|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2022 Җәмгыять
"Бәби көтәм дип сөенү түгел, тормышның яме бетә": Җәлил хәзрәтнең килене, блогер Альбина Фазлыева дүртенче сабыен көтәТатарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең килене, үзенең милли күлмәкләр брендын булдырган танылган блогер, ире Алмаз белән Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Альбина Фазлыева дүртенчегә бәби көтә. Ике улларына һәм бер кызларына иптәш булачак, Аллаһы боерса. Альбина йөклелекне авыр кичерүе һәм токсикоздан интегүе турында болай дип уртаклаша:
«Агуланган тычкан кебек йөрдем мин бу чорда. Унитаз белән дуслашырга туры килде. Хикмәт инде… Нинди организмдыр инде минем, бу тормышымда дүртенче токсикоз бит инде.
Кемдер авырга узуын сизми дә кала, минеке кешечә түгел. Узуга биетә башлый. Бу юлы да хәлләр бик мөшкел булды, бер айда 5 килога ябыктым.
Ул халәтне аңлатырга теләсәң дә, үзе аны кичермәгән кеше сине барыбер аңлый алмаячак! Әмма дошманыма да теләмим бу могҗизаны. Ул вакытта бәби көтәм дип сөенү түгел, ә бөтенләй тормышның яме бетә. Ашап булмый. Ашасаң да көчкә-көчкә генә, озак та үтми, бераздан кире чыга. Чыдаган ашказанына рәхмәт!
Аллаһ рәхмәте, хәзер медицина көчле… Инде бөтенләй бетәм бугай дигәндә, май бәйрәмнәрендә системалар алдым. Шуннан гына бераз хәл кереп, яшиселәр килеп китте.
Әле ярый янымда терәгем – ирем бар, гел хәл сорап, ярдәмләшеп торды. Әти-әни балаларны карашты. Алмаз кызганып, «бетәсең бит инде, хет әниең янында җиңелрәк булыр» дип, берничә көнгә кунакка алып кайтты. Дөрестән дә хәл алдым анда.
Зарланып язуым түгел, җәмәгать, әзрәк сөйләп бушангач җиңел булып китте. Бала алып кайту җиңел генә булса, ана дәрәҗәсе ул кадәр зур булмас иде.
Менә шундый хәлләр! Токсикозым бүгенге көндә бөтенләй бетмәсә дә, күпкә җиңелрәк инде хәзер», – дип яза блогер.
Фото: ВКонтакте битеннән
--- |
Иң күп укылган
|