|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2022 Медицина
"Хәтта тын да алмыйча эшләделәр": Чаллы табиблары 85 яшьлек әбинең башыннан 10 см шеш алганМарат Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары чираттагы авыру тарихын уңышлы тәмамладылар. Хирурглар 85 яшьлек әбинең башынннан диаметры 10 сантиметрлы шешне алдылар. Баш сөягенең операциядән соң ачык калган өлешен, әбинең җилкәсеннән күчереп алынган тире белән капладылар. 85 яшьлек Фәния әби башындагы шешкә түзә алмагач, аны алуларын сорап, Ашыгыч медицина күрсәтү хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать итә. Әмма беренче карашка ансат кына кына булып тоелган операциянең кыенлыклары да килеп чыккан. Эш шунда ки: соңгы 20 елда үскән шеш бик зур булганга, диаметры 10 сантиметрга җиткән шешне алгач башның сөяге ачык кала.
Шуңа күрә авыруны шештән арындырып, баш тиресен каплау технологиясе кирәк була. Бу эшкә хирург Ростислав Сагеев алына. Ул агымдагы елның апрель ахырында бер хатынның күкрәгеннән, кечкенә генә тишек ясап, 400 граммлы шешне алган иде. Бу юлы аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хирург-комбустиологлары Олег Липатов белән Олеся Кулагина ярдәмгә килә. (Комбустиология – хирургиядә пешкән урынны тирене күчереп утырту ысулы белән дәвалау мөмкинлеген өйрәнә торган юнәлеш). Әлеге белгечләрдән торган табиб-хирурглар төркеме әбигә катлаулы операцияне уңышлы җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Планлаштыру вакыты югары квалификацияле һәм җаваплы эш таләп итә. Зарарланган участок белән авыруның җилкәсеннән алынган материалның размерын төгәл тәңгәл китерергә кирәк. Бу күптән көтелгән нәтиҗәгә китерергә тиеш. Хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев әйтүенчә, моңа ирешү җиңел түгел, чөнки кирәкле материал аз, өстәвенә ул «тере». «Шуңа күрә хезмәткәрләребез бик сак кына, һәр миллиметр тире өстендә хәтта тын да алмыйча эшләделәр», – ди ул.
Кыенлыклар артта калды. Авыруның башыннан шеш алынган, аның урынына җилкәдәге тире әйбәт кенә урнаша. Фәния Баһаутдинова бу көннәрдә үзенең якын кешеләренә әйләнгән хирургларга, табибларга, шәфкать туташларына – үзенең сәламәтлеген кайтарган барлык кешеләргә рәхмәтле. Чаллыбызның изге күңелле, тәҗрибәле хирурглары, табиблары сау-сәламәт булсыннар. Планлаштырган бар эшләре уңышлы тәмамланып, авырулары Фәния әби кебек хастаханәдән рәхмәтле булып, өйләренә кайтып китсеннәр иде.
Фото: Марат Мөхәммәдиев
Зөлфия ГАЛИМ |
Иң күп укылган
|