поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.06.2022 Дин

Мәзлүмнәрнең догасы кабул була

Изге гамәлләргә беркайчан да соң түгел. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: «Изге гамәлләрне ашыктырыгыз!» – дигән. Киң колачлы эшчәнлекләре белән аерылып торучы Казан шәһәрендәге «Ярдәм – Помощь» гомуммилли хәйрия фонды турында белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр. Еш кына алар хакында: «Ярдәм» – исламга иң зур реклама!» – диләр.

Әңгәмәдәшебез Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм – Помощь» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов белән хәйриячелек темасына сөйләштек.
 
Хәйриячелек – профессиональлек таләп итә 

– Илдар хәзрәт, сез – Татарстанда хәйриячелек эшчәнлеген яңа дәрәҗәгә чыгарган дин эшлеклесе. Ни өчен нәкъ менә физик мөмкинлекләре чикле булганнарга игътибарыгызны юнәлтергә булдыгыз? Дөресен әйтергә кирәк, адәм балаларына яхшылык кылу җиңел гамәлләрдән түгел...
 
– Читтән күзәтеп торганда гына җиңел тоела ул. Әлбәттә, хәйриячелек эшчәнлеге алып бару саваплы булса да, ансат эш түгел. Мохтаҗ, шул ук вакытта язмыш тарафыннан да кимсетелгән кешегә ярдәм итү үзенчәлекле эш гамәлләр, белем, күнегелмәгән алымнар куллануны таләп итә. Татарстанда хәйриячелек белән даими, өзлексез шөгыльләнүчеләр юк дәрәҗәсендә. Мәсәлән, бүген берәр эшкуарның нияте бар, ул ярдәм күрсәтә, ә иртәгә кәефе булмаса, кулын селтәргә дә мөмкин. Дәвамлылык юк. Хәйриячелек белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Һәр төркем, әйтик күрмәүчеләр, арбалылар, башка төрле ярдәмгә мохтаҗлар –үзара да аерылып тора. Аларга мөнәсәбәт тә төрле-төрле. Мәсәлән, күрмәүчеләр белән эшләгәндә – бер төрле, ә ишетмәүчеләр белән икенчерәк...  
 
– Ятимнәр бөтенләй үзгә дөньямы?
 
– Чыннан да, ятимнәр бөтенләй башка алымнар кулланып эш йөртүне сорый. Гадәттә, ятимнәр янына баргач, кулларына бүләк тоттыралар, башларыннан сыйпап алалар да кайтып китәләр. Ә ул ятимгә бөтенләй башка нәрсә кирәк булуы бар. Күп очракта ятим нарасыйны олы юлга әзерләү мөһим бит. Балигъ булып, балалар пансионатыннан китәргә вакыты җиткәч, аңа олы юлга басарга, мөстәкыйль тормыш алып барырга кирәк. Җәмгыятьтә үз урыныңны табу зур әзерлек сорый. Юкса, ятим үскәннәр тормышка яраксыз, әзерлексез кеше булып китәргә мөмкин. Ятимнәргә бөтенләй башкача юнәлештә ярдәм күрсәтергә кирәк, дидем. Мәсәлән, аларга төрле һөнәрләрне күрсәтеп тору, өйрәтү дәресләре оештыру, җәмгыять кануннары белән таныштыру да мәслихәт. Безнең Теләче районының Җөри авылында ятимнәр йортыбыз эшли. Кайсысының төрле физик тайпылышлары да бар. Дистәдән артык шундый баланы Мәликә ханым Гыйльметдинова үз канаты астына җыйды, аларга әни булды. Рәхмәт сүзен әйтергә өйрәнергә дә ярты ел кирәк булды үзләренә. Кемнеңдер кулыннан нәрсәдер алгач, рәхмәт тә әйтә белми иделәр. Сиңа нәрсәдер бүләк итәләр икән, димәк шулай булырга тиеш, дигән фикер күңелләренә кереп калган булган, күрәсең. Ярдәм кулы сузганнарга рәхмәт әйтә белмисең икән, димәк Аллаһыга да шөкер итә белмисең, дигән сүз... 2002 елда эшли башлаганда нәкъ менә шушы проблемаларны күздә тотып, хәйрия фонды оештырып җибәрдек, рәсми рәвештә теркәдек. Эшмәкәрләргә дә, хәйрия кылырга теләүчеләргә дә җиңелрәк булсын өчен оешты безнең фонд. Эшкуарлар иртәме, соңмы, социаль эшләр турында  уйлана башлый. Менә шул вакытта изге гамәлләр кылу өчен каядыр барып эзләп йөрми. (Әле бит кырыгалдар-мошенникларга да юлыгуы ихтимал.) Ә безнең фондка мөрәҗәгать итсә, барысы да көйләнгән. Курыкмыйча безнең аша эш итә ала.
 
– Күпмедер дәҗәрәдә сез арадашчы булып чыгасыз?
 
– Без бу очракта арадашчы ролен башкарабыз. Яхшы гамәлләр кылырга теләгәннәргә дә эшне җиңеләйтәбез бит. Профессиональ рәвештә эшлибез. Тормыш кануннары, тәртип буенча да ул шулай эшләнә. Хәйрия фонды төзер алдыннан, заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов белән Истанбул, Әнкара, Бурса шәһәрләрендәге хәйрия эшчәнлеге, вакыф тәҗрибәсе белән танышып, өйрәнеп кайткан идек. Истанбулда, мәсәлән, меңннән артык вакыфлар гөрләтеп эшләп тора. Мәчетләрдәге келәмнәрне чистарта торганына кадәр бар икән! Төрекләр хәйриячелекнең төрле өлкәләрен колачланган. Ә без бу җәһәттән сукаланмаган чирәм җир, диярсең. Хәйриячелек юнәлешендә эшләргә дә эшләргә әле. 
 
Русиядәге фондлар акча җыя, тарата, акча җыя, тарата. Ә көндәлек тәртиптә, даими рәвештә социаль программалар алып бара торганнары бик аз. Казанда Анжела Вавилованың фондын атый алам, алар зур көч куеп эшли. Дөрес аңлагыз, фондның максаты акча җыю гына түгел, ул социаль якны да даими кайгыртып торырга тиеш! 
 
Ихлас кешегә булышсаң, бәрәкәт иңә  

– Илдар хәзрәт, сез җәмгыять күререргә теләмәгән катлаулы категория кешеләренә игътибарлы. Бу эшчәнлеккә үзегез аңлы рәвештә килдегезме? Әллә дин юлындагы остазларыгыз юнәлттеме? 
 
– Ничектер тормыш үзе шулай кертеп җибәрде. Барысы да Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Сөләйман мәчетеннән башланды. Бик кечкенә гыйбадәтханә иде ул. Мәчеткә кеше йөрми. Тәрәзәсеннән карап торам: урамнан үтеп баручылар бөтенләй иман йортына әһәмият бирми, бинаны бөтенләй күрмичә үтеп китәләр шикелле тоела. Кеше йөрмәгәч, сәдака китерүче дә юк. Димәк, газга, коммуналь хезмәтләргә түләргә акча юк. Уйлана калдым. Яныма Мәликә ханымны (хәзрәтнең бертуган апасы. – Авт.) чакырдым. Икәүләп уйлана башладык... Бистәдә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешләре бик түбән дәрәҗәдә, алар мәчеткә ярдәм итә алмый, үзләренең мохтаҗ икәне ачыкланды. Гади завод хезмәткәрләре генә. Шуннан соң бистә халкына үзебез ярдәм итәргә карар кылдык. Төрле оешмаларга хатлар яздык. Он, шикәр ише азык-төлек юнәттек, халыкка тарата башладык. Халык та мәчет барлыгына игътибар итте. Аннан соң без приютларга йөреп, ярдәмгә мохтаҗларны үзебезгә җыярга керештек. Бервакыт безгә сукыр әби килде. «Коръән укыйсым килә. Ничек өйрәнеп булыр икән?» – дип мөрәҗәгать итте бу. Мин инде: «Ярар, хәзер эзләп табарбыз, шунда җибәрербез. Чыгымнарын да үзебез күтәрербез», – дидем. Эзләргә тотынсак,  андый урын Русиядә беркайда да юк икән. Аннары Мәликә ханым үзе Луи Брайль системасын өйрәнергә алынды. Башта русча Брайльне өйрәнде, аннары Төркиядән сукырлар өчен масхус әзерләнгән Коръәнне алып кайттык. Гарәпчә Брайль системасын үзләштергәч, апам әбигә дә өйрәтә башлады. Аллаһының рәхмәте белән, әби өйрәнде һәм Коръәнне дә үзлегеннән укый башлады. Аннары инде акрынлап башка күрмәүчеләр: «Безне дә өйрәтегез әле!» – дип мөрәҗәгать иттеләр. 
 
– Хәзрәт, әле ул вакытта махсус китаплар да җитешмәгәндер?

– Китаплар юк. Мәликә ханым төнлә грифель белән үзе яза. Ә иртән күрмәүчеләр шул нокталарны бармаклары белән төртеп укырга өйрәтә. Безнең гамәлләребезне ишетеп, Бөгелмә, Чаллыдан килә башладылар. 2007 елда без Аллаһка тапшырып, беренче курсны оештырып җибәрдек. Бер айлык курс иде ул. Менә шушы курслар проекты бүгенге көнгә кадәр уңышлы гына дәвам итә. Мәликә ханымның укытучы булуы да проектыбызның озын гомерлелегенә ярдәм итә. 
 
– Халык арасында, төрле кешеләр, шәхесләр белән аралашырга туры килә, бу юнәлештә журналист булыгыз файдага гынадыр?  
 
– Яшь чагында Лениногорскида «Новая волна» газетында эшләдем, аңа кадәр Үзбәкстанда да журналистикада чирканчык алган идем. Әлбәттә, булыша, без беркайчан да мәгълүмат чараларсыз тормадык. Сөләйман мәчетендә эшкә керешкәч тә, «Ислам-инфо», «Восточный маркет» газеталары нәшер иттек, сайтлар да эшләттек. Журналист эшчәнлегемне дини эш белән аралаштырып бардым. Гомумән, журналистлар белән бергә даими рәвештә һәм иңгә иң эшлибез. Рәхмәт аларга.
 
– Хәйриячелекнең төрле формалары бар. Сез язмыш сынавына дучар булганнар тирәсендә. Аларның тәннәрен дәвалаганчы, күңелләрен савыктырыр өчен сабырлык та сораладыр?
 
– Физик мөмкинлекләре чиклеләр белән аралашу бер ияләнгәч җиңел кебек тоела безгә. Чөнки алар – иң ихлас кешеләр. Рәхмәтлеләр дә. Менә аларга булышкач, Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт иңә. Без кечкенә генә мәчеттән хәзер менә нинди иман йортына күчтек! Алар белән эшләү безгә зур проектларны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итә. Безнең алай зур иганәчеләр дә юк, бюджеттан акча килми. Болар барысы да – Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте. 

Адәм баласы авырлыклар килгәч, Аллаһны искә төшерә                  

– Хәзрәт, сез колачламаган юнәлеш калмады кебек? Төрмәләр белән дә актив эшчәнлек алып барасыз бит әле. 
 
– Төрмәләрдә эшләрлек имамнарны ел ярым тупладык. Беренчедән алар белемле, икенчедән дәүләт иләгеннән дә узарга тиеш. Төрмәдә имамлык эше алып бару җиңел түгел. Гадәттә, мәхбүсләр белән эшләргә яшь имамнар теләк белдерә. Иректән килгән дин әһелен әле тоткын мөселманнарның кабул итүе дә бик мөһим. Шунысы игътибарга лаек: колонияләрдә мәчеткә йөрүчеләр саны арта бара. Мәсәлән, 5 нче колониядә 250 кеше йөри.  Татарстанда тугыз колония, 5 тикшерү изоляторы бар, аларның һәммәсендә мәчет эшли. Төрмәдә дә шул ук кешеләр инде, без эшчәнлек алып бара торган контингент арасында рецидив биш процент кына. Татарстан буенча рецидив кырык биш процент. Ә Русия буенча аннан да зуррак. Шуңа күрә, безнең эшне күрәләр, башка төбәкләргә дә үрнәк итеп куялар. Мине Русиянең Иҗтимагый советына керттеләр. Хәзер инде илнең төрле төбәкләрендәге колонияләренә йөрергә, тәҗрибә уртаклашырга исәп тотабыз.  
 
– Кайберәүләргә зинданда утырганда мәчеткә йөрергә кулай гына булырга да мөмкин. Ә менә тиешле вакытларын тутырып чыккач, алар Аллаһ юлыннан тайпылмыймы икән? Сезнең белән элемтәләрне иреккә чыккач та өзмәүчеләр бармы?
 
– Әлбәттә бар. Берәү шулай утырып чыкты, иреккә чыккач, өйләнде. Хәзер инде балалары бар. Ә икенчесе эшмәкәр булып эшли башлады, шулай ук өйләнеп, балалар үстерә. Әле үзе дә хәйрия эшчәнлеген җәелдереп, башкаларга булыша. Даими элемтәдә торабыз. Төрмәдән соң, Аллаһы Тәгалә аларга туры юлга басарга куәт, зиһен бирде. Мондый мисалларны без башкаларга үрнәк, гыйбрәт өчен дә күрсәтәбез. Колониядә утырганда мәчеткә йөргән, хәзер инде азат ителгән унбишләп мөселманнарны җыеп, Казан федераль университетның Ресурс үзәгендә укытып, төрмәдә утыручылар белән очрашулар оештырырга ниятләп торабыз. Үз тәҗрибәләрен уртаклашсалар, башкаларга да үтемлерәк булыр дигән өметебез бар. Араларында кеше гомере кыючылар да, усаллык кылып йөрүчеләре дә, төрлесе очрый. Зинданга эләккәч, алар уйлана башлый. Алардан җәмгыять йөз чөергән. Төшенкелек. Менә шул вакытта без вәгазьләр аша аларны иман юлына дәгъвалый башлыйбыз. Алар ниндидер җылылык тоеп, акрынлап һидәяткә тартылалар. 
 
– Чыннан да, сез аларны кайгырта башлыйсыз. Рамазан аенда хәтта ураза тоту мөмкинлекләрен дә җайлыйсыз икән...
 
– Әле күптән түгел генә Менделевскидагы колониягә барып кайттык. Хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр бар иде. Безнең Татарстан буенча төрмәләр башлыгы карары буенча хәл ителә ул. Җомга намазлары да оештырыла. Кайбер участоклар бар, анда исемлек буенча гына кертәләр. Гомумән, адәм баласы авырлыклар килгәч, Аллаһы Тәгаләне искә төшерә. Өйрәнә, эзләнә, сорый башлый. Ятимнәр, ярдәмгә мохтаҗлар, колониядә утыручылар – мәзлүмнәр. Чын ихластан йөрсәләр, Аллаһы Тәгалә белән алар арасында киртә юк. Аларның догалары кабул була. 
 
«Ниятебез – паралимпия спортчыларын тәрбияләү»

– Фондта яшьләр сәясәте, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре ничегрәк куелган? Күрәм, сездә яшьләр дә шактый эшли...
 
– Безнең фондта актив, энергияле яшьләр генә эшли ала. Чөнки гамәлләребез  шактый күп, тәүлек әйләнәсендә эшчәнлек алып барабыз. Рамазан аенда бигрәк тә. Өстәлләр әзерләргә, ланч-бокс әзерләргә, аларны вакытында мохтаҗларга илтергә бик чая, эшчән кешеләр кирәк. Монда эшләүчеләр – шул ук вакытта волонтерлар да. Секретариатта утыручыларга да җиңел түгел. Көн дәвамында кемнәр генә шылтыратмый. Психолог булырга да кирәк. Араларында нидер сорап кына түгел, ә өстәл сугып таләп итүчеләр дә очрый. Боларның барысы белән эшләргә сабырлык та кирәк. Ә өлкән буынны без, гадәттә, аш мәҗлесләрендә түрдә генә утыртырга тырышабыз. 

– Балтачтагы пансионат турында сөйләшик әле. Ул нинди максатларны күзалдында тота? 
 
– Балтачның Бөрбаш – Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев авылында урнашкан пансионат ул. Иске мәктәп бинасын яңартык, анда V-XI сыйныф малайлары яши. Алар мәктәптә укый, дини-милли тәрбия ала. Биредә күп балалы гаиләләрдән килгән малайлар тупланган. Ә икенче пансионатны Казанда Сөләйман мәчетендә ачарга ниятлибез. Мәдрәсәләрдә татар малайлары аз, имам булып эшләрлек кеше юк. Күбесе каядыр югары дөньяви уку йортларына керә алмаганнар, яки армиядән качар өчен керүчеләр. Кечкенәдән үк милли, дини тәрбия алган, милләтебезне, динебезне куәтләүче, киләчәктә горурланырлык шәхесләр тәрбиялисебез килә. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхретдин дәвамчылары булырлык шәхес тәрбияләүне балачактан башлау зарур, югыйсә, бала урам йогынтысына бирелә.         
 
– 2022 елга да башкарыласы эшләрегез, проектларыгыз шактый күп. Спорт комплексы ачыла, бирегә йөрергә теләк белдерүчеләр күптер. Ә менә алар белән шөгыльләнергә кадрлар кытлыгы юкмы?
 
– Спорт комплексында бөтен шартлар да тудырылган. Төрле инвалидлар өчен җайлаштырылган ул. Беренче чиратта – алар. Ә аннары балалар. Безгә инде комплекс ачылганчы ук мөрәҗәгать итә башладылар. Җәмгысе унсигез фитнес-тренер эшлиячәк. Массаж, ЛФК бүлмәләре дә булган заманча спорт комплексы булачак ул. Ниятебез – паралимпия спортчыларын тәрбияләү. Моннан тыш, әле өлкән яшьтәге ялгыз инвалидлар өчен җылы йорт төзергә дә телибез. Анда да бөтен уңайлыклар каралачак.
 
Мәрхүм әбием әйтә торган иде: «Аллаһка шөкер итсәң, ул ярдәменнән беркайчан да ташламый. Кешегә яхшылык кылсаң, малын, бәндәсен дә җибәрә». Кыска гына гомер эчендә сынаулар узабыз, Аллаһы Тәгалә безне гөнаһлардан ерак тотсын. Мохтаҗларга яхшылыклар кылганда гына, Ул безгә карата да мәрхәмәтле булыр дигән өметебез бар. 
 

Мөршидә КЫЯМОВА
Идел
№ --- | 03.06.2022
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»