|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2022 Шоу-бизнес
Җырчы Фирүзә Хафизова гаиләсендә кайгы: "Сине саклап кала алмадым..."Автор-башкаручы, шагыйрә, композитор Фирүзә Хафизованың әтисе вафат булган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. Тумышы белән Актаныш районы Тат. Ямалы авылыннан булган Хафизов Рафил Рафак улы 67 яшендә кичә 4 июнь көнне бакыйлыкка күчкән.
"Урының оҗмах түрләрендә булсын. Сине саклап кала алмадым, гафу... Синсез тормышны күз алдына китерә алмыйм. Тик мин ышанам, без әле синең белән күрешербез…Яратам сине..." - дип яза Фирүзә Хафизова, истәлек булып калган балачак фотосы белән уртаклашып.
Иннәә лилләһи вә иннәә иләйһи раҗигуун.
--- |
Иң күп укылган
|