|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2022 Дин
Казан мәчетләре балаларны җәйге каникулга чакыраҖәйге каникул чорында мәчетләрдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылачак. Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнде. Ул үз эченә әхлак һәм тәрбия, Ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, сабантуйларны һ.б. үз эченә ала. Сезнең игътибарыгызга балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан мәчетләренең исемлеген тәкъдим итәбез. Башкалабызда барлыгы 13 мәчеттә җәйге ялларны оештыру ниятләнә. Биредә күрсәтелгән адреслар буенча мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып, язылырга мөмкин. Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән.
--- |
Иң күп укылган
|