|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2022 Фаҗига
Бәрелүдән күзләре шартлаганБүген Башкортстанның Иглин районында дүрт машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булды. Төбәк ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, якынча 9:00 сәгать тирәсендә Самара - Уфа - Чиләбе юлының 1525нче чакрымында "Volkswagen Passat", "Mercedes-Benz Actros", "Skania" һәм "Лада Нива" бәрелешкәннәр. Һәлакәт нәтиҗәсендә 23 яшьлек "Volkswagen" йөртүчесе һәм "Нива" руле артындагы 71 яшьлек ир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылганнар.
Социаль челтәрләрдә язучылар "Volkswagen" йөртүчесенең бәрелүдән күзләре чыкканын, спидометрында сәгатенә 220 километр күрсәткече калганын хәбәр итә. Икенче зыян күрүченең, шаһитлар сүзләренчә, умыртка баганасы сынган.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|