|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2022 Җәмгыять
Казанда янгын сүндерергә булышкан егетләрне бүләкләделәрТатарстан Яшьләр эшләре министрлыгында «Кайнар йөрәк» илкүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел бу исемгә Балтачта яшәүче дүрт егет лаек булды. Алар күршеләрендә янгын чыккач, утны сүндерергә ярдәм иткән. Бертуган Ильяс һәм Илназ Ибраһимовлар, Йосыф Вәлишин һәм Кәрим Йосыповны Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та котлады. Геройлар үзләре белән таныштырдылар һәм министрга кызыксындырган сорауларын бирделәр.
– Алар – чын геройлар. Батырлыклары һәм тырышлыклары белән зур бәлане җиңеп чыгарга булыштылар, коткаручыларга, янгын сүндерүчеләргә ярдәм иттеләр. Мондый гамәлләр күләгәдә калырга тиеш түгел. Нәкъ менә алар – безнең республиканы, илебезне көчле итүче, ныгытучы яшьләр, – диде Тимур Сөләйманов.
Министр әйтүенчә, чын, рухи тәрбия гаиләдән башлана. Шәфкатьле һәм батыр балалар тәрбияләгәннәре өчен ул яшь геройларның әти-әниләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Очрашуга әти-әниләр үзләре дә чакырылган иде.
– Мондый әйберне күз алдына да китермәгән идек. Безнең балаларыбызны геройлар итеп күргәнегез өчен, зурлап чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Һәр әти-әни үз баласын әйбәт булсын, кешеләргә булышсын, кайгыларына битараф булмасын дип тәрбияли. Иң мөһиме – кеше булып калсыннар, – диде Ильяс һәм Илназ Ибраһимовларның әнисе Лилия ханым.
Яшүсмерләргә нибары ундүрт яшь. Узган елның 17 маенда Балтач бистәсендә янгын чыккан. Балалар күрше урамда ике йорт янганын күреп ала. Аларның берсендә олы яшьтәге әтисе белән бер ир-ат яшәгән. Яшүсмерләр ярдәме белән зыян күрүчеләрне уттан чыгарганнар. Өлкән яшьтәге ир-ат вафат була.
«Ул көнне барыбызга да бераз куркыныч булды. Тик куркырга вакыт юк иде. Без янгынны сүндерергә керештек һәм янган йортлардан әйберләрне чыгара башладык. Хәзер без абыем һәм дусларыбыз белән бүләкләүдә катнашуыбыз өчен горурланабыз, әмма янгын вакытында без, әлбәттә, бернинди бүләкләр турында уйламадык», – дип уртаклашты «Татар-информ» журналистына «Кайнар йөрәк» инициативасында җиңүчеләрнең берсе Илназ Ибраһимов.
Бүләкләрне тапшыру тантанасына яшь геройларның әти-әниләрен чакырдылар. Лилия һәм Рөстәм Ибраһимовлар балачактан ук улларын кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтүләрен билгеләп үтте.
«Ул көнне без бакчада идек, көтмәгәндә төтен күреп алдык. 2021 елның мае коры һәм җилле булды, шуның аркасында янгын күрше хуҗалыкларга бик тиз тарала башлады. Улларым, уйлап тормыйча, дуслары – Кәрим Йосыпов һәм Юсуп Вәлишинны алып, минем арттан йөгерде. Без алар белән горурланабыз һәм аларның батырлыгы билгеләп үтелгәнгә шатбыз», – диде игезәкләр – Илназ һәм Ильясның әтисе.
Тантаналы өлештән соң Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы балалар өчен «Урам» экстрим-паркына экскурсия оештырды.
Искәртеп узабыз, узган елны Татарстанның төрле районнарында яшәүче 10 яшүсмергә гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләр тапшырылган иде.
Ләйсән САФИНА |
Иң күп укылган
|