|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2022 Җәмгыять
Кәрим Тинчурин театры балаларны сөендерде (ФОТО)Кәрим Тинчурин театры 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән котлый. Шул уңайдан бүген ике бәйрәм оештырды. Башта театрда «Миһербанлык» спектакле күрсәтелде, соңрак Тинчурин паркында «Балачак бәйрәме» уздырылды. Бирегә сәламәтлеге чикле балалар һәм күп балалы гаилә вәкилләре дә чакырылган иде. Әлеге чараларга өч йөздән артык кеше җыелды. Тинчурин тетары артистлары Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова, Булат Зиннәтуллин, Ландыш Ибәтуллина, Айдар Фәтхрахманов, Альбина Гашигуллина, Фәрһад Мөхәммәтҗанов һәм башкалар төрле әкияти геройларны гәүдәләндереп, балаларның күңелен күрде.
--- |
Иң күп укылган
|