поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.06.2022 Язмыш

“Улым бик чибәр, нинди генә хатын-кызлар күз салмый аңа, сихерләделәр..."

“Ана күңеле балада, бала күңеле далада”, – дигән татар халкы. Юкка түгелдер, чөнки һәр ата-ана, вакыты җиткәч, баласын үз кочагыннан җибәрергә тиеш. “Укытучы булырга мин этәрдем бит. Ике яшендә авыргач, хастаханәгә салучы да мин идем. Шуңа рәхмәт әйтә алмыймы?” – дип уйлана Мөслимә апа.

Мөслимә апаның балачагы сугыш елларына туры килгән. Әтисе фронтта һәлак булганга күрә, ул тормыш ачысын ун яшендә үк татыган. Чабата үрергә өйрәнгән, әнисенә кулыннан килгән кадәр булышырга тырышкан. Аларны авылларында яратмаганнар, күчеп килгән кешеләрне ачлык вакытында бер дә ачык йөз белән каршыламаганнар. Әле ярый туганнары бар, кысан булса да, йокларга урын була. Тормыш кечкенә Мөслимәгә өмет бирә, ул 10 сыйныфны тәмамлый ала. Сугыш вакытында мондый очраклар сирәк була, шуңа да Мөслимә апа бәхетле була. Мәктәп авылдан 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Көн саен кызчык аягына үзе үргән чабатаны киеп, укырга юл тоткан. Авырлыкларны җиңеп, үсеп тә җиткән. Беренче мәхәббәт, никах һәм бала туу. Мөслимә апа ире белән бәхетле гаилә кора алмый, улы Әхмәт тугач аерыла. “Холкы гел атасыныкы инде, әйткәнне тыңламый”, – дип әйтә Мөслимә әби. Әхмәтнең сәламәтлеге кечкенәдән начар була, шуңа күрә ялгыз ана эшне калдырып, һәр җәй ял йортларына юллама сорап, улын аякка бастыра. Егет әтисез үсә, ул әнисенең таянычы, иң яратканы була.
 
Әхмәт мәктәпне уңышлы тәмамлый. Егет кайсы һөнәрне сайлап алырга белми, үзенең табиб та, механизатор да, җырчы да буласы килә. Күп уйлый торгач, Әхмәт кешеләр сәламәтлеген кайгыртырга карар кыла. Уку башлангач, каннан курыкканын аңлап, хыялыннан баш тарта. Ә Мөслимә апа югалып калмый: “Улым, син бит мәктәптә әйбәт укыдың, әллә укытучы буласыңмы?” – дигән. Ана сүзләренә колак салып, Әхмәт үзе дә сизмәстән, тормышын мәктәп белән бәйләгән. 
 
“Ул бит бик чибәр, нинди генә хатын-кызлар күз салмый аңа, сихерләделәр. Мин үлгәнче берәр ипле хатын белән гомерен бәйләсен иде”, – диде Мөслимә апа. Бу сүзләрне ишеткәч, гомумән, аптырашка калдым. Әбигә 90 тулгач, Әхмәткә ничә яшь була соң? Бәхетем, без сөйләшеп утырганда, йортка ир-ат керде һәм аның Әхмәт икәне ачыкланды. Ана өчен бала 70тә дә сабый булып кала икән. Мөслимә апа улының кочагына күптән сыймаганын һаман аңламый. Ачулана, кайгыра, кайтканына шатлана.
 
Әхмәт гаилә бәхетен татый алмый. Беренче хатыны әнисенә ошамый. “Әни бик таләпчән булды, һәрвакыт сөйгән ярымны үзе белән чагыштырды. Авылга кайткач, бергә утырырга да ирек бирмәде. Ике балабыз туды, әнкәй үзгәрер, дип уйладым”, – диде Әхмәт. Мөслимә апа улының хәмергә тартылуына, беренче тормыш иптәше гаепле, сихерләде, дип әйтә. Әни белән сөйгән яр арасында сайлап буламы соң? Гаилә мөнәсәбәтләренә ана кысылгач, хәмер дә килеп кушылгач, эшләр начарга китә. Сүзгә сүз әйтешеп, гаилә таркала. Әхмәтнең балалары хатыны белән кала, алар хәзер аралаша. Әтиләре акча белән булыша, әмма үсмер вакыт хатирәләрен яңадан язып та, сатып алып та булмый. 
 
Тормыш егеткә икенче мөмкинлек бирә. Гөлсем белән Әхмәт бер авылда яшәде. Алар бер-берсенең яраларын белә иде. Гомумән, авылда сер дигән сүзгә урын юк. Яралы йөрәкләр кушылып, яңа тормыш башлый. Әхмәт тә хәмер белән араны өзә, балалар да аны бик ярата. Тик Мөслимә апа улының балалы хатынга өйләнүенә түзә алмый. Әхмәт ни өчен аерылышканнарын әйтмәде, әмма әнисен дә гаепләргә ашыкмады. Әхмәтнең икенче хатынын Мөслимә апа кабул итә алмый. Әхмәт бүтән ирнең балаларын тәрбияли алмый бит.
 
Әхмәт белән Мөслимә апа бер-берсен яратмый, дип уйлый күрмәгез. Һәр ана баласына бәхет тели. “Мин үлгәнче яхшы хатын тапсын иде”, – дип кайгыра Мөслимә апа. Тик Әхмәтнең яшьлек елларын кире кайтарып булмый, үзе дә бабай бит. 
 
Аралаша белмибез. Күршеләргә, чит-ят кешеләргә зарланабыз, ләкин туган-тумачага бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Татар гаиләсендә балаларны олыларга хөрмәт күрсәтергә, каршы әйтмәскә өйрәтәләр. Өлкән буын кешеләре аеруча тыйнак һәм сабыр. Мөслимә апа белән Әхмәт тә  үз хисләрен, фикерләрен бер-берсенә җиткерә алмаган.  Вакытында әйтелгән сүз дә тормышны үзгәртә ала, әмма соңларга ярамый. Кеше күңелендә нинди генә хатирәләр сакланмый, тик барыбыз да күрәзәче түгел. Йөрәк чишмәсендә кайнаган сүзләрне якыннарыгыз белән бүлешергә курыкмагыз, соңга калмагыз.
 
Илгизә Галиуллина.
Фото: pixabay.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»