|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2011 Җәмгыять
117 көн ялРоссиядә яшәүчеләрнең күпчелеге быел узган елгы белән чагыштырганда бер көнгә күбрәк ял итәчәк. Белгечләр шулай дип исәпләп чыгарган. 2010 елда 116 ял һәм бәйрәм көне булса, быел 117 көн эшкә бармаячакбыз. Шимбә-якшәмбе һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 7 март, 2 май һәм 13 июнь дә ял булып исәпләнәчәк. Рәттән өч көн ял март, июнь һәм ноябрь айларында көтелә. Май башында исә хәтта ике мәртәбә рәттән өч көн бәйрәм итәчәкбез. Болардан тыш, төбәкләрнең үз бәйрәмнәре дә бар. Димәк, Татарстан халкы тагын да озаграк ял итәргә мөмкин. Атнасына 40 сәгать эшләүчеләр быел хезмәт урыннарында 248 көн, ягъни 1 мең 981 сәгать булачак. Ун көнлек каникулы белән шатландырган гыйнвардан соң килүче февральдә дә әллә ни күп эшләмәбез. Киләсе айда нибары 19 эш көне бар. Ә менә август иң “кызу” ай булачак. Җәйнең соңгы аенда 23 көн эшкә барырга кирәк. Аның каравы быел 31 декабрьдә иркенләп ял итәргә мөмкин. Чөнки ул шимбәгә туры килә.
|
Иң күп укылган
|