|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2022 Фаҗига
Түбән Камада булган зур авариянең беренчел сәбәбе аталдыБүген иртән Түбән Кама шәһәре Соболековская урамында җитди авария булды. Биредә өч автомобиль – Mazda, Renault һәм «Нива» бәрелешкән. Көчле бәрелүдән читкә очкан япон җиңел машинасы каршына багана туры килгән, ә француз автомобиле юл кырыена төшеп ауган.
«Renault автомобилендә бер кеше һәлак булды. Mazda салонында кысылып калган бер кешене чыгардылар. Барлыгы өч кеше зыян күрде», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматларга караганда, Mazda машинасын йөртүче юлда каршы якка чыккан һәм Renault, «Нива» машиналары белән бәрелешкән.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|