поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.06.2022 Җәмгыять

Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнаша

Илебезнең төп әдәби вакыйгасы 3-6 июньдә Россия башкаласының үзәгендә узачак. Быел мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары яраткан зур әдәби бәйрәм җанлы форматта узачак һәм яңадан язучылар, шагыйрьләр, китапханәчеләр, актерлар, музыкантларны һәм, әлбәттә, дистәләгән мең укучыны берләштерәчәк.

Фестивальнең төп вакыйгаларының онлайн-трансляциясен миллионлаган тамашачы популяр интернет-платформалар аша карый алачак. Программада илнең танылган сәнгать, фәнни-популяр һәм балалар әдәбияты авторлары, әйдәп баручы театрлар һәм музыка коллективлары катнашында 400 дән артык чара каралган.

«Россия төбәкләре» мәйданчыгында Россия Федерациясенең 50 төбәгеннән наширләр җыела, алар арасында Татарстан китап нәшриятының киң ассортименты – 300 дән артык китап (2 мең данәдән артык) тәкъдим ителәчәк. Нәшрият стенды «Россия төбәкләре» павильонының 16 нчы чатырында «Татарстан Республикасы/Татарстан китап нәшрияты» стенды, 16-17 урында булачак.

Биредә балалар китаплары, фәнни-популяр һәм тарихи басмалар, туган якны өйрәнү һәм сәнгать буенча китаплар, альбомнар сатып алырга мөмкин булачак. Экспозиция ассортиментында 2020/2021 еллардагы әһәмиятле нәшрият проектлары тәкъдим ителә:

- «Татарская национальная кухня» альбомы. Авторлары: Е. Л. Яковлева, Е. Л. Матвеева һ. б.,
- «Уелган бизәкләр» китап-альбомы. Авторы - Хәмит Латыйпов;
- «Становление искусства татарской рукописной и печатной книги XVII - начала XX в.» Авторы - Ф. Г. Ваһапова;
- «Урта гасырларда татарлар ничек яшәгән: көнкүреш тарихы» китабы. Төзүчеләре: Гыйбатдинов М. М., Мортазина Л. Р.;
- Ольга Иванованың «Великая Орда»» тарихи романы;
- Фаяз Хуҗин җитәкчелегендәге «Булгаро-татарские государства, знаменитые правители» тарихи басмасы;
- «Астрономик терминнарның рус-татар сүзлеге» һәм башкалар.

Нәни укучылар яратып өлгергән яңа басмалар да тәкъдим ителәчәк: «Идел буе халыклары әкиятләре», Г.Тукайның «Шүрәле» китабы, А. Алиш әкиятләре, «Рәсемле татар-рус тематик сүзлеге» (авт. Ф. Харисов, Ч. Харисова), шул исәптән, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган Мәскәүнең «РОСМЭН» һәм Татарстан китап нәшриятының уртак проекты «Балалар энциклопедияләре» сериясеннән «Астрономия һәм космос», «Терек табигать», «Диңгезләр һәм океаннар», «Гаҗәеп хайваннар», «Футбол» китаплары.

Бу тәкъдим ителәчәк китап ассортиментының бер өлеше генә. Татар әдәбиятын яратучыларны елның әһәмиятле әдәби вакыйгасына чакырып калабыз!

Фестивальгә керү ирекле. Эш вакыты: 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»