поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2022 Язмыш

"Мин аякка басачакмын әле"

Соңгы кыңгырау көннәре якынлашкан саен, Казанда яшәүче Даниил Вахитовның йөрәк яралары яңара. Яңа гына мәктәпне тәмамлаган, киләчәккә якты өметләр баглаган 17 яшьлек егетнең бер мизгелдә барлык хыяллары челпәрәмә килә.

Чыгарылыш кичәсендә алар сыйныфташ егетләре белән бассейнга су коенырга бара. Кечкенәдән суга чумып, йөзү түгәрәгендә шөгыльләнгән егет шул рәвешле ял итәргә тели. Ләкин суга чумганда җайсыз төшеп, муенын сындыра. Табиблар башта аны яшәмәячәк, ди. Арка миенә зыян килгән була. Әти-әнисенең догалары һәм Аллаһның рәхмәте белән Даниил исән. Ул инде ике ел инвалид коляскасында.

— Улыбыз ике катлаулы операция кичерде. Табиблар, муеннан кала, Даниилның бер әгъзасы да хәрәкәтләнмәячәк, диде. Әмма туктаусыз күнегүләр, дәвалану эзсез узмады. Улымның аяклары тоя, куллары селкенә башлады. Ул безнең белән сөйләшә. Барысын да аңлый, — ди әнисе Мария.

Хәзер табиблар, тернәкләнү курсларын даими үткән очракта, егет бик акрынлап булса да үз-үзен тәрбияли алырлык дәрәҗәдә савыгырга мөмкин, ди. Әлегә ул кеше ярдәменнән башка ашый да, хәрәкәтләнә дә алмый.
 
Күптән түгел алар Кырымда тернәкләнеп кайткан. Барлык туганнары, якыннары ярдәм итә. Кызганыч, курслар кыйммәт.
— Мәскәүдә “Три сестры” дигән тернәкләнү үзәге белән элемтәгә чыккан идек. Анда бер ай дәвалану 1,5 миллион сумнан артык. Кырымда 200 мең сум тирәсе. Баланы карарга кирәк булгач, эштән китәргә туры килде. IV сыйныфта укучы кызыбыз да бар. Бөтенесе акчага барып төртелә. Соңгы өметне дә сүндерәсе килми. Битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүрбез, тамчыдан күл җыела бит, — ди Мария ханым, күз яшьләренә буылып.
 
Даниил кечкенәдән мотоцикллар белән кызыксынган.
— Бик сорагач, мәктәптә укыганда мотоцикл алып бирдек. Хәзер аны сатарга теләгән идек тә, Даниил каршы. “Аякка басачакмын, мотоциклымда йөриячәкмен, сатмагыз”, — ди, — дип сөйли әтисе Раил абый. Насыйп булсын, егетнең хыяллары тормышка ашсын.
 
Даниилга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен “Сбербанк” картасы номеры: 4276 6200 3883 4986 (Вахитов Даниил Раилевич) исемендә, 8-960-060-24-27 телефонына бәйләнгән.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 01.06.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»