлыйм һәм барысы да ни әйтергә теләгәнемне аңлый. Нәрсәнедер кычкырып аңлатырга тырышуның мәгънәсен күрмим. Яшермим, минемчә булганны яратам, кайсыдыр урында йомшаграк, ә кирәк дип санаган вакытта үз сүземне катырак та әйтәм. Улым армиядән кайткач, дустан дуска йөреп, төнлә соңга калып кайта башлады. «Мин инде олы, армиядә хезмәт иттем, миңа ярый», – ди бу миңа беркөнне. «Данил улым, мин исән-сау булганда, вакытыңны бушка сарыф итмә, төнге тормыш алып баруның мәгънәсе юк, дип әйтәчәкмен сиңа», – дидем. Ир-ат буларак аны аңлыйм, үземнең дә яшьлегем булды бит. Ләкин вакытны бушка әрәм итәргә һич ярамый. Яшьлек бер генә бирелә, матур, тәртипле итеп кенә йөрсеннәр. Дуслары, аралаша торган иптәшләре яхшы, ул яктан күңелебез тыныч.
 
Гаилә тормышын башлап җибәргәндә, Луизага да җиңел булмагандыр минем белән яшәү. Яшьлек белән гаилә кадерен аңлап та җиткермәгәнмендер. Минем өчен ул вакытта беренче урында эш, студия, мин эшләгән төркем («Казан егетләре») булды. Кызым туганчыга хәтле мин әзрәк, яхшы мәгънәдә, шалапай идем. Төркемдә эшләгән вакытта башым белән эшкә бирелдем, иҗат эше белән яндым, күп вакытымны студияләрдә, гастрольләрдә үткәрдем. Ә кызым тугач, без үз йортыбызга күчтек һәм тормышыбыз икенче төсмер алды. Бу минем тормышка карашымны, үз-үземне тотышымны бик нык үзгәртте. Ул чакта үзебезнең йортны булдыру хыялда да юк иде. Акчаның юк чагы бит. Әти-әниләребез хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Алай да, кинәт кенә бәяләр күтәрелеп китү сәбәпле, фатир сатып ала алмый калдык. Җыелган акчага машина алырга карар кылгач, якыннар, машинада яшәячәксезме, дип ачулансалар да, хатыным минем белән килеште. Калган акчага җир кишәрлеге алуыбыз да вакытлы булды. Шунда әкренләп йорт төзедек. Луиза белән егерме биш елдан артык кулга-кул тотышып, иңгә-иң куеп гомер кичерәбез. Безнең гаиләдә тигез хокуклылык. Хатын-кыз эше бу, ир-ат эше түгел дигән бүленешләр юк. Мин бер-берсенә салынуны әти-әнидән күреп үсмәдем. Кирәк булса, бик тәмле итеп аш та пешерә алам, сирәк булса да, ялт иттереп идәнне дә сөртеп ала алам. Моны ир кеше өчен кимчелек дип тапмыйм, киресенчә, физкультура дип кенә саныйм. Минем өем бит ул, җәмәгатемә булышуның ни ояты бар? Данил тугач, бала чүпрәкләрен дә юдым. Беләсезме, бәхетнең тәме нәрсәдә? Бәхет ул – балаңның чүпрәген юудан да, вакытыңны гаиләңә багышлаудан да, хатыныңа булышудан рәхәтлек алуда икән. Шуның шикелле үк, хатын иренең күлмәген чын күңелдән яратып үтүкли икән, бу да – бәхетнең бер чагылышы. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәләр. Бәхетле булуның тагын бер сере – кечкенә эшне дә, зурысын да яратып башкаруда.
 
–Сез бүгенге көндә «Сәйдәш» мәдәният үзәген җитәклисез. Гастрольле тормыш сагындырмыймы, иҗатыгыз ни хәлдә?
 
–Чынлап та, минем хәзер күп көчем, вакытым шушы «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә сарыф ителә. Иҗатымны «аннары»га калдырырга туры килә. Шулай да бу айда мин ике үзенчәлекле яңа җыр яздырдым. Дуэт өчен махсус язылган җырлар алар. Әлегә кем белән җырлаячагым сер булып калсын. Май аенда «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең 50 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Киләсе елга, Алла боерса, үземә дә 50 яшь тула бит. Көчле программа белән зур концерт куярга планлаштырам. Бүгенге көндә «Сәйдәш» үзәгенең юбилеена ныклы әзерлек бара. Мактанып әйтә алам, үзәктәге 60 тан артык түгәрәккә ике меңнән артык бала йөри. Өлкәннәр өчен генә дә 10 нан артык сәнгать юнәлеше эшли. Фестивальләр, конкурслар узып кына тора. Безнең вокаль-хореография ансамбльләре Россия күләмендә уза торган төрле конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар. Бездә иҗат белән шөгыльләнергә теләүчеләр көннән-көн артып тора. Мәдәният үзәге реконструкциядән соң өр-яңадан төзегән кебек матурайды, яңа җиһазлар алынды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның мәдәниятебезгә игътибары зур булмаса, мондый үзгәрешләр тумас иде. Минем кул астымда эшләүче 105 хезмәткәр, ата-аналар, балалар аларга моның өчен чын күңелдән рәхмәтле.
 
Иҗат кешеләреннән торган коллективта уртак тел табып, психолог дәрәҗәсендә эшли белү мөһим. Мин җитәкче дип, өстәлгә сугып кына бернинди мәсьәлә дә хәл ителми. Җитәкчелек эшендә иң кирәкле сыйфат итеп кешене тыңлый белүне саныйм. Артист кеше үз-үзенә генә хезмәт итә. Ә монда барысының ихтыяҗын күздә тотарга кирәк. Шунлыктан әлегә шәхси гастрольләр тукталып тора. Алай да отпуск вакытында концертлар белән йөрергә планнарым бар. Чөнки артист һәрвакыт сәхнәдә күренергә, иҗатта булырга тиеш. Бары шул очракта гына үз тамашачыңны саклап кала аласың. 30  мартта ТР Дәүләт камера хоры, Казан Crossover-оркестры белән берлектә узган юбилей концертымны югары бәяләделәр. Беләсез бит, бер уңыш икенчесенә рухландыра.
 
Таңсылу Габидуллина, Мәгариф

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.06.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»