поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.01.2011 Могҗиза

Үлеп терелгәннәр

Туу һәм үлү. Кеше тормышындагы бу иң мөһим вакыйгалар зур сер булып кала бирә. Бар нечкәлекләренә кадәр аңлатып булмый торган әлеге халәтләр икесе дә зур сынау. Ни хикмәт, Ходай Тәгалә шулай яраткан, кеше үзенең бу дөньяга аваз салгандагы хисләрен җиткерә алмый, хәтерләми, вафат булган вакытны да тасвирлап булмый. Әмма бакый дөньяны үз күзләре белән күргән кешеләр дә очрый. Бу – үлеп терелгәннәр.

Төш түгел икән

 

Сәкинә апа сәер төш күрә. Имеш, бик күп хәрби кешеләр. Араларында күптән вафат җизнәсе, әтисе дә бар. Сәкинә аларның: «Монда нишләп йөрисең?» – дигән соравына: «Чөгендер алырга килдем», – дип җавап биргән. Әтисе: «Бар кайт, чөгендергә иртә әле сиңа», – дип кайтарып җибәргән. Шул төштән соң Сәкинә апаның күңеленә шик керә. Әллә аның да санаулы гына көннәре калдымы икән?

 

Беркөнне сыер саварга җыенып йөргәндә, кинәт аның хәле начарлана. Күңеле болгана, башы әйләнә, кан басымы төшә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табиблар, тиз арада операция ясатырга кирәк, диләр. Сидек юллары ялкынсынган, бөердә таш кузгалган.

 

Сәкинә апа бик катлаулы операция кичерә. Бөереннән шактый зур дүрт таш алалар. Операциянең дүртенче көнендә табиб аңа, акрын гына йөреп карагыз, дип киңәш бирә. Сәкинә ханым үзен саклап ятучы апасы ярдәмендә аякка баса. «Карават башына тотынып, апаның урын-җирләрен алыштырганын карап торам, биш минут басып тордыммы икән, кинәт башым әйләнеп, каян икәнен дә аңламый калдым, шаулатып кан китте. Аңымны югалтып егылганмын», – дип искә ала әңгәмәдәшем. Шулчак ул гаҗәп нәрсәләр күрә. Юк, бу төш түгел. Сәкинә озын тоннельдән очып бара, рәхәт, җиңел, еракта яктылык күренә. Кинәт апасының: «Сәкинә, Сәкинә, китмә, Сәкинә!» – дигәне ишетелә.

 

 Ул егылгач, апасы тиз арада табибларны чакырткан икән, аңсыз авыруны тотып селкегәннәр. Аның пульсы, йөрәк тибеше бер мизгелгә туктап калган булган. «Кулларым суынган иде, үзем манма тиргә батканмын. Иреннәр зәңгәрләнгән. Аңыма килгәндә, күз төпләрендә яшь иде. Палатадашларым: «Син нәкъ үлгән кешене хәтерләтә идең. Хәтта сиңа карарга да курыктык дип әйттеләр», – дип искә ала Сәкинә апа.

 

Озын тоннель буйлап

 

Бу күренешне медицина телендә клиник үлем дип әйтәләр. XX гасырда медицина алга киткәч, табиблар вакытлыча үлгән кешеләрне терелтергә өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә кыска гына вакыт эчендә фанилыктан аерылып торган кеше теге дөньяда күргәннәрен сөйли ала башлаган.

 

Клиник үлем, табиблар фикеренчә, ул – яшәештән бакыйлыкка күчкәндәге халәт. Бу вакытта кеше суламый, кан әйләнеше туктый, нерв системасы үлә, әмма кайбер күзәнәкләр эшчәнлеген дәвам итә. Клиник үлемне теләсә кем кичерергә мөмкин, ди белгечләр. Хәтта яңа туган сабыйлар үлеп терелгән очраклар да бар. Гади генә юл һәлакәте, бәхетсезлек очрагы, каты авыру нәтиҗәсендә дә кеше «теге дөньяга барып кайтырга» мөмкин. Клиник үлем, гадәттә, 3-6 минут дәвам итә. 20 минутка кадәр сузылган чаклары да була икән. Җансыз яткан кешеләрнең 10-35 проценты «теге дөньяда» күргәннәрен хәтерли.

 

Психолог Раймонд Моуди клиник үлем кичергән 250 кешенең хис- кичерешләренә анализ ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә килгән. Баксаң, мәрткә киткәндә, бар кеше дә бер төрлерәк хисләр кичерә икән: җанның тәннән аерылуы, көчле тавыш, озын тоннель аша очу, ә алда яктылык, күптән вафат туганнарың белән очрашу, узган тормышның күренешләре калейдоскоптагы кебек чагылу, кинәт кире кайтырга кирәклеген аңлау, кайтасы килмәү...

 

 Күптән түгел галимнәр клиник үлем вакытында кешеләрнең тоннель буенча очуын фәнни яктан аңлата алдылар. Баксаң, баш миендәге күз күреме өчен җавап бирүче күзәнәкләр клиник үлем вакытында һава җитмәүдән интегә икән, нәтиҗәдә кеше тар гына тасманы күрә башлый. Ул ниндидер озын торбаны хәтерләтә.

 

 Кыскасы, галимнәр нинди генә ачышлар ясасалар да, үлеп терелүне Ходай кодрәте белән бәйләмичә аңлатып булмыйдыр, мөгаен. Клиник үлем – организм эшчәнлегенең вакытлыча туктап торуымы, әллә Ходай каршына барып кайтумы – монысы мәңгелек сер булып кала бирә.

Липецкта яшәүче берәүне ток суккач, ул клиник үлем кичерә. Шуннан соң, бу ир-ат ацетон, тосол һәм башка шундый агулы химик матдәләрне рәхәтләнеп ашый башлый.

 

Америка галимнәре клиник үлемне кешенең чит планета вәкилләре белән очрашуына тиңли. Үлеп терелгән кешеләрнең күбесенең дөньяга карашы үзгәрә, яңа сәләтләре ачыла.

 

Клиник үлем 3-6 минут дәвам итә, ә бу халәтне кичергән кеше өчен ул еллар узган кебек озак тоелырга мөмкин.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»