|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2011 Җәмгыять
Алинә Кабаева җырлый башладыТатарстаннан сайланган иң гүзәл депутатыбыз Алинә Кабаева үз җанатарларын куандыруын дәвам итә. Һәрдаим үзенең киңкырлы шәхес икәнен раслаучы кызга сокланырга гына кала. Спортта зур уңышларга ирешкән, сәясәттә дан казанган яраткан гимнастыбыз үз сәләтен шоу-бизнеста да сынарга булды. Күпләр аның җырлаганын музыкаль каналлар аша барган тапшырулардан күреп бәяләргә өлгерде инде. Үз композициясенә башкарган «Үзегезгә ышаныгыз»( Верьте в себя») дебют видеоклибы музыка яратучыларда зур кызыксыну уятты. Мәгълүм булганча, Дәүләт думасында Алинә яшьләргә кагылышлы сораулар буенча җаваплы кеше. Чыгарылыш имтиханнары вакытында да нәкъ менә ул БДИ буенча кайнар элемтә оештырган иде. Ә хәзер сәясәтче-спортсмен яшьләр аудиториясен үз мисалында олы җиңүләргә илһамландырырга кереште, дип яза «ЭГ».
Клип Кабаеваның төрле күнегүләр эшләве белән үрелеп бара. Әсәр вокал ягыннан йомшаграк чыкса да, ә тавышының ягымлылыгына игътибар итми мөмкин түгел..
Күптән түгел генә Алинә Кабаева үзен фотомодель буларак та танытты. Ул январ аенда дөнья күргән Vogue журналының тышлыгын бизәп тора.
|
Иң күп укылган
|