|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2022 Җәмгыять
Балык тотып миллионер булганПакистанда яшәүче ярлы балыкчы сирәк очрый торган балык тоткач, кинәт баеган. Ир сөйләвенчә, ул Гвадар округы яр буенда Гарәп диңгезендә балык тоткан. Ятьмәне судан чыгаргач, анда ул җирле халык арасында сува дип йөртелгән балыкны күрә. Ул Оман култыгы суларында очрый һәм бәясе бик кыйммәт. Балыкның авырлыгы 48,5 кило тәшкил иткән.
Бәхетле балыкчының ярга әйләнеп кайтуына балык тирәли бик күп халык җыелган. Ир фәкыйрьлектән котыла алуына чиксез шатланган. Суваны аукционга куйган балыкчы 10 миллион Пакистан рупиеннан артык (3,2 миллион сум) акча эшләгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|