поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
13.01.2011 Җәмгыять

Сыналабыз, әмма сынмабыз

Әле кайчан гына дулкынланулы хисләр белән «Казан утлары»ның 1000нче санын әзерләп мәш килеп йөргән идек. Сез яңа гына кулыгызга алган бу журналның тәртип саны инде 1059га җиткән! 5 елга якын гомер җил кебек үткән дә киткән...

Дөрес, күңелләргә гел бәлзәм генә салып китмәде бу еллар. Казанышлар белән беррәттән татар мәдәниятендә (хәер, бер бездә генә дә түгел), бигрәк тә көндәлек матбугат һәм китап дөньясында әллә никадәр сәер үзгәреш-метаморфозалар, кемнәрдер әйткәнчә, реформалар булды. Нәшрият һәм газета-журналлар даирәсендә бигрәк тә ачык чагылды бу хәл. Оптимизация шаукымында, кушылулар (нәшриятларны әйтүем), күченүләр, кыскартулар дисеңме... Шуңа өстәп, язганыңа каләмхак түләмәү, шул сәбәпле талантлы кешенең иҗатка дәрте сүрелүе... Илдә эзлекле милли сәясәт булмау, булса да, аның шовинистик юнәлештә булуы... Санасаң, күп инде хәлләр. Кыскасы, мәдәни иҗат эшендәге зыялыларның хәле мактанырлык түгел хәзер. Матди байлык рухи байлыкны тезләндерүен дәвам итә. Илдә кыргый капитализм үр алды. Гражданлык җәмгыяте хыялда гына кала бирә.

 

Шундый вәзгыятьтә эшләргә һәм иҗат итәргә туры килә. Яшәү девизыбыз бер: үзебезгә ышанырга, халыкка таянырга. Әмма халыкны уятырга, канатландырып торырга да кирәк әле. Бу җәһәттән «Казан утлары»н тылыбыз – телебез сагында торган эре калибрлы рухи корал дип саныйм мин. Әйе, замана тегермәннәрендә тартылабыз, бәргәләнәбез, хәтәр җилләрдә сыналабыз, асылда, чыныгабыз. Әйе, сыналабыз, әмма сынмыйбыз. Чөнки, тоткан мәсләгебез, барыр юлыбыз дөрес. Киләчәккә өмет-ышаныч яшәтә безне, иманлы максат көч-куәт бирә. Моны безнең «Казан утлары» мисалында да күреп була. Язучы авторларыбыз, шөкер, актив иҗат итә. Алар тудырган әсәрләр арасында тарихта калырлык хөр фикерлеләре, тирән мәгънәлеләре дә байтак. Журналга тәкъдим ителгән кулъязмаларның күплеге – сайлап алып бастыру мөмкинлеге тудыра. Гасыр башында яңа яшь исемнәр ешрак күренә башлады. Бу да куандыра. Тиражыбыз да кимемәде әлегә. «Казан утлары» һәр яктан – эчтәлеге, тышкы кыяфәте, таралышы ягыннан әдәби журналлар арасында ил күләмендә беренчеләрдән санала. Болар безне, әлбәттә, сөендерә, иҗади дәрт бирә, горурлык уята. Мисал өчен Мәскәүдә чыга торган федераль журналларның тиражын карыйк: «Москва» – 3400, «Октябрь» – 2500, «Нева» – 2300, «Молодая гвардия» – 2000, «Друҗба народов» – 2000...

 

Соңгы чорда газета-журналлар нык үрчеде, әмма иҗтимагый бәяләре очсызланды. Күп басмалар, заманына җайлашып, әллә ничә мәртәбә маяк-ориентирларын алыштырып, әллә нинди төсләргә кереп беттеләр... Бу яктан, шөкер, безнең «Казан утлары» халыкның рухи көзгесе булып, һаман да шул юлдан баруын дәвам итә. Тотрыклылык зур нәрсә. Бәлки шуңадыр да Ватан сугышы елларында СССРда бөтен әдәби журналлар бөтенләй диярлек ябылып торганда да, безнең басма чыгудан туктамаган.

 

«Казан утлары» – энциклопедик характердагы журнал. Анда бүгенге татар әдәбиятының өр-яңа әсәрләре белән беррәттән, фәнгә, тарихка, сәнгатькә, спортка, гомумән җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә кагылышлы аналитик хезмәтләр дә дөнья күрә. Шулай да, ул иң әүвәл язучылар журналы. Язучыларсыз аны күз алдына китерү кыен. Бәхетебездән, бүгенге көндә менә дигән оста каләм ияләре бар. Минемчә, тарихта калырлык классик әсәрләр тудырырга сәләтле берничә дистә язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз бар. Бу зур байлык. Заманалар никадәр генә катлаулы булмасын, язучыларыбыз туктаусыз иҗат итеп килә. Хезмәтеңнең тормыш алып барырлык әҗере булмаслыгын белә торып та иҗат итә алу – фидакарьлек ул. Әйткәнемчә, һәрберебез өчен иң кыйммәт хәзинәбез – туган телнең, әдәби телнең сагында торучылар бит алар. Әгәр талант кадерсез икән, димәк, җәмгыять үзе сансыз. Шулай да оптимист булыйк: рухың какшамаслык нык икән, аны җиңәр көч юк ул. Шикләнмим, юлыбыз дөрес, эшебез хак, уңышлар безгә юлдаш булыр. Хәерле Яңа еллар һәммәбезгә!


Равил ФӘЙЗУЛЛИН, Татарстанның халык шагыйре, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (68158) / 20.01.2011 14:59:27

МИН ӘЛЕ БУга.Әйе,мин барысын да белеп сөйлим.Сүзләрем дә хак.Хак булмаса,нәрсә хак булмаганны әйтеп кара.Дөрес сүзгә җавап таба алырсың микән? Минем бу хакта халык алдында да сөйләгәнем бар.Ә син шул тирәдәге бер куштандыр әле...

№12 (68154) / 20.01.2011 14:03:49

эдэбиятчы тагын эллэ нинди йорэк...
сездэ шул тирэдэге кешесендер,сузлэренэ караганда белэсен барысында,икейозлэнеп кул биреп исэнлэшэсездердэ эле.Ком. артыннан телэсэ нэрсэ сойлэну"яхшы эмэл."Сузеннедэ эйтэсен кемлегенне белмичэдэ калалар.

№11 (68019) / 18.01.2011 22:14:30

баш кайда да баш әдәбиятчы!

№10 (68013) / 18.01.2011 22:04:53

РИММА-Арча! "КАЗАН УТЛАРЫ" өчен генә аерым авырлыклар юк дип саныйм.Башка журналлар ничек чыга,ул да- шулай.Бастыру өчен бюджеттан акча бирелә,хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләнә.Гонорар һәм хезмәт хакының түбән булу мәсьәләләре чыннан да бар анысы.Ул башка газета-журналларда да шулай ук.Аңа каравы баш редакторның хезмәт хакы министрныкыннан аз гына калыша,безнең университет профессорларыныкыннан ике-өч мәртәбә артык.Шулай булгач,ничек итеп авыз ачып өстәгеләргә сүз әйтә,таләп итә алсын ул? Булганын гадел итеп,тигезләп бүлсәң,бу проблемалар кими төшәр иде дә бит.Нишлисең,монда да үзеңнеке үзәктә булып чыга.

№9 (67949) / 18.01.2011 13:14:06

"Авырган"кара йорэклэр кемдер эле монда. Сезнен кебеклэр белэн шушы конгэ тошеп беттек инде.

БУГЕНГЕ КОНДЭ ЯРДЭМ ИТЭСЕ УРЫНГА,АЯК ЧАЛМАСАЛАРДА ЯРАР ИДЕ. ТАТАРНЫН ШУНДЫЙ МОХТЭРЭМ ЖУРНАЛЫН ЧЫГАРУДА КОЧЛЭРЕН,ВАКЫТЛАРЫН КЫЗГАНМЫЙЧА,ЭП-АЗ ХЕЗМЭТ ХАКЫНА ЭШЛЭУЧЕЛЭРГЭ РЭХМЭТ.

№8 (67945) / 18.01.2011 11:31:39

Ә сез беләсезме соң бу журналның нинди авырлык белән чыкканын. Һәр ай саен редакторның өстәге матбугат башлыкларыннан гонорар түләргә акча сорап йөргәнен.

№7 (67944) / 18.01.2011 10:35:31

Сезнен йорэклэр журналнында,эдэбиятнында бетуен хуплаучы ахры.Кемнэр басымы белэн инде ул,эллэ уз телэгегез белэнме?

№6 (67943) / 18.01.2011 10:21:03

Хуплдыгыз да хупламадыгыз ни,"авырган" яки кара йөрәкләр белән ерак бара алмассыз.

№5 (67941) / 18.01.2011 09:50:44

НУР !

№4 (67843) / 17.01.2011 08:59:29

Мљгаллимгђ
"Без нинди – Матбугат.ру шундый" дигђн иде бу сайтныћ хуќасы. Бу очракта да шулай: Ђдђбияты нинди –журналы шундый

№3 (67828) / 16.01.2011 22:01:11

Мөгаллим,дөрес сүзгә җавап юк."Казан утларының" тиражы район гәҗитләренекеннән дә бәләкәйрәк бит.Әдәбиятнең бетүе шушы микән әллә?

№2 (67633) / 15.01.2011 13:04:13

"Соңгы елларда "Казан утлары"ның уты,ялкыны бетте.Укырга кызык әсәрләр бик аз.Редакторы да,шактый картайды,искерде,ялкауланды,нарцисланды кебек.Әгәр шулай дәвам итсә,журнал бар булган берәм-сәрәм укучыларын да югалтып бетерәчәк.Ә тираж мәсьәләсенә килгәндә,аның күпчелеге бюджет хисабына китапханәләргә язылган саннардан тора.Шактый өлешен редакция хезмәткәрләре район саен йөреп,җитәкчеләрдән теләнеп яздыра.Журналның укучы үзе теләп алдырган чын тиражы 1 меңнән артмый тогандыр.Уйлагыз егетләр,мактанышып утырмагыз,эшегез шәптән түгел бит.

№1 (67419) / 13.01.2011 18:18:27

"Бүген беләклеләр түгел, йөрәклеләр кирәк!".
"Без, татарларга бигрәктә!"
Рәхмәт, Равил абый!!!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar