поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2022 Шоу-бизнес

Фирүзә Ибәтуллина: "Апам өчен дога кылучылар күп"

30 май көнне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхигә 62 яшь тулган булыр иде. Нәкъ туган көнендә аның туган ягы Башкортстанның Тәтешле районында Хәния Фәрхи хөрмәтенә һәйкәл ачтылар. Һәйкәлнең авторы – скульптор Хәлит Галиуллин.

Чарада мәрхүмәнең ире Габделхәй Биктаһиров, кызы Алсу, сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина, Башкортстанның Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Гөлдар Хәмитова, эстраданың танылган артистлары Айдар Галимов, Фән Вәлиәхмәтов, Лилия Муллагалиева һәм башкалар бар иде. 
 
“Ерак араларны якын итеп кайткан райондашларга, артистларга, Хәния апамның гаиләсе – җизнәм белән Алсуыма рәхмәт. Хәния апам күкләрдән күреп торадыр, мин ихлас күңелдән яратып аны туган көне белән котлыйм. Без Кояшым белән иртәнге сәгать биштән туган көн белән котлаша идек. Хәния апам Аллаһының рәхмәтендә, оҗмахның түрләрендә булсын. Кем белән генә сөйләшсәм дә, аның өчен дога кылучылар күп, барысына да зур рәхмәт”, – ди Фирүзә Ибәтуллина.
 
Габделхәй Биктаһиров Хәния Фәрхинең һәйкәлдәге образына охшаш күлмәкне Фирүзә ханымга тапшырды. “Ул монда булырга тиеш”, - диде ул.
 
Шул ук көнне Хәния Фәрхи исемендәге “Онытылыр димә” беренче Халыкара фестиваль-конкурс булды. Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән 123ләп гариза кабул ителгән. “Катнашучылар ике төркемгә бүленде: профессионаллар һәм үзешчәннәр. Алар Хәния апамның репертуарындагы җырларны башкарды. Жюри рәисе Айдар Галимов иде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды”, - диде Фирүзә Ибәтуллина.
 
Шуны да әйтергә кирәк, Тәтешле район үзәгендә Хәния Фәрхи истәлегенә музей ачылды. Анда җырчының аудио-видео кассеталары, күп еллар иҗат юлында куйган хезмәте өчен дипломнары, мактау һәм рәхмәт хатлары, зәвыклы киемнәре, аның белән бәйле булган һәр төрле истәлекләр урын алган.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.06.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»