поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.05.2022 Дин

Болгарда «1100 еллык форумы» узачак: яшьләр мөселман стартапларын башлап җибәрергә өйрәнәчәк

2022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә узачак һәм Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру мәйданы булачак.

Форумның максаты – Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәтү: ул халыкка дини белем бирү дә, хәйрия проектларын үстерү дә, хәләл юнәлешне киңәйтү дә булырга мөмкин һ.б. Форум белем алу, тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, танышу өчен файдалы шартлар һәм мөмкинлекләр тудырачак. Җыен кысаларында беренче тапкыр, фикерле һәм битараф булмаган мөселман яшьләрен коммерцияле булмаган секторда берләштерү һәм аларга үз-үзләрен “табарга” булышу нисбәтеннән, махсус мәйданчык эшләячәк. Шулай итеп, форумны оештыручылар өммәткә файда китерә алырлык социаль башлангычларны ниятләп йөргән һәм актив мөселман яшьләре җәмәгатьчелеген булдыруны максат итеп куя.

Форумда катнашу өчен социаль проект булу шарт: ул идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге — социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган.

Форумга гаризалар 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителәчәк.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»