поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.06.2022 Хәйрия

«Балагыз гомер буе дару белән яшәячәк, сезгә сабырлык телибез»

Кукмарада яшәүче 10 яшьлек Регина Кәримуллинада сирәк очрый торган генетик авыру. Сабый тугач, икенче көнгә аның эче кабарып чыга. Табиблар эчәкләрендә нидер бар дип операция ясыйлар. Аннары башка хастаханәгә күчерәләр. Анда бала бер ай ята. Өйгә муковисцидоз дигән диагноз белән чыга. Гади тел белән әйткәндә, үпкәләр дөрес эшләми, какырык җыелып, бала аны үзе чыгара алмый. Моның өстенә тагын бер авыруы бар – Регинаның организмында бер фермент җитешми.

– Без баштарак кызыбызның авыру икәнен кешегә сиздермәдек. Бик читенсендек, – ди әтисе Илдар. – Табиблар, балагыз гомер буе дару белән яшәячәк, сезгә сабырлык һәм юлыгызда яхшы кешеләр очравын телибез, диделәр. Нишләргә дә белмәдек. Әле генә гаилә корып, кулыбызга алган беренче балабыз бит! Ничек кенә авыр булса да, хатыным Гөлнара белән бер-беребезне юатырлык сүзләр таба алдык. Үзебезнең бала, ничек тә тырышырбыз, дип яши башладык.
 
Кызын дәвалар өчен әтиләре икешәр эштә эшли. Елга ике тапкыр Регина әнисе белән Республика балалар клиник хастаханәсендә ятып чыгалар икән. Һәр иртә Регинага көчле дарулар белән ингаляция ясаудан башлана. Бер ел элек сабый организмына тагын бер вирус килеп керә. Сау-сәламәт кеше бу вируска каршы тора алса да, Регинага аны җиңәр өчен тагын бер дару өстәлә.
 
– Шул вирусны бетерергә дип 1 елга якын дарулар сулатабыз. Тик вирусның организмнан чыгасы килми. Үпкәләрдә генә түгел, тамагында да барлыкка килгән инде хәзер. Даруы да кыйммәт әле. Бер айлык курс 100 мең сум тора. Аны интернет аша табабыз. Башка төбәкләрдә яшәүче шушындый авыру белән интеккән кешеләр үзләренең даруларын кайчак безгә сатып бирә. Башкача мөмкин дә түгел, – ди Илдар. – Бу дару Россиядә бушлай бирелә,  Татарстанда юк.  Кая гына бармадык инде.  Рецепты кулда, даруы юк. Баланы тилмертеп булмый бит инде. Сатып алырга туры килә.
 
Регинаның какырык анализын ай саен Саратовка җибәреп торалар икән. Әмма әлегә аның нәтиҗәсе бер дә сөендерми. Үпкәләрне дәвалап булмый, бары тик бер юл – башка кешенекен күчереп утырту кала. Әмма  сабыйлар операциягә чират көтеп өлгерми икән. Дөрес, вакытында дарулары булып торса, яшәрлек әле, ди Илдар.
 
Карап торышка Регинаны авыру бала дип тә булмый. Кечкенәдән  интегүләр аны сабырлыкка өйрәткән. Башкалар кебек мәктәпкә дә йөри. Моңа кадәр аңа ярдәм кирәген сыйныфташлары да, аларның әти-әниләре дә белмәгән. Кәримуллиннар гаиләсе, чарасызлыктан, серләрен чишәргә булган.
 
–  Үзебез генә булдыра алмый башлагач, кешегә әйттек. Моңарчы  туганнарыбыз ярдәм итте. Якын дуслар ташламады. Әле Регинаның авыруы турындагы хәбәрне интернетка куйганга бер тәүлек тә юк. Эшемә барырга да оялып торам. Әллә ничек, кешедән ярдәм сораудан да читене юк икән. Ир кеше буларак, кулдан килгәнне эшлим, тормышны үзм алып барам, – ди Илдар. – Безнең тагын ике балабыз үсә: Ралинә белән Әскәр. Аларны алып кайтыр алдыннан кат-кат тикшерендек. Карындагы балаларны да яхшылап карадылар. Курыкмадык инде. Аллага тапшырдык. Улыбызны да Регина кебек булырга мөмкин дип куркытканнар иде. Шөкер, алар сау-сәламәт. Бер генә теләк белән яшибез – Регинаны савыктырасы иде. Бөтенләй үк булмаса да, интегүләрен киметәсе иде баламның. Бер тәүлек эчендә инде акча салучылар бар. Аларның һәркайсына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
 
 
Кәримуллиннар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Илдар Кәримуллин исемендәге Саклык банкы картасы да, Ак Барсныкы да 89393894705 телефон номерына беркетелгән

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»