05.06.2022 Спорт
UFC да беренче татар тәүге ярышында җиңү яулады
Ринат Фәхретдинов грек Андреас Михайлидисны җиңде. Мордовиянең Ромодан районына кергән Азюрка (Белозерье) авылында туган, Казанда үскән, аннары Мәскәүгә киткән. 2017 елдан ул Татарстанның MMA федерациясен тәкъдим итә.
Сугыш самбосы буенча Россия чемпионатының көмеш призеры һәм панкратион буенча Россия чемпионатының бронза призеры. MMAда профессиональ рингта Фәхретдинов исәбендә 20 җиңү һәм 2 җиңелү.
Фото: скриншот