|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2022 Мәдәният
Эльвина Насыйбуллина: Безнең өлкәдә эш табу җиңел түгел - театрларда урын юк“Татарстан-Яңа гасыр” каналында күрсәтелгән “Рәхәт яшибез” беренче татар ситкомы, “Җылы эзли җаннар”, “Бер-бер хәл” сериаллары аша күпләргә таныш актриса Эльвина Насыйбуллинаның үзенчәлекле тавышын, серле соры-зәңгәр күзләрен беркемнеке белән бутап булмый. Яшь актриса турында белергә теләп, редакциягә шалтыратучылар шактый. Эльвинаның иҗаты, тормышы хакында үзе белән күрешеп сөйләштек. — Эльвина, берара сине сериалларда, клипларда еш күрдек. Хәзер ни белән шөгыльләнәсең?
— “Шаян ТВ” каналында эшлим. Казан театр училищесын тәмамладым. Киләчәктә югары уку йортына керергә теләгем бар. Казанда энем Ильмир белән үз фатирыбызда яшибез.
— Син кайсы якныкы?
— Мин Кукмарадан. Әнием белән әтием без кечкенә чакта ук аерылышкан. Әтинең үз гаиләсе, әни Мәскәүдә яши. Алар бүген дә дус, аралашып торалар. Әти белән мөнәсәбәтем бик әйбәт. Кукмарага дәү әниләрем янына кайтып йөрим.
— Театр сәнгатенә ничек тартылдың?
— Апаларым, әбием — медицина хезмәткәрләре. Әнием “кызыл зона”да шәфкать туташы булып эшли. Пандемия вакытында килешү нигезендә Мәскәүгә киткән иде, шунда төпләнеп калды. Мин кечкенәдән сәхнәгә тартылдым. 9 ел хореография ансамбленә йөрдем, театр студиясендә шөгыльләндем. VIII сыйныфта укыганда, Кукмараның халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов театр училищесына керергә тәкъдим итте. Әти дә, әни дә бу һөнәрне сайлавыма каршы килмәде. Рәхмәт аларга. Иҗадый бәйгеме, имтиханнармы — әни һәрчак янәшәмдә, терәк булды.
— Кино сәнгате күбрәк җәлеп иттеме?
— Гадәттә, татарча фильмнар төшерер алдыннан артистлар эзләп, театр училищесына киләләр. Шул рәвешле берничә кастинг узып, иң беренче тапкыр “Җылы эзли җаннар” сериалында төштем. “Бер-бер хәл”дә катнашачагым үзем өчен дә яңалык булды. Мине сайлаганнарын соңыннан гына белдем. Кинода төшү ошый. Шулай да белгечлегем буенча мин — драма театры артисты. Һөнәрем буенча эшлисем килә. Тик әлегә театрларда урын юк. Безнең өлкәдә эш табу җиңел түгел. Төркемебездә 13 укучының өчесе генә театрга урнашты бугай. Без педагог булып та эшли алабыз. Ләкин моның өчен тәҗрибә кирәк. Әни үзе янына Мәскәүгә чакыра. Әмма Казаннан китәсем килми.
— Режиссер кушса, үзеңә ошамаган эшне башкарыр идеңме? Әйтик, озын матур толымнарыңны кисәргә кушсалар?
— Кирәк икән, чәчемне кыска итеп тә кисәр идем. “Бер-бер хәл” сериалы өчен аны ачыграк төскә буярга туры килде. Фильмда төшкәндә Эльвина икәнемне онытам. Тулысынча образга керәм. Шул герой тормышы белән яшим.
— Буш вакытың ничек уза?
— Авылга кайтып, әбиемә булышам. Студиягә барып, кулыма микрофон алып, җырларга яратам. Бу — минем өчен ял. Дөрес, үземне җырчы дип санамыйм. Ләкин тавышны ныгыту өчен җырлау файдалы. Чигү, бәйләү кебек вак эшләргә сабырлыгым җитми. Китаплар укырга яратам. К.Тинчурин, Г.Камал әсәрләрен кабат-кабат укыйм, анализ ясыйм.
— “Бер-бер хәл” сериалында блогерны уйныйсың. Тормышта ничек?
— Хәзерге заманда социаль челтәрдән башка тормышны күз алдына китерү авыррак анысы, ләкин бәйлелегем юк, аккаунтларымны да даими алып бармыйм. Беренче тапкыр туры эфирга да сериал өчен кирәк булганга гына чыктым. Режиссер: “Туры эфир төшерә белмисең, өйрән”, — дигәч, төнге сәгать өчкә кадәр эфирда сөйли идем. Моннан туеп, берничә сәгать эчендә унга якын язылучым да китте.
— 10 елдан үзеңне ничек күзаллыйсың?
— Мин — танылган, тәҗрибәле актриса. Гаиләм, балаларым бар. Киләчәкне бер Аллаһ белә. Ничек язган, шулай була. Үзеңне яратырга кирәк. Бу тормышта үзеңне кайгыртмасаң, берәүгә дә кирәк түгелсең. Үзең өчен яшәргә кирәк. Көн саен үзегезне мактарга онытмагыз. Усал, әче телле кешеләрнең сүзләреннән сынмас, сыгылмас өчен, көчле булырга, бөтенесен күңелгә якын алмаска, кайбер нәрсәләргә күз йомарга тырышам.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|